Рафаэль Гайзетдинов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рафаэль Гайзетдинов latin yazuında])
Рафаэль Гайзетдинов
Туган 20 март 1949(1949-03-20) (75 яшь)
Татарстан Республикасы, Актаныш районы, Иске Байсар авылы.
Һөнәре музыкант, курайчы, курай ясау остасы.
Ата-ана
  • Гайнетдин (әти)
  • Карычева Наилә Исмәгыйль кызы (әни)

Рафаэль Гайзетдиновтатар музыканты, курайчы, курай ясау остасы.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гайзетдинов Рафаэль Гайнетдин улы 1949 елның 20 мартында Татарстан Республикасының Актаныш районына кергән Иске Байсар авылында туа. 1957-1967 елларда урта мәктәптә укый. Заһит Хәбибуллин киңәше белән 1969 елда Түбән Кама шәһәрендә урнашкан Салих Сәйдәшев исемендәге музыка училищесында баян классында укый башлый һәм аны 1973 елда тәмамлый. Кукмарада һәм Кама Аланында музыка мәктәпләрендә укытучы булып эшли. Курайчылар ансамбльләрен җитәкли. Соңрак курай ясаучы остага әверелә. Хәзерге көнгә аның тарафыннан 7000 нән артык курай ясалган.

Рафаэль Гайзетдинов тарафыннан ясалган Казан (татар) курае

Иҗаты турында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нуруллин Р.Г. Курайлар дөньсында. — Казан: «Ихлас» нәшрияты, 2019. — 120 б. – 1000 д. – ISBN 978-5-907039-05-6.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]