Рафаэль Мостафин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рафаэль Мостафин latin yazuında])
Рафаэль Мостафин
Туган 14 май 1931(1931-05-14)
СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Баулы
Үлгән 14 апрель 2011(2011-04-14) (79 яшь)
РФ, ТР, Казан
Күмү урыны Яңа бистә зираты
Яшәгән урын Четаев урамы, Казан[1]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университеты
Һөнәре әдәбият белгече
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре кандидаты[d]

 Рафаэль Мостафин Викиҗыентыкта

Рафаэль Мостафин — күренекле әдип, тәнкыйтьче. 1996 елдан Татар ПЕН-үзәге әгъзасы

Татарстанның Баулы эшчеләр поселогында туа. Урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетында югары белем ала. Шунда ук аспирантура да тәмамлый. Хезмәт юлын укытучы булып башлый, 1963-1965 еллардаТатарстан Язучылар берлеге идарәсенең җаваплы сәркатибе, ә 1965-1968 елларда “Казан утлары” журналының баш мөхәррире була. 1971 елда “Муса Җәлилнең Моабит чоры тормышы һәм иҗаты” дигән темага диссертация яклый. Шул мәсьәләгә карата аның рус һәм татар телләрендә “Эзләнү дәвам итә” (Г.Кашшаф белән бергә), “Муса Җәлил эзләре буйлап”, “Кечкенә Муса турында хикәяләр”, “Өзелгән җыр эзеннән” кебек китаплары басылып чыкты. Аның “Алга барышлый”, “Җаваплылык тойгысы” һ.б. тәнкыйть мәкаләләре җыентыклары, “Диңгез көндәлеге”, “Кабан күле серләре” кебек китаплары да бар.

2011 елның 14 апрелендә озакка сузылган авырудан соң, Казанда вафат булды.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]