Рауис Гәрәев
Рауис Гәрәев | |
---|---|
Файл:.jpg | |
Туган телдә исем | Рауис Гыйният улы Гәрәев |
Туган | 24 апрель 1949 ССРБ, РСФСР, БАССР, Шаран районы , Түбән Зәет |
Үлгән | 3 июнь 2004 (55 яшь) РФ, ТР, Казан |
Яшәгән урын | Зинин урамы[1] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР РФ |
Әлма-матер | Башкорт дәүләт аграр университеты |
Һөнәре | галим-агроном |
Җефет | Сима |
Балалар | ике улы |
Бүләк һәм премияләре | Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге |
Гыйльми дәрәҗә: | фәннәр докторы[d] |
Рауис Гәрәев, Рауис Гыйният улы Гәрәев (1949 елның 24 апреле, ССРБ, РСФСР, БАССР, Шаран районы, Түбән Зәет — 2004 елның 3 июне, РФ, ТР, Казан) — галим-агроном-икътисадчы, фирка һәм дәүләт эшлеклесе. 1996—2005 елларда Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты директоры. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы (2000), авыл хуҗалығы фәннәре докторы (1998). Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (1995) һәм Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясе лауреаты (1997).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1949 елның 24 апрелендә Башкортстан АССР Шаран районы Түбән Зәет авылында күп балалы гаиләдә туган. 1972 елда Башкортстан авыл хуҗылыгы институтын (1993 елдан университет), 1979 елда Сарытау югары фирка мәктәбен тәмамлаган.
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1969—1970 елларда — ВЛКСМның Шаран райкомы инструкторы.
1966—1972 елларда — Шаран районы «Ык» күмәк хуҗалыгында, 1970 елдан — баш икътисадчы.
1973 елдан тормышы Татарстан белән бәйле.
1973—1977 елларда КПССның Баулы райкомы инструкторы.
1979—1985 елларда — КПССның Тәтеш райкомы бүлек мөдире, 1982—1985 елларда — икенче секретаре.
1985 елдан — ТАССР авыл хуҗылыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары[2].
1986—1989 елларда — «Татрапс» җитештерү-фәнни берләшмәсенең генераль директоры.
1990—1991 елларда — ТАССР агросәнәгать комитеты рәисенең беренче урынбасары.
1991—1996 елларда — «Татрапс» АҖ генераль директоры.
1996—2005 елларда — Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты директоры.
1998—2004 елларда — «Татарстан басуы» («Нива Татарстана») журналының баш мөхәррире[3].
2004 елның 3 июнендә Казанда вафат[4] .
Гыйльми кызыксынулар өлкәсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Үсемлекчелек өлкәсендә танылган галим. Урта Идел буеның урман-дала зонасында рапс җитештерү һәм куллану системасын эшләгән, әлеге система Татарстан, Мари Иле, Чуашстан, Башкортстан, Удмуртия, Сембер һәм Киров өлкәләре хуҗалыкларында киң кулланыла. Игенчелекне интенсификацияләүнең биологик факторларын, игенчелектә ресурсларны саклау технологияләрен өйрәнгән. Авыл хуҗалыгын алып бару, фәнни учреждение эшчәнлеген оештыру системалары модельләрен эшләгән. Фәнни хезмәтләре Россия Федерациясе шартларында рапс үстерү технологиясенең гыйльми‑җитештерү нигезләрен булдыру мәсьәләләренә багышланган. 100 дән артык фәнни мәкалә һәм китап, шулай ук 4 уйлап табу авторы[5].
Хезмәтләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Рапс — культура высокого экономического потенциала. Казань, 1996.
- Рапс в системе мирового сельского хозяйства. Казань, 1997.
- Рапс: состояние, тенденция развития, перспективы. Казань, 1998.
- Методологические подходы и опыт организации деятельности научного учреждения в современных условиях. Казань, 2000.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1995 – Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре
- 1997 – Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге — рапс җитештерү, эшкәртү һәм куллануның икътисади нигезен һәм фәнни яктан нигезләнгән технологияләрен эшләгәне һәм киң күләмдә гамәлгә керткәне өчен[6].
Гаиләсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Хатыны Сима, укытучы, ике улы[7].
Хәтер
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2008 елның 18 августындагы 588нче санлы карары буенча Казанның Идел буе районында Ырынбур узуыннан алып Ферма шоссесына кадәрге участокта урнашкан, бер ягы белән «Кояшлы шәһәр» торак комплексына орынып торган, яңа оештырыла торган урамга галимнең исеме бирелгән [8].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ бирелмәләр нигезе
- ↑ Гареев, Рауис Гиниятович. dic.academic.ru(рус.)
- ↑ Н. Р. Бахтизин. Гареев Рауис Гиниятович.(үле сылтама) «Башкирская энциклопедия», 2019(рус.)(башк.)
- ↑ Гареев Рауис Гиниятович. «Республика Татарстан», 5.06.2004
- ↑ Гареев Рауис Гиниятович. Сайт АН РТ
- ↑ Ф. С. Зыятдинов. Гареев Рауис Гиниятович. Tatarica Онлайн-энциклопедиясе(рус.)(тат.)
- ↑ Гареев Рауис Гиниятович. Түбән Зәет мәктәбенең «Классташлар» төркеме
- ↑ Улица Рауиса Гареева. 2020 елның 25 гыйнвар көнендә архивланган. kazan.ginfo.ru(рус.)
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Гареев Рауис Гиниятович. Сайт АН РТ(рус.)
- Ф. С. Зыятдинов. Гареев Рауис Гиниятович. Tatarica Онлайн-энциклопедиясе(рус.)(тат.)
- Гареев Рауис Гиниятович. «Милләттәшләр» порталы(рус.)
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 24 апрель көнне туганнар
- 1949 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Шаран районында туганнар
- 3 июнь көнне вафатлар
- 2004 елда вафатлар
- Казанда вафатлар
- Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреатлары
- Авыл хуҗалыгы фәннәре докторлары
- Мөхәррирләр
- Башкортстан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаучылар
- Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре
- ТР ФА мөхбир-әгъзалары