Рафис Зыязетдинов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рафис Зыязетдинов latin yazuında])

Зыязитдинов Рафис Миңлегали улы (4 ноябрь 1952 ел) – тарихчы-галим, югары мәктәп укытучысы. Тарих фәннәре докторы (2011), профессор. Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2005), Башкортстан Республикасының атказанган мәгариф хезмәткәре (2015), Башкортстан Республикасының мәгариф алдынгысы (2002).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рафис Миңлегали улы Зыязитдинов 1952 елның 4 ноябрендә Башкорт АССРның Стәрлебаш районы Кече Бузат авылында крестьян-колхозчы гаиләсендә туган. Балачак һәм яшүсмер еллары шушы районның Түбән Ибрай авылында үтә.

1960-1970 елларда Ибрай авылындагы башлангыч, Айтугандагы сигезьеллык һәм Тәтер-Арыслан авылындагы урта мәктәпләрдә укый.

Урта белем алганнан соң, 1970-1972 елларда ССCР Кораллы Көчләрендә хәрби хезмәттә була. Запаска кайтарылганнан соң, Башкорт дәүләт университетының тарих факультетына укырга керә һәм аны 1978 елда уңышлы тәмамлый.

Хезмәт эшчәнлеген юллама белән туган Стәрлебаш районының Тормай авылындагы урта мәктәптә башлый. Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы булу белән бергә класстан һәм мәктәптән тыш тәрбия эшләрен оештыручы да була, аннары мәктәп директоры вазифасын башкара. Яшь белгеч бер үк вакытта күп яклы җәмәгать эшләре белән дә актив шөгыльләнә: авыл Советы депутаты итеп сайлана, комсомол политмәгарифе челтәрендә пропагандист була, агитколлективны җитәкли, укытучылар һәм авыл яшьләренең драма түгәрәген оештырып алып бара.

Вакытлы матбугатта[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2005)
  • Башкортстан Республикасының атказанган мәгариф хезмәткәре (2015)
  • Башкортстан Республикасының мәгариф алдынгысы (2002)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]