Рафис Борһанов
Рафис Борһанов | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Рафис Тимерхан улы Борһанов |
Туган | 17 август 1961 (61 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Мөслим районы, Мөслим |
Яшәгән урын | Яңа Сосновка, Казан[1] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Әлма-матер | Казан дәүләт аграр университеты |
Һөнәре | инженер-механик, министр |
Сәяси фирка | Бердәм Русия |
Җефет | Светлана Игорь кызы |
Балалар | кызы Алия, улы Айрат |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | ![]() ![]() ![]() ![]() |
Гыйльми дәрәҗә: | икътисад фәннәре нәмзәте[d] һәм фән кандидаты |
Рафис Борһанов, Рафис Тимерхан улы Борһанов (1961 ел, 17 август, ТАССР, Мөслим) — Татарстанның дәүләт һәм хуҗалык эшлеклесе, Татарстан Республикасының яшьләр эшләре буенча, спорт һәм туризм министры (2010–2014), Татарстан Республикасының премьер-министр урынбасары — фән һәм мәгариф министры (2017–2020), Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм академиясе ректоры в.б. (2020 елдан). «Бердәм Россия» фиркасе әгъзасы. ТР Дәүләт шурасы депутаты. Икътисад фәннәре кандидаты (2000), РФ (1995 елдан халыкара) салкын академиясе академигы (2012).
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1961 елның 17 августында Татарстан АССР Мөслим районы Мөслим авылында район башкарма комитеты рәисе Тимерхан Борһанов (1925-2004) гаиләсендә туган. Әтисе чыгышы белән Мөслим районы Вәрәшбаш, әнисе Иске Вәрәш авылыннан. Әтисен 1961 елда Әтнәгә КПСС райкомының беренче сәркатибе итеп, 1962 елда Арчага район шурасы башкарма комитеты рәисе итеп күчерәләр. Рафис Арчада 1нче урта мәктәпне (1978, алтын медальгә), «инженер-механик» белгечлеге буенча Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтын (1983), «икътисадчы» белгечлеге буенча читтән торып Казан дәүләт финанс-икътисад институтын (1990, аерым билгеле дипломга) тәмамлаган. Югары уку йортын тәмамлагач (1983), хәрби хезмәткә алынганчы, ТАССР һөнәри белем бирү буенча дәүләт комитетының авыл укуханәләре бүлегендә инженер булып эшли.
Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 1983 – 1985 — Совет Армиясендә хәрби хезмәттә.
- 1985 — «Казанкомпрессормаш» фәнни–җитештерү берләшмәсендә җыю участогы мастеры.
- 1985 – 1989 — «Казанкомпрессормаш»та ВЛКСМ комитеты сәркатибе, ВЛКСМның Казан шәһәр комитеты икенче сәркатибе.
- 1989 – 1996 — «Казанкомпрессормаш» ААҖ башлыгы урынбасары, цех башлыгы, икътисад бүлеге башлыгы, икътисад һәм финанслар буенча директор.
- 1996 – 1998 — Казан шәһәре администрациясе башлыгының беренче урынбасары.
- 1998 – 1999 — Татарстан Республикасы икътисад һәм сәнәгать министрының беренче урынбасары.
- 1999 – 2005 — Казанның Вахитов районы администрациясе башлыгы[2] .
- 2005 – 2010 — Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары, башкарма комитет җитәкчесе.
- 2010 – 2014 — Татарстан Республикасы яшьләр эшләре буенча, спорт һәм туризм министры [3].
- 2014 — 2017 — 5нче чакырылыш ТР Дәүләт шурасы депутаты, икътисад һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе.
- 2017 — 2020 — Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары — фән һәм мәгариф министры.
- 2020 елның 17 сентябреннән – Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясе (рус. ПГАФКСиТ) ректоры в. б.[4].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Дуслык ордены (2007)
- Хөрмәт ордены (2014)
- «Санкт-Петербургның 300 еллыгы истәлегенә» медале (2003)
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005)
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале (2011, ТР)
- Александр Невский ордены (2020)[5]
Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Хатыны Светлана Игорь кызы (1965). Балалары:кызы Алия (1989), улы Айрат (1990).
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ https://giteli.info/kazan
- ↑ ТР башкаласының «Минем Казан» сайты(рус.)
- ↑ Рафис Борһанов: «Мин Татарстан байрагын күтәрергә әзер». Азатлык Радиосы
- ↑ Бурганов назначен исполняющим обязанности ректора ПГАФКСиТ. realnoevremya.ru, 17.09.2020(рус.)
- ↑ Рөстәм Миңнеханов 46 кешегә Россия һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды. Мәдәни Җомга, 26.12.2020
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ТР Дәүләт шурасының рәсми сайты
- Р.Т. Борһанов «Чикләрсез татарлар» порталында
- Назад, в Актаныш: Энгель Фаттахов уступает место проверенному Рафису Бурганову. «БИЗНЕС Online», 04.12.2017
- Фәттахов китте, Борһанов килде. Татар мәгарифен ни көтә? Азатлык Радиосы, 04.12.2017
Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Ф.Н. Баһаутдинов. Без Мөслим балалары. К.: Идел-Пресс, 2006. ISBN 5-85247-005-4
Элгәре: Марат Бариев 2005—2010 |
Татарстанның яшьләр эшләре, спорт министры 2010—2014 |
Аннары: Владимир Леонов 2014―2018 |
Калып:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 5 нче чакырылыш депутатлары (2014-2019)
- 17 август көнне туганнар
- 1961 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Мөслим районында туганнар
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнүчеләр
- Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаучылар
- Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлаучылар
- Икътисад фәннәре кандидатлары
- Татарстанның мәгариф министрлары
- Бердәм Россия фиркасе әгъзалары
- Дуслык ордены (Россия) кавалерлары
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр
- Почет ордены кавалерлары
- Россиянең Александр Невский ордены кавалерлары