Рафил Ногманов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рафил Ногманов latin yazuında])
Рафил Ногманов
Туган телдә исем Рафил Габдерәфыйк улы Ногманов
Туган 1 июль 1949(1949-07-01)
СССР, РСФСР, ТАССР, Кайбыч районы, Салтыган
Үлгән 2 гыйнвар 2024(2024-01-02) (74 яшь)
РФ, ТР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре хокукчы, сәясәтче
Бүләк һәм премияләре «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале, Татарстанның «Фидакәр хезмәт өчен» медале

Рафил Габдерәфыйк улы Ногманов — юрист, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның атказанган юристы, Россия эчке эшләр органнарының атказанган хезмәткәре, хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Хөкүмәт комиссиясе әгъзасы, Татарстанның Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының коллегия әгъзасы.

Ул 1949 елның 1 июлендә Кайбыч районы Салтыган авылында туа. ССРБ ЭЭМның МФЮЗО Казан филиалында юрист белгечлегенә укый.

1993―2009 елларда ― Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры урынбасары - җәмәгать иминлеге милициясе җитәкчесе.

Вафаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2024 елның 2 гыйнварында вафат[1]. 3 гыйнварда мәрхүм белән хушлашу Пушкин исемендәге мәдәни үзәкнең концертлар залында, соңрак Мәрҗани мәчетендә узган. Арча зиратында җирләнгән[2].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]