Рафаиль Закиров (1949)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рафаиль Закиров (1949) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Рафаиль Закиров
Р.Ш.Закиров 1.jpg
Туу датасы 20 май 1949(1949-05-20)
Туу урыны ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан
Үлем датасы 17 июль 2020(2020-07-17) (71 яшь)
Үлем урыны РФ, Мәскәү
Иялек ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы РФ
Гаскәр төре авиация
Дәрәҗә генерал-лейтенант
Җитәкчелек иткән РФ ГТХМ Авиация идарәсе
Бүләкләр һәм премияләр
4 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены

Хәрби казанышлар өчен ордены Батырлык орденыКызыл Йолдыз ордены

Русия Федерациясенең атказанган хәрби очучысы
 Истигъфада 1995

Рафаиль Закиров, Рафаиль Шәкүр улы Закиров (1949 елның 20 мае, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан - 2020 елның 17 июле, РФ, Мәскәү) — Русия Федерациясенең атказанган хәрби очучысы, генерал-лейтенант, РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Авиация идарәсе башлыгы (1995 елдан). ГТХМ авиациясен төзүче буларак очкыч ярдәмендә янгын сүндерүнең беренче технологияләрен эшләү белән шөгыльләнә. Аның җитәкчелегендә Ми-8, Ка-32, Ми-26 боралакларын һәм Ил-76 очкычын кулланып янгыннарны сүндерүнең уникаль технологияләре эшләнгән[1].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рафаиль Шәкүр улы Закиров — РФ ГТХМ Авиация идарәсе башлыгы

1949 елның 20 маенда Казанда туган. 1972 елда Сызрань югары хәрби авиация училищесын тәмамлаган. Карпат буе хәрби округында вертолет экипажы, звено, эскадрилья белән җитәкчелек итә. 1982 елда Ю. А. Гагарин исемендәге Хәрби-һава академиясен(рус.) тәмамлаган. Төркистан хәрби округында, Алманиядәге совет гаскәрләре төркемендә җитәкче вазифалар башкарган. Әфганстан сугышында катнашкан. Коры җир гаскәрләре авиациясенең командующие идарәсенең хәрби әзерлек башлыгы урынбасары вазифасында хәрби хезмәтен тәмамлаган.

ГТХМ авиация башлыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1995 елда РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының (ГТХМ) Авиация идарәсе башлыгы итеп билгеләнә. Әлеге ведомствоның авиация бүлекчәсен булдыру эшен башлап җибәрә. Кораллы Көчләрдә хезмәт иткәндә алынган белемнәре һәм тәҗрибәсе аңа коткару очкычларының һәм коткару чараларының яңа төрләрен уйлап табуда ярдәм итә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы авиациясен иң җаваплы бурычларны үтәргә сәләтле бүлекчәгә әйләндерүгә зур көч куя. Рафаиль Шәкүр улы җитәкчелегендә Россия ГТХМ авиациясе 1995-2011 елларда халыкара, Россия һәм региональ характердагы 300 дән артык коткару һәм гуманитар операцияләрдә катнаша.

Аның җитәкчелегендә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Авиация идарәсе тарафыннан МИ-8, Ка-32 һәм Ми-26 вертолетлары өчен, ВСУ-5 һәм ВСУ-15 су сиптерү җайланмаларын кулланып, янгыннарны сүндерүнең уникаль технологияләре, ВОП-3 ярдәмендә нефть таралган мәйданга каршы көрәшнең, шулай ук дөнья практикасында аналогы булмаган Ил-76 очкычларын һәм ВАП-2 су сиптерү җайланмаларын кулланып, эре табигый һәм техноген янгыннарны сүндерү технологияләре эшләнә. ГТХМ авиациясе яңа очкыч — Бе-200ЧС амфибиясе белән тулыландырыла[2].

РФ коткару корпусын үстерүгә керткән өлеше өчен Рафаиль Шәкүр улы 1998 елда РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының премиясе лауреаты исеменә лаек була[3].

Россия ГТХМ авиациясе белән оста җитәкчелек итүе, гуманитар ярдәм күрсәтү һәм гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерү буенча хөкүмәт биремнәрен вакытында һәм сыйфатлы үтәве, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының илдә һәм чит илләрдә абруен күтәрүе өчен исемле салкын һәм утлы корал белән бүләкләнгән [4].

2010 елның августында ул РФ премьер-министры Владимир Путинның Бе-200ЧС очкыч-амфибиясендә урман янгынын сүндергән вакытта икенче пилоты булган. Нәкъ менә Рафаиль Закиров аңа кыска инструктаж үткәрә[5].

2014 елда РФ Саклану министрлыгынаРФ Кораллы көчләре Генераль штабы башлыгының киңәшчеләр төркеменең әйдәп баручы аналитигы булып эшкә кайта.

2020 елның 17 июлендә каты авырудан соң Мәскәүдә вафат булган. Мәскәү өлкәсе Мытищи шәһәрендә урнашкан Федераль хәрби мемориаль зиратта югары хәрби хөрмәт күрсәтеп җирләнгән[6].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]