Рауза Солтанова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рауза Солтанова latin yazuında])
Рауза Солтанова
Rauza Sultanova (2022-03-24).jpg
Туган телдә исем Рауза Рифкать кызы Солтанова
Туган 15 сентябрь 1958(1958-09-15) (64 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы, Түке авылы
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Русия байрагы РФ
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Нижгар дәүләт лингвистик университеты
Һөнәре сәнгать белгече
Бүләк һәм премияләре Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе
Гыйльми дәрәҗә: сәнгать фәннәре докторы[d]

Commons-logo.svg Рауза Солтанова Викиҗыентыкта

Рауза Солтанова - сәнгать белгече. Д. Сираҗиев исем. Республика премиясе лауреаты (1978), Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2010), Б. Урманче исем. Республика премиясе лауреаты (2012).

1978 елда Минзәлә педагогия училищесын, 1983 елда Казан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый.

1991 елда Н. Добролюбов исем. Түбән Новгород чит телләр институтының немец теле факультетын, 1998 елда – Тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать, архитектура белгечлеге буенча аспирантурасын тәмамлый.

2000 елда Сәнгать академиясе фәнни-тикшеренү институтында (Мәскәү) “Татарстан Республикасының яңа сәнәгый шәһәрләрендә тасвирый сәнгать үсеше тенденцияләре (1960 –1999)” дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый.

2018 елда “Татар театрында сәхнә бизәлеше: төп этаплары һәм үсеш закончалыклары (ХХ–ХХI гасыр башы) ” дигән темага Мәскәүдә докторлык диссертациясе яклый.

1996 елдан ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшли .

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]