Раушан Мөхәммәтҗанов
| Раушан Мөхәммәтҗанов | |
| | |
| Туганда бирелгән исеме: |
Раушан Марс улы Мөхәммәтҗанов |
|---|---|
| Туу датасы: | |
| Туу җире: | |
| Һөнәре: |
драма актеры |
| Гражданлыгы: | |
| Активлык еллары: |
2011―х. в. |
| Бүләк һәм премияләр: | |
| Раушан Мухаметзянов | |
Раушан Мөхәммәтҗанов, Раушан Марс улы Мөхәммәтҗанов (Раушан Марсович Мухаметзянов, 1991 елның 29 июле, СССР, РСФСР, Татарстан ССР, Яр Чаллы) ― драма актеры, 2011 елдан Әлмәт татар дәүләт драма театры артисты. Дамирә Кузаева исемендәге (2018) һәм «Тантана» (2013, 2024) премияләре лауреаты. Татарстанның атказанган артисты (2025).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]1991 елның 29 июлендә Яр Чаллы шәһәрендә туган. Башлангыч белемне Яр Чаллыда алган. Ун яшендә гаиләсе белән әти-әнисенең туган ягы ― Сарман районы Янурыс авылына, әбисе янына күчеп кайтып, авыл мәктәбен тәмамлаган. Бертуган абыйсы Булат (1985 елгы, Чаллыда яши) [1].
2011 елда Казан театр училищесын тәмамлаган (педагогы — ТР халык (1991), РФ атказанган (1999) артисты Илдар Зиннур улы Хәйруллин). Әлмәт татар театрына алар төркемнәре белән кайтканнар (шул исәптән, Татарстанның атказанган артисты (2023) Динар Хөснетдинов)[2].
2011 елдан Әлмәт татар дәүләт драма театры артисты. 2022 елдан Казан мәдәният институтында продюсерлыкка укый.
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]2012 һәм 2024 елларда Әлмәт шәһәр башлыгы тарафыннан тапшырылучы «Ел актеры» премиясе лауреаты дип табылган[3], 2018 елда Әлмәт театрының Дамирә Кузаева исемендәге премиясе[4] лауреаты. 2021 елда Әлмәт театрында куелган һәм Раушан Мөхәммәтҗанов Дима Варламов ролен (икенче пландагы ир-ат роле) башкарган «Көзге сере» (А. Фарятьев) спектакле Бөтенроссия «Алтын битлек» театр премиясенә номинант булган[5]. 2024 елда Раушан Мөхәммәтҗанов Мөгаллим ролен башкарган, Туфан Миңнуллин пьесасы буенча Айдар Җаббаров куйган «Ат карагы» спектакле өчен[6] Әлмәт театры артистлары «Иң яхшы актерлар ансамбле» номинациясендә «Тантана» республика театр премиясе лауреаты дип табылган.
Уйнаган рольләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]| Рольләре | Спектакль исеме | Әсәрнең авторы |
|---|---|---|
| Болан | «Болан-Патша» | К. Гоцци[d] |
| Рәшит | «Назлы кияү» | К. Тинчурин |
| Харис | «Тормыш корабы» | Ә. Еники |
| Алмаз | «Студентлар 3D» | Н. Гаетбай |
| Турыколак | «Акбай һәм сарык малае» | Т. Миңнуллин |
| Егет | «Туй» | Б. Брехт[d] |
| Степа абый | «Җенле юл билгеләре» | Г. Кәшипова |
| Сәяр | «Сагынуларга ни чара?» | И. Зәйниев |
| Миртимер | «Кыю кызлар» | Т. Гыйззәт |
| Тибальдо | «Ромео һәм Джульетта» | У. Шекспир |
| Рәдиф | «Амазонка» | И. Зәйниев |
| Гном, Шамакай | «Елның дүрт фасылы» | Р. Фәтхиев |
| Амур | «Диләфрүзгә дүрт кияү» | Т. Миңнуллин |
| Официант | «Бистә фәрештәсе» | Б. Брехт |
| Костик, Костикның атасы | «Как прожить без взрослых» | Т. Воронина |
| Миргали | «Качаклар» | Н. Исәнбәт |
| Кеше | «Шүрәле-шоу» | Э. Шахов |
| Король, Мәче | «Играем маленького Мука» | Э. Шахов |
| Хәйретдин | «Яшь йөрәкләр» | Ф. Бурнаш |
| Леандр | «Әҗәлгә дару бар диләр» | Ж. Б. Мольер |
| Айдар | «Хыял йорты» | И. Зәйниев |
| Хор | «Медея» | Х. Мюллер hәм Еврипид[d] |
| Агностос | «Эзоп» | Г. Фигейредо[d] |
| Дима Варламов | «Көзге сере» | А. Фарятьев, А. Федоров |
| Рәшид | «Адашкан ир» | Р. Габделхакова |
| Люченцио | «Киребеткән» | У. Шекспир |
| Мартин | «Сөюнең соңгы бүләге» | А. Касона[d] |
| Асеф | «Җил артыннан» | М. Спенглер, Х. Хоссейни[d] |
| Эмиль | «Ах яки мәхәббәт элмәге» | И. Зәйниев |
| Митрич | «Дөм» | Л. Толстой |
| Мөгаллим | «Ат карагы» | Т. Миңнуллин |
| Алмаз | «Киңәш кирәк» | Р. Хәертдинова |
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- 2012, 2024 ― Әлмәт шәһәр башлыгының «Ел актеры» премиясе лауреаты
- 2018 ― Дамирә Кузаева исемендәге премия лауреаты
- 2021 ― «Алтын битлек» премиясе номинанты («Көзге сере», А. Фарятьев).
- 2013, 2024 ― «Тантана» премиясе ― «Иң яхшы актерлар ансамбле» номинациясендә[7]
- 2025 ― Татарстанның атказанган артисты ― театр сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен[8]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ «10 ответов»: Раушан Мухаметзянов. rutube.ru/video, 40:42
- ↑ Рузилә Мөхәммәтова. Раушан Мөхәммәтҗанов: «Хәзер мин бәхәсләшмим. Барыбер алар ничек әйткән — шулай була». Интертат, 2.03.2022
- ↑ muhametzyanov-raushan-marsovich. almetteatr.ru
- ↑ Премия имени Дамиры Кузаевой. Милләттәшләр
- ↑ Наиля Ганиева. У Альметьевского драмтеатра сбылась мечта о новой сцене. Бизнес-Онлайн, 2.12.2020(рус.)
- ↑ Р. Мөхәммәтова. Әлмәт театры артистлары «Тантана» премиясен алды. Татар-информ, 27.03.2024
- ↑ 2013 ел Тантана премиясе җиңүчеләре, archived from the original on 2019-05-15, retrieved 2019-05-15
- ↑ Райондашыбыз мактаулы исемгә лаек булган. «Сарман», 28.03.2025, № 12 (11214). – Б.8.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Мөхәммәтҗанов Раушан Марс улы. Әлмәт татар театры сайты
- Калыпны чакыруда кабатлана торган аргументлар кулланган битләр
- Әлифба буенча шәхесләр
- 29 июль көнне туганнар
- 1991 елда туганнар
- Яр Чаллыда туганнар
- «Тантана» премиясе лауреатлары
- Википедия:Театр эшлеклеләре турында портретсыз мәкаләләр
- Россия актерлары
- Татар артистлары
- Татарстан артистлары
- Татарстанның атказанган артистлары
- Казан театр училищесын тәмамлаучылар
- Шәхесләр:Әлмәт татар дәүләт драма театры
- Дамирә Кузаева премиясе лауреатлары