Рафаэль Сибат

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рафаэль Сибат latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Рафаэль Сибат
Р.Сибат.jpg
Тугач бирелгән исеме: Рафаэль Шәйхуҗа улы Хуҗин
Псевдонимнар: Рафаэль Сибат
Туу датасы: 28 октябрь 1946(1946-10-28)
Туу урыны: ССРБ, РСФСР, Киров өлкәсе, Нократ Аланы районы, Түбән Шөн
Үлем датасы: 15 август 2003(2003-08-15) (56 яшь)
Үлем урыны: РФ, Киров өлкәсе, Нократ Аланы районы, Түбән Шөн
Ватандашлык: ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: шагыйрь
Иҗат итү еллары: 1966–2003
Юнәлеш: проза
Жанр: роман, повесть
Иҗат итү теле: татар
Дебют: 1966
Премияләр: Гаяз Исхакый премиясе

Рафаэль Сибат, псевдоним, чын исем-фамилиясе Рафаэль Хуҗин, Рафаэль Шәйхуҗа улы Хуҗин (1946 елның 28 октябре, ССРБ, РСФСР, Киров өлкәсе, Нократ Аланы районы, Түбән Шөн2003 елның 15 августы, шунда ук) — язучы, 1997 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Гаяз Исхакый премиясе лауреаты (2001).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1946 елның 28 октябрендә Киров өлкәсе Нократ Аланы районы Түбән Шөн авылында туган. Түбән Шөндә урта мәктәпне тәмамлагач, 1965 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә. Диплом алгач, 1970—1978 елларда туган ягында укытучы булып эшли, урта мәктәптә директор була.

1978 елда Казанга килеп, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры администраторы, тулай торакта тәрбияче хезмәтләрен башкара.

Кукмара районы халык театрында режиссер, Киров шәһәрендә классик көрәш буенча тренер булып эшли.

1988 елдан гомеренең соңгы көннәренә кадәр туган авылында яши. Ике ел Түбән Шөн мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе, унөч ел Киров өлкәсендә татар телендә чыгучы «Дуслык» газетасының Нократ Аланындагы үз хәбәрчесе һәм әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире булып эшли.

2003 елның 15 августында иртәнге дүрттә эш өстәле артында иҗат итеп утырганда йөрәге тибүдән туктый.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәби язмалары республика матбугатында 1966 елда күренә башлый. Университетта укыган елларыннан күп язса да, әсәрләрен аерым китап итеп чыгарырга ашыкмый. Беренче китабы — «Ялгызлык» романы Татарстан китап нәшриятында 2001 елда дөнья күрә. Күп жанрда — проза, шигърият, публицистика, эссеистика, әдәби тәнкыйть һәм тәрҗемә өлкәләрендә эшли.

«Көлдән күтәрелгән гөлләр» трилогиясе (2002)[1], «Яңа тормыш» арендаторлар берләшмәсе җитәкчесе Рәфыйк Рәүфовка багышланган «Без дә җирдән күтәрелдек...» роман-монологы (2003), дүрт романнан торган «Кайту» тетралогиясе (2005) басылып чыга. Китапларда һәм газета-журналларда дөнья күргән 9 роман, 21 повесть, 12 поэма, дистәләрчә әдәби портрет, эссе, йөзләрчә әдәби тәнкыйть мәкаләләре авторы. «Дөнья әдәбиятында татар кешесе образы» темасына күләмле фәнни хезмәт яза башлый, әмма тәмамлый алмый кала.

« Р. Сибат берәр әсәр язарга тотындымы, инде бу дөнья кешесе түгел иде. Ашау-эчүне тәмам онытыр, тәүлек буе каләменнән аерылмас. Язылган кәгазь битләре һәр җиде-сигез минут саен өстәлдән идәнгә коела барыр. Бер утыруда 70-80 бит язар. Аның каравы, әсәргә нокта куелгач, ул шунда ук өстәлгә башын куеп, йокыга да китәр
Фоат Галимуллин, әдәбият галиме
»
« Рафаэль тыелгысыз рәвештә, олы мөгаллиме һәм дусты - инде мәрхүм Мөхәммәт ага Мәһдиев әйтмешли, тәмам арып, кулыннан каләме төшкәнче яза торган зат. Гадәттә, ул язганын кабат кайтып, төзәтеп тә маташмый - вакыты юк, аның хыялы яңа әсәр эчендә үрсәләнә...Рафаэль Сибатның шигъри талпынышы - сүзнең барлыкка килгән чорындагы саф хисен кайтарырга омтылу..[2]
Зөлфәт, шагыйрь
»

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]