Эчтәлеккә күчү

Раушания Юкачева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Раушания Юкачева latin yazuında])
Юкачева Раушания
Туган телдә исем Юкачева Раушания Хөснетдин кызы
Туган 18 февраль 1959(1959-02-18)
СССР, РСФСР, ТАССР, Питрәч районы, Күн
Үлгән 17 июль 2022(2022-07-17) (63 яшь)
РФ, ТР, Казан
Яшәгән урын Юлиус Фучик урамы[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумы[d], Казан театр укуханәсе һәм Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты
Һөнәре театр актеры, актёр
Эш бирүче Әлмәт татар драма театры һәм Галиәсгар Камал исемендәге Татар театры
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган артисты, Татарстанның халык артисты

 Юкачева Раушания Викиҗыентыкта

Юкачева Раушания Хөснетдин кызы - Татарстанның атказанган (2003) һәм халык (2009) артисты.

Юкачева Раушания Хөснетдин кызы 1959 елның 18 февралендә Татарстанның Питрәч районы Күн авылында туа. Мәктәпне тәмамлагач, элемтәчеләр техникумына укырга керә. Анда ике ел укыганнан соң, йөрәгенә операция ясатырга туры килә. Шуннан соң бер ел укырга ярамый. Өйдә тик ятасы килмичә, юри генә театр училищесына имтихан бирергә бара. Ул сентябрь аенда оештырылган өстәмә имтихан була һәм ул укырга керү бәхетенә ирешә. Студент вакытта ук Камал театрында эшли. 1981 елда Казан театр училищесын тәмамлый. Тормыш иптәше Николай Юкачев белән Әлмәт театрына урнашалар. 1983 елдан — Татар академия театрында эшли башлыйлар. 1989 елда “Балачак” студиясе ачыла, Раушания Хөснетдин кызы аны җитәкли. Шамил Закиров директор булганда, урынбасары булып эшли. Шәһәр филармониясе директоры була. Театр әһелләре берлеге рәисе урынбасары булып эшли . Ул иҗат иткән төрле сөйкемле яшь хатын-кыз образларына йомшаклык, лиризм хас.

2022 елның 17 июлендә 63 яшендә вафат[2]. Питрәч районы Күн авылы зиратында җирләнә [3].

  • Зөлфия — «Зөлфия» (К.Әмиров);
  • Зарима — «Китәм инде» (Р.Хәмид);
  • Наташа — «Һаваларда йолдыз» (М.Горький буенча);
  • Гайни — «Бәхетсез егет» (Г.Камал);
  • Айшә — «Без китәбез, сез каласыз», Тәмлетамак — «Авыл эте Акбай», Саҗидә — «Диләфрүзгә дүрт кияү» (Т.Миңнуллин);
  • Әминә — «Ләйсән ире Хәсән» (Ю.Сафиуллин);
  • Сәкинә — «Мирас» (Г.Каюм);
  • Фирдәвес — «Казан егетләре», «Тагын Казан егетләре», Руфия — «Бичура» (М.Гыйләҗев);
  • Маша — «Боз астында дулкын» (Ә.Т.Рахманкулов);
  • Нина — «Тол ханымда тукталыш» (Э.Лабиш);
  • Мәрфуга — «Саташкан сандугач» (Р.Зәйдулла);
  • Дригамбәр — «Портфель», Танай — «Җирән чичән һәм Карачәч сылу», Бәди – «Гөлҗамал» (Н.Исәнбәт);
  • Саҗидә — «Килә ява, килә ява...», «Ява карлар, ява карлар...» (З.Хәким);
  • Сәвия — «Мәхәббәт турында сөйләшик», Җәүһәрова Ландыш – «Суган чәчәге» (И.Зәйниев) һ.б.

Тормыш иптәше – Николай Юкачев, Әлмәт, соңыннан Камал театры актеры, Татарстанның атказанган артисты (2009 елда вафат). Юкачевлар партнер булып «Бәхетсез егет» (Галиәсгар Камал) һәм Әфган сугышына эләккән татар егетләре турында язылган «Зөлфия»дә (авторы – Кәшшаф Әмиров) уйныйлар. Бер кызы (Светлана Николай кызы (Хаметова), мәдәният институтын бетергән, бизнес юлыннан киткән), оныклары (Динара, Сабина) бар[4].

  • Татарстанның атказанган артисты (2003)
  • Татарстанның халык артисты (2009)
  • Дамир Сираҗиев исемендәге театраль премия лауреаты (2019)
  • Раушания Юкачева: «Мин беркайчан да кәнәфиемә ябышып утырмадым». "Шәһри Казан". 24.03.2019 ел.