Рафаэль Фәттахов (1942)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рафаэль Фәттахов (1942) latin yazuında])
Рафаэль Фәттахов
Туган 10 июнь 1942(1942-06-10)
Байталлы, Россия
Үлгән 1 март 2015(2015-03-01) (72 яшь)
Кушнарин районы, Башкортстан, Россия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты һәм Башкорт дәүләт аграр университеты
Һөнәре сәясәтче, работник сельского хозяйства

Рафаэль Фәттахов (10 июнь 1942 ел — 1 март 2015 ел) — Башкортстанның дәүләт һәм хуҗалык эшлеклесе, Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (1994). Башкорт АССР Югары Советының 12-нче, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтайның 1-2-нче чакырылышлары депутаты.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рафаэль Сәлихҗан улы Фәттахов 1942 елның 10 июнендә Башкорт АССРның Кушнаренко районы Байталлы авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, хезмәт юлын Уфа шәһәрендә 1-нче «Востокнефтепроводстрой» автобазасында слесарь булып башлый. Аннары Уфа телефон аппаратуралары заводында слесарь-коралчы була.

1968 елда ВЛКСМ-ның Кушнаренко район комитетында оештыру бүлеге инструкторы, 2-нче секретарь булып эшли[1]. 1969 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлый. 1971 елдан ВЛКСМ-ның Кушнаренко район комитетының 1-нче секретаре[1].

1973 елдан Ленин исемендәге колхозның фирка комитеты секретаре. 1980 елда икенче югары белем ала — Башкортстан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Шул ук елда туган районында «Большевик» колхозы рәисе итеп тәгаенләнә.

1985 елдан ук район хакимиятен җитәкли башлый.

1999 елдан — икмәк пешерү предприятиесе директоры, 2001 елда Кушнаренко район советы рәисе урынбасары.

Башкорт АССР Югары Советының 12-нче, Башкортстан Дәүләт Җыелышы — Корылтайның 1-2-нчсе чакырылышлары депутаты.

Рафаэль Сәлихҗан улы 2015 елның 1 мартында Кушнаренко районында вафат була.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (1994) «Хезмәт отличие өчен» медале (1993) ССРБ Авыл хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең алтын медале(1984) ВЛКСМ Үзәк Комитетының мактау кәгазе Башкорт АССР Югары Советының Мактау грамоталары Кушнаренко районының Мактаулы гражданы (2012)[2].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]