Рафаэль Тукаев
| Рафаэль Тукаев | |
|---|---|
| Туган телдә исем | Рафаэль Николай улы Тукаев |
| Туган | 1 май 1929 СССР, РСФСР, БАССР, Стәрлетамак |
| Үлгән | 5 июнь 1995 (66 яшь) РФ, БР, Уфа |
| Милләт | татар |
| Ватандашлыгы | |
| Әлма-матер | Уфа дәүләт нефть-техника университеты[1] |
| Һөнәре | инженер-механик, нефтьче, эш оештыручы |
| Эш бирүче | Җәлилнефть, Татнефть, Мангистаумунайгаз[d] һәм Аэропорт Красноярск[d] |
| Җефет | Әнисә Шакир кызы |
| Балалар | ике кызы, улы |
| Бүләк һәм премияләре | |
Рафаэль Тукаев, Рафаэль Николай улы Тукаев (Рафаэль Николаевич Тукаев; 1929 елның 1 мае, СССР, РСФСР, БАССР, Стәрлетамак ― 1995 елның 5 июне, РФ, БР, Уфа) ― инженер-механик, нефтьче, 1972―1978 елларда «Татнефть» җитештерү берләшмәсенең «Җәлилнефть» НГДУ башлыгы.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]| Кызы Светлананың әтисенә багышланган шигыре(рус.) | |
1929 елның 1 маенда Стәрлетамакта татар гаиләсендә туган[2].
Тимер юл техникумын, «нефть һәм газ промыселлары машиналары һәм җиһазлары» белгечлеге буенча Уфа нефть институтын (1994 елдан университет) тәмамлаган, инженер-механик квалификациясен алган[2].
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Хезмәт эшчәнлеген Мәскәү өлкәсенең Подольск шәһәрендә тимер юлда башлаган[2].
1954―1956 елларда ― Красноярск шәһәре аэропортында (2019 елга кадәр «Емельяново», 2019 елдан Д. Хворостовский исемендәге Красноярск халыкара аэропорты[d]) ягулык-майлау материаллары инженеры;
1956―1957 елларда ― комсомол юлламасы буенча Красноярск краена Абакан―Тайшет тимер юлы төзелешенә[d] («Батырлык трассасы») күчкән. Абакан нефть базасының техник җитәкчесе;
1957―1963 елларда ― Казанда Татсовнархозның нефть сәнәгате идарәсенең матди-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы;
1963―1965 елларда ― «Татнефть» җитештерү берләшмәсенең «Лениногорскнефть» НПУ башлыгы урынбасары;
1965―1967 елларда ― «Түбәнкаманефтехим» комбинаты директоры урынбасары;
1967―1968 елларда ― «Татнефть» җитештерү берләшмәсенең «Әлмәтнефть» НПУ башлыгы урынбасары;
1968―1972 елларда ― «Татнефть» җитештерү берләшмәсе башлыгының кадрлар һәм көнкүреш буенча урынбасары;
1972―1978 елларда ― «Татнефть» җитештерү берләшмәсенең «Җәлилнефть» нефть-газ чыгару идарәсе башлыгы[3];
1978 елдан Казакъстанның «Мангышлакнефть» берләшмәсендә (хәзерге «Мангистаумунайгаз»[d], аннан соң ― Төмән өлкәсе «Варьеганнефтегаз»[4] берләшмәсендә генераль директорның көнкүреш буенча урынбасары вазыйфасында эшләгән.
1995 елның 5 июнендә 66 яшендә Уфада вафат булган[2].
| Ул шулкадәр якты һәм шат күңелле кеше иде ки, тормышта очрашырга туры килгән һәркем Рафаэль Николаевичка хас булган нәкъ менә җиңеллеген, намуслылыгын һәм принципиальлеген хәтерендә калдырды[2] |
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Хөрмәт Билгесе ордены
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале. Владимир Ильич Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан
- күп санлы Мактау грамоталары[2]
Шәхси тормышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Хатыны Әнисә Шакир кызы, ике кызы (берсе Светлана), улы, оныклары[2]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ https://veterans.tatneft.ru/veteran/595
- ↑ 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 2,6 Тукаев Рафаэль Николаевич.(үле сылтама) veterans.tatneft.ru
- ↑ К. Ф. Фасхутдинов, Г. Я. Мавлетова. Джалильнефть. Татарская энциклопедия TATARICA
- ↑ ННК-Варьеганнефтегаз, archived from the original on 2025-07-08, retrieved 2025-08-02
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Рафаэль Николаевич Тукаев / Дамир Гарифуллин. Җиде җил дуенында. Җәлил поселогы тарихы буенча кыскача хәбәрләр. ― Яр Чаллы: «Яр Чаллы типографиясе» ДУП, 2004. – Б.28.
- Хезмәт Даны музее. Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 100 ел тулу уңаеннан. Җәлил, 2006.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- София Гарифуллина. Тукаев Рафаэль Николаевич.(үле сылтама) veterans.tatneft.ru
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Хезмәт Даны музее (Җәлил штб)
- Җәлилнефть
| Владимир Филановский • Галимҗан Әхмәдиев (1968—1972) • Рафаэль Тукаев (1972—1978) • Шәфәгать Тәхәветдинов (1978—1983) • Рафаил Нурмөхәммәтов (1983—1986) • Наил Мортазин (1986—2001) • Миргазиян Таҗиев (2001—2005 ) • Малик Каюмов (2005—2021) • Рәис Әхмәтшин (2021―2025) | ||
- 1 май көнне туганнар
- 1929 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Стәрлетамакта туганнар
- 5 июнь көнне вафатлар
- 1995 елда вафатлар
- Уфада вафатлар
- «Хөрмәт Билгесе» ордены кавалерлары
- «Владимир Ильич Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан» медале белән бүләкләнүчеләр
- Уфа нефть институтын тәмамлаучылар
- Инженер-механиклар
- Татарстан нефтьчеләре
- Россия нефтьчеләре
- Шәхесләр:Җәлил
- Шәхесләр:Татнефть