Рафаэль Хәмзин
Күренеш
Рафаэль Хәмзин | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Рафаэль Зөфәр улы Хәмзин |
Туган | 12 август 1976 (48 яшь) Ырынбур өлкәсе, Медногорск |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Әлма-матер | Башкорт дәүләт аграр университеты |
Һөнәре | Росстандарт инспекторы |
Рафаэль Хәмзин (Рафаэль Зөфәр улы Хәмзин) – Россия техник регуляция һәм метрология буенча федераль агентлыгының (Росстандарт) Идел буе төбәкара терриориаль идарәсенең Башкортстандагы бүлеге (инспекциясе) башлыгы.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]1976 елның 12 августында Ырынбур өлкәсе Медногорск шәһәрендә туган. Уфада авыл хуҗалыгы институтын, БР президенты каршындагы дәүләт хезмәте һәм идарә академиясен тәмамлаган.
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- 2012 Россия техник регуляция һәм метрология буенча федераль агентлыгының (Росстандарт) Идел буе төбәкара территориаль идарәсенең Башкортстандагы бүлеге (инспекциясе) башлыгы.
Эш юнәлешләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Үлчәмнәрнең бердәйлеген тәэмин итү өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге булдыру.
- Техник регулировкалау өлкәсендә техник регламентлар таләпләре үтәлешен дәүләт күзәтчелегенә алу һәм назыйрлык итү.
- Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гражданнарның тормышын һәм саулыгын саклауга, әйләнә-тирә мохитне, дәүләт һәм муниципаль милекне, физик һәм юридик затларның милекләрен, хайваннарның һәм үсемлекләрнең гомерләрен саклауга хезмәт итүче дәүләт стандартларының катгый таләпләрен үтәүне тәэмин итү.
- Техник регламентны бозу нәтиҗәсендә китерелгән зыян турында мәгълүматларны җыю һәм эшкәртү.[1]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- 3 класслы БР дәүләт гражданлык хезмәте киңәшчесе.
- 3 класслы РФ дәүләт гражданлык хезмәте киңәшчесе.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Кто есть кто В РБ ?(рус.)
- «Чикләрсез татарлар» сайтында(үле сылтама)(рус.)
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ Салават каласы рәсми сайтында(үле сылтама)