Эчтәлеккә күчү

Рафал Тшасковский

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рафал Тшасковский latin yazuında])
Рафал Тшасковский
51нче Варшава президенты (мэр)
Вазыйфага керешкән
2018 елның 22 ноябре
Аңа кадәр Ханна Гронкевич-Вальц[d]
Шәхси мәгълүмат
Туган 17 гыйнвар 1972(1972-01-17) (54 яшь)
Польша Халык Республикасы, Варшава
Сәяси фирка Гражданнар платформасы[d]
Җефет Małgorzata Trzaskowska[d][1]
Балалар Александра, Станислав
Әни Teresa Trzaskowska[d]
Әти Анджей Тшасковский[d]
Белем Варшава университеты[d]

Рафал Тшасковский, Ра́фал Кази́меж Тшаско́вский (пол. Rafał Kazimierz Trzaskowski; 1972 елның 17 гыйнвары, Польша Халык Республикасы, Варшава) ― Польша сәяси һәм дәүләт эшлеклесе, гуманитар фәннәр докторы. 2018 елның 22 ноябреннән Варшава Президенты. 2020[d] һәм 2025 еллар сайлауларында Польша Президентлыгына кандидат.

VII чакырылыш Европа парламенты депутаты, VIII чакырылыш Сейм депутаты һәм Дональд Тускның икенче кабинетында администрация һәм цифрлы технологияләр кертү министры вазифаларын биләгән[2][3].

1972 елның 17 гыйнварында Варшавада туган. 1989 елгы парламент сайлаулары вакытында «Теләктәшлек»[d] сайлау штабында волонтер булган.

1995 елдан синхрон тәрҗемәче һәм инглиз теле укытучысы булып эшләгән. 1996 елда Варшава университетының[d] сәяси фәннәр һәм халыкара мөнәсәбәтләр факультетын, моннан тыш шул ук университетның инглиз филологиясе факультетын тәмамлаган. 2004 елда докторлык дәрәҗәсен алган.

1998 елда Дәүләт идарәсе милли мәктәбендә, 2002 елда Collegium Civitas хосусый университетында укытучы булып эшли башлаган.

2001―2002 елларда – Евроинтеграция буенча комиссия сәркатибе Яцек Сариуш-Вольский[d] киңәшчесе.

2004 елдан Европарламентта «Гражданнар платформасы» партиясе делегациясе киңәшчесе булган. 2009 елгы сайлауларда 25 178 тавыш җыеп, 4нче округтан VII чакырылыш Европа парламенты[d] депутаты итеп сайланган[4][5].

2010 елда Варшава президентлыгына кандидат Ханна Гронкевич-Вальцның сайлау алды штабын җитәкләгән[6].

2013 елның 27 ноябрендә, премьер-министр Дональд Туск тәкъдиме белән Президент Бронислав Коморовски Рафал Тшасковскийны администрация һәм цифрлы технологияләрне кертү министры итеп билгеләгән, шуңа бәйле рәвештә Тшасковский Европарламент депутаты мандатын кире кайтарган.

2014―2015 елларда ― Эва Копач[d] Хөкүмәтендә Дәүләт сәркатибе һәм Европа мәсьәләләре буенча тышкы эшләр вице-министры.

2015 елгы Парламент сайлауларында 13нче сайлау округында (Краков) «Гражданнар платформасы»ның партия исемлеген җитәкләгән һәм 47 080 тавыш нәтиҗәсе белән VIII чакырылыш Сеймга[d] сайланган[7].

2017 ел ахырында «Гражданская платформа» һәм «Современная» партияләре тарафыннан 2018 елгы җирле сайлауларда Варшава Президентына[d] кандидат итеп тәкъдим ителгән[8].

Сайлауларның беренче турында Тшасковский 505 187 тавыш (56,67%) җыйган һәм Польша башкаласының яңа мэры итеп сайланган[9]. 2018 елның 22 ноябрендә ант кабул иткән һәм рәсми рәвештә үз вазифасына керешкән[10].

2020 елның февралендә «Гражданнар платформасы»[d] фиркасе вице-рәисе итеп сайланган[11]. Шул ук айда Польша президенты постына кандидат Малгожата Кидава-Блонскаяның сайлау алды штабына нигез салучы булган[12].

2020 елның июнендә Варшаваның «Яшел шәһәрләр» Европа реконструкция һәм үсеш банкы программасына кушылуы турында килешүгә кул куйган[13].

2024 елның 7 апрелендә Варшава мэры сайлауларында икенче тапкыр катнашкан һәм көндәшләреннән зур аерма белән җиңү яулаган, икенче срокка Варшава мэры итеп сайланган. Аның өчен сайлаучыларның 59,8% ы тавыш биргән[14]. Популярлыгы буенча икенче кандидат сайлаучыларның 18,5% тавышын гына җыя алган.

Президент сайлаулары

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2020 елның 15 маенда Малгожата Кидава-Блонская[d] сайлауларда катнашудан баш тартканнан соң, Польша президенты сайлауларында «Гражданнар коалициясе»ннән кандидат итеп сайланган[15].

1,6 млн имза җыйганнан соң, 2020 елның июнендә рәсми рәвештә теркәлгән. Сайлауларга «Көчле президент, бердәм Польша» лозунгы астында барган[16].

Беренче турда 30,46% тавыш җыйган һәм гамәлдәге Президент Анджей Дуда белән икенче турга чыккан[17]. Икенче турда 48,97% тавыш җыеп, 2нче урын алган, шуның белән сайлауларда оттырган.

2024 елның 22 ноябрендә «Гражданнар платформасы» праймеризында 2025 елда булачак сайлауларда катнашу өчен сайланган[18][19].

2025 елның 18 маенда узган сайлауларның 1нче турында 31,36% тавыш җыеп, икенче турга узган[20]. 2025 елның 1 июнендә узган сайлауларның 2нче турында сайлаучыларның 49,11% ын казанып, көндәше Кароль Навроцкийга (50,89% җыйган) җиңелгән[21].

2002 елның июненнән икътисадчы Малгожата Тшасковскаяга өйләнгән[22]. Ике баласы бар: кызы Александра (2004) һәм улы Станислав (2009).

Туган поляк теленнән тыш, 5 чит тел: француз, инглиз, итальян, испан һәм рус телләрен белә[23].

  1. https://zyciorysy.pl/biografia/malgorzata-trzaskowska/
  2. S.A, Telewizja Polska. Polish foreign minister and Warsaw mayor compete for presidential nomination (pl).
  3. Radosław Sikorski kontra Rafał Trzaskowski. Wiemy, kto wygrał prawybory w KO (pl) (23 November 2024).
  4. Wybory do Parlamentu Europejskiego zarządzone na dzień 7 czerwca 2009. pkw.gov.pl. 2021-10-13 тикшерелгән.
  5. Рафал Тшасковский на официальном сайте Европейского парламента. www.europarl.europa.eu. 2020-05-15 тикшерелгән.
  6. Tomasz Bielecki, Bartosz Chyż, Michał Wojtczuk (2013-11-21). Poliglota z Europarlamentu zastąpi Boniego. Kim jest Rafał Trzaskowski. wyborcza.pl. 2018-05-16 тикшерелгән.
  7. Рафал Тшасковский на официальном сайте Сейма Польши. www.sejm.gov.pl. 2020-05-15 тикшерелгән.
  8. Trzaskowski wspólnym kandydatem Platformy i Nowoczesnej w Warszawie. tvn24.pl (2017-11-23). 2021-10-13 тикшерелгән.
  9. Wybory samorządowe 2018. 2018-10-24 тикшерелгән.
  10. Rafał Trzaskowski zaprzysiężony na prezydenta Warszawy. rmf24.pl (2018-11-22). 2018-11-22 тикшерелгән.
  11. Rada Krajowa PO wybrała nowy zarząd. interia.pl (2020-02-08). 2020-02-08 тикшерелгән.
  12. Michał Wojtczuk (2020-02-06). Prezydent Warszawy w sztabie wyborczym Małgorzaty Kidawy-Błońskiej. wyborcza.pl. 2020-05-21 тикшерелгән.
  13. Warszawa dołącza do programu „Zielone Miasta”. Urząd m.st. Warszawy (2020-06-18). 2021-10-13 тикшерелгән.
  14. Мэром Варшавы во второй раз становится Рафал Тшасковски: что о нем известно (08-04-2024).
  15. Крупнейшая оппозиционная партия Польши выдвинула мэра Варшавы на пост президента. ТАСС. 2020-05-15 тикшерелгән.
  16. Wybory prezydenckie 2020: „Silny prezydent, wspólna Polska” to hasło wyborcze Rafała Trzaskowskiego. polskatimes.pl (2020-06-12). 2020-06-13 тикшерелгән.
  17. Дуда набрал в первом туре выборов президента Польши 43,5%. 2020-06-30 тикшерелгән.
  18. Polish prime minister's party picks Warsaw mayor as its candidate for president (2024-11-23).
  19. Warsaw Mayor Trzaskowski wins Tusk party’s presidential primary (2024-11-23).
  20. Wybory Prezydenta Rzeczypospolitej Polskiej w 2025 r..
  21. Wybory Prezydenta Rzeczypospolitej Polskiej w 2025 r..
  22. Wybory 2020. Małgorzata Trzaskowska. Kim jest żona Rafała Trzaskowskiego?. gazeta.pl (24 maja 2020).
  23. Kim jest nowy minister administracji i cyfryzacji Rafał Trzaskowski. gazetaprawna.pl (20.11.1013).(үле сылтама)