Рафаил Диваев
| Рафаил Диваев | |
|---|---|
| Башкортстан Республикасы Эчке эшләр министры | |
| Вазыйфада 1996 елның феврале – 2008 елның октябре | |
| Аңа кадәр | Равил Фәйрүзов |
| Дәвамчысы | Игорь Алёшин[d] |
| Шәхси мәгълүмат | |
| Туган | 2 ноябрь 1950 (75 яшь) СССР, РСФСР, БАССР, Авыргазы районы, Тукай авыл җирлеге[d], Абдрахман |
| Сәяси фирка | Бердәм Россия |
| Белем | СССР Эчке эшләр министрлыгы академиясе[d] |
Рафаил Диваев, Рафаил Үзбәк улы Диваев (Рафаил Узбекович Диваев, 1950 елның 2 ноябре, СССР, РСФСР, БАССР, Авыргазы районы, Абдрахман) ― cовет һәм россияле эчке эшләр органнары эшлеклесе. 1996 елның февраленнән 2008 елның 19 октябренә кадәр Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры. Отставкадагы милиция генерал-лейтенанты. Башкортстан Республикасының атказанган юристы. Авыргазы районының Мактаулы гражданы (2005).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]1950 елның 2 ноябрендә Башкорстан АССР Авыргазы районы Тукай авыл җирлеге Абдрахман авылында туган.
1981 елда СССР Эчке эшләр министрлыгы академиясен тәмамлаган.
Хезмәт эшчәнлеген, мәктәпне тәмамлагач ук, 1968 елда Стәрлетамакның «Синтезкаучук» заводында электрослесарь булып башлаган. 1969 елдан Памир тауларында чик буенда хәрби хезмәт үткән[1].
Эчке эшләр органнарына эшкә 1971 елның августында СССР КГБ чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткәннән соң керә. Стәрлетамак шәһәр башкарма комитетының эчке эшләр бүлегендә хезмәтен рядовой милиционер булып башлаган, аннан җинаятьчеләрне оператив эзләү бүлегенә кече инспектор вазыйфасына күчкән.
1972―1974 елларда СССР Эчке эшләр министрлыгының Алабуга махсус урта милиция мәктәбендә (2009 елдан Суворов училищесы) укыган. Мәктәпне милиция лейтенанты дәрәҗәсендә тәмамлаган.
1974―1975 елларда ― Белорет эчке эшләр бүлегенең өлкән инспекторы, җинаять эзләү бүлеге башлыгы урынбасары.
1975―1981 елларда ― Нефтекама эчке эшләр бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгы урынбасары.
1981 елның апреленнән ― Башкорт АССР Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьчеләрне эзләү идарәсенең аеруча мөһим эшләр бүлеге өлкән инспекторы. Нигездә катлаулы үтерүләрне ачуда махсуслашкан[1].
1981―1995 елларда ― Нефтекаманың җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгы, җитәкче урынбасары, эчке эшләр бүлеге башлыгы, эчке эшләр идарәсе башлыгы.
1995―1996 елларда ― Башкортстан Республикасы Эчке эшләр министрының беренче урынбасары ― криминаль милиция хезмәте башлыгы.
1996 елның февраленнән 2008 елның 19 октябренә кадәр ― Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры[2].
I чакырылыш Башкортстан Республикасы Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы — Корылтайның Вәкилләр палатасы депутаты итеп сайланган.
2008 елның 21 ноябреннән 2011 елга кадәр ― Башкортстан Республикасы премьер-министры урынбасары[3]. Хөкүмәттә көч блогы белән үзара хезмәттәшлек өчен җавап биргән[1].
2019 елдан Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советны җитәкли[4].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Ведомство бүләкләре һәм медальләре
- Бүләкләү коралы
- I, II һәм III дәрәҗә «Мактауга лаеклы хезмәт өчен» медале
- Почёт ордены[d] (РФ)
- Башкортстан Республикасының атказанган юристы
- «Эчке эшләр министрлыгының мактаулы хезмәткәре» күкрәк билгесе
- Салават Юлаев ордены (2023)
- «Кораллану һәм хәрби техника булдырудагы казанышлары өчен» медале
- 2005 ― Авыргазы районының Мактаулы гражданы ― районның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткән өчен[5]
- 2022 ― Генерал Шәйморатов ордены[d] ― актив гражданлык позициясе, хокук тәртибен ныгытудагы казанышлары һәм үсеп килүче буынны тәрбияләүгә зур өлеше өчен [6]
- 2025 ― «Башкортстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» ордены ― күпьеллык нәтиҗәле дәүләт һәм җәмәгать эшчәнлеге өчен[7]
Шәхси тормышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Гаиләле. Өч бала атасы.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- 1 2 3 Ксения Калинина. Легендарный генерал Башкирии Рафаил Диваев отмечает юбилей. Башинформ, 2.11.2025
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 19.10.2008 г. № 1502 «О Диваеве Р. У.»
- ↑ Рафаил Диваев назначен заместителем Премьер-министра Правительства РБ
- ↑ Бывший глава МВД Башкирии Рафаил Диваев возглавил Общественный совет при ведомстве(үле сылтама)
- ↑ Почётные граждане Аургазинского района. Диваев Рафаил Узбекович. әлеге чыганактан 2021-05-15 архивланды. 2025-11-06 тикшерелгән.
- ↑ Азат Гиззатуллин. В День республики Радий Хабиров вручил государственные награды труженикам региона. Башинформ, 11.10.2022
- ↑ Иван Вавилов, Азат Гиззатуллин. Радий Хабиров наградил Рафаила Диваева орденом за заслуги перед Башкирией. Башинформ, 4.11.2025
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Министр МВД по Республике Башкортостан освобожден от должности 2019 елның 28 гыйнвар көнендә архивланган
- Ксения Калинина. Легендарный генерал Башкирии Рафаил Диваев отмечает юбилей. Башинформ, 2.11.2025
- 2 ноябрь көнне туганнар
- 1950 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Авыргазы районында туганнар
- Pages using infobox officeholder with unknown parameters
- Милиционерлар
- Почет ордены кавалерлары
- Салават Юлаев ордены кавалерлары
- Башкортстанның атказанган юристлары
- Полиция генерал-лейтенантлары (РФ)
- «Мактауга лаеклы хезмәт өчен» медале белән бүләкләнүчеләр
- СССР Эчке эшләр министрлыгы академиясен тәмамлаучылар
- Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутатлары
- Башкортстан хөкүмәте әгъзалары
- «Башкортстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» ордены кавалерлары
- Генерал Шайморатов ордены кавалерлары
- Авыргазы районының мактаулы гражданнары