Рафыйк Әмирханов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рафыйк Әмирханов latin yazuında])
Рафыйк Әмирханов
Туган телдә исем Рафыйк Хазим улы Әмирханов
Туган 3 гыйнвар 1932(1932-01-03)
Яңа Бүләк, Чишмә районы, БАССР, РСФСР байрагы РСФСР, / ССРБ
Үлгән 8 декабрь 2020(2020-12-08) (88 яшь)
Әлмәт, Әлмәт районы, Татарстан Республикасы, Россия байрагы Россия Федерациясе
Милләт татар
Ватандашлыгы / ССРБ>Россия байрагы Россия Федерациясе
Һөнәре нефтьче, җитәкче, төбәк тарихчысы
Ата-ана
  • Хазим (әти)

Рафыйк Хазим улы Әмирханов (3 гыйнвар 1932, Яңа Бүләк, Чишмә районы (бүгенге Благовар районы җирләре), БАССР, РСФСР байрагы РСФСР, / ССРБ8 декабрь 2020, Әлмәт, Әлмәт районы, Татарстан Республикасы, Россия байрагы Россия Федерациясе) — нефтьче-рацонализатор, төбәкне өйрәнүче.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рафыйк Әмирханов Башкортстанның Благовар районы Яңа Бүләк авылында крестьян гаиләсендә туган. Җиде еллык мәктәпне тәмамлагач, колхозда эшли (1943-47). Ишембай һөнәр училищесын (1950) тәмамлагач “Бөгелмәнефть” (1950-52), “Әлмәтнефть” (1952-54) газ һәм нефть чыгару трестларында оператор була. 1954-57 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. Солдат хезмәтеннән соң “Әлмәтнефть” идарәсенә кайта. 1961-63 елларда Мәскәүдә тау инженерлыгы буенча югары белем ала. Белеме буенча тау инженеры. Институтны тәмамлагач “Әлмәтнефть” идарәсенә скважиналарны җир асты ремонтлау буенча мастер булып урнаша. Әмирханов Р.Х нефть чыгаруның бөтен нечкәлекләрен өйрәнгән, бу өлкәдә универсал белгеч иде. Татарстан нефтенең башлангычы, үсеше, беренче нефтьчеләр, аларның эш шартлры – барсы да аның күз алдында, катнашында барды. Шуңа Әлмәттә төбәк энциклопедиясен әзерләү турында сүз чыккач, аның кандидатурасын җитәкче итеп билгеләү – бик табигый кабул ителде. Әмирхановның эчке эзләнүләренең, омтылышларының бер канаты нефть эше булса, икенче канаты тарих иде. Нәсел җепләре дә әтисе ягыннан атаклы Идегәйгә тоташа, әнисе яклап — дин эшлекләре. Рафыйк Хазимович күренекле дәүләт эшлеклесе Һади Килдебәкнең бертуганының оныгы. 1995-2005 елларда Әмирханов Р.Х. җитәкләгән Әлмәт энциклопедия төркеме төбәк тарихы буенча күп материал туплады, фәнни оешмалар, галимнәр белән бәйләнешләр барлыкка китерде, экспедицияләр оештырды, конференцияләр үткәрде. Аның җитәкчелендә Әлмәт энциклопедиясенең 1томы, “Альметьевск- Әлмәт” энциклопедик җыентыгы басылды. Тарихка кагылышлы мәкаләләрендә, китапларында халкыбыз тормышын-яшәешен бары архив документларына таянып язуны максат итеп алып эшләде. Ул барыбыз өчен дә иң мәртәбәле төбәк тарихчысы иде.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1965-68 — ”Әлмәтнефть” идарәсендә техник бүлекнең өлкән инженеры
  • 1968-70 — ”Әлмәтнефть” идарәсендә фәнни тикшеренү һәм җитештерү цехы начальнигы
  • 1970-79 -”Әлмәтнефть” идарәсендә техник бүлек начальнигы
  • 1979-83 — “Татнефть”тә бүлек начальнигы
  • 1983-86 — Ангола Республикасында нефть чыгару буенча баш инженер
  • 1986-95 -”Әлмәтнефть” идарәсендә техник бүлек инженеры
  • 1995-2005 — Әлмәт энциклопедия төркеме җитәкчесе

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нефть һәм төбәк тарихына кагылышлы китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Р.Х. Амирханов. Вклад Альметьевских нефтяников в технический прогресс отрасли. Кн. первая. Техника и технология нефтедобычи. – Казань, 2010. – 148 с., 63 ил, 29 табл.
  2. Р. Амирханов. Из истории Уфимского края. – Альметьевск: Типография ООО «ТатАвтоматизация», 2013 г. – 78 с.
  3. Р.Х. Амирханов, И.Р. Габдуллин. Нефтепромышленник Надыр Уразметов и его время. – Казань, 2014. – 120 с.
  4. Р.Х. Амирханов, И.Р. Габдуллин, М.И. Роднов. Окно в прошлое. Материалы подворной переписи 1900 – 1901 гг. – Казань: Изд-во «Яз», 2014. 459 с.
  5. Амирханов Р.Х. История нефтепромысла «Миннибаево». Нефтепромысел №2 треста «Бугульманефть», 1950 – 1952 гг. Вып. II. – Казань: Изд-во «Матбугат йорты», 2000. – 192 с.
  6. Р.Х.Амирханов, И.Р.Габдуллин. Нефтепромышленник Надыр Уразметов и нефть Татарстана. – Рухият. 2020.
  • 100дән артык рационаторлык тәкъдиме
  • 8 авторлык таныклыгы һәм патент
  • нефть чыгаруга кагылышлы 30дан артык фәнни хезмәт бастырган.
  • төбәк тарихына багышланган 20 мәкалә авторы.
  • Танылган шәхесләрнең 30 шәҗәрәсен төзегән.

Энциклопедия группасының Р.Х.Әмирханов җитәкчелегендә басырылганлган хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әлмәт төбәге тарихынна кагылышлы серия[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Из истории Альметьевского региона. Вып. I. – Казань: Изд-во Татполиграф, 1999. – 350 с. (Два издания).
  2. Казаков Е.П., Рафикова З.С. Очерки древней истории Восточного Закамья. Вып. II. – Казань: РИЦ «Дом печати», 1999. – 120 с.
  3. Галлямова А.Г., Гибадуллина Р.Н. «Альметьевское дело». Трагические страницы из истории крестьянства Альметьевского района (конец 20-х – начало 30-х гг.). Сборник документов и материалов Вып. III. Казань, Изд-во «Гасыр», 1999. – 192 с.
  4. Әхмәтҗанов М. Дастаннар ватаны. Кама аръягының көнчыгыш төбәкләре һәм татар әдәбияте тарихы. IV – че китап. – Казан: «Мәгариф», 1999. – 159 б.
  5. Әхмәтҗанов М. Үлгәннарнең каберен бел. Әлмәт төбәге эпиграфик истәлекләре. V – че китап. – Казан: «Мәгариф, 2000. – 159 б.
  6. Альметьевский регион: проблемы историко-культурного наследия. Материалы научно-практической конференции. Альметьевск, 23 – 25 ноября 1999 г. Вып. VI. – Казань: Изд-во РИЦ «Дом печати», 1999. – 240 с. Посвящена к 70-летию Альметьевского района.
  7. Проблемы изучения истории заселения и образования населенных пунктов Альметьевского региона. Материалы симпозиума. Альметьевск, 25 – 27 мая 2000 г. Вып. VII. Казань: РИЦ «Дом печати», 2000. – 208 с. Посвящена 280- летию села Альметьево.
  8. Рамазанова Д.Б. Татары Восточного Закамья: их распространение, особенности говора. Вып. VIII. – Казань: Изд-во «Магариф», 2001. – 207 с.
  9. Баязитова Ф.С. Әлмәт төбәге татарлары. Рухи мирас: көнкүреш һәм йола терминологисе, фольклор текстлары. IX – чы китап. Казан: «Мәгариф», 2001. – 320 б.

Нефть сәнәгате тарихынна кагылышлы серия[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Уразманова Р.К. Быт нефтяников-татар Юго-Востока Татарстана (1950 — 1960 гг.). Этносоциологическое исследование. Вьш. I. – Альметьевск, 2000. – 158 с.
  2. Назипова К.А. Татарские нефтяники: начало большого пути. Вып. III. – Казань: Изд-во Магариф, 2004. – 152 с.

“Мирас” журналынының төбәк тарихына багышланган махсус саннары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Мирас. №11, 2000 г.
  2. Мирас. №11, 2001 г.

Башка китаплар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Госманов М.Г., Мәрданов Р.Ф. «Шура» журналының библиографик күрсәткече. – Казан: Милли китап, 2000. – 264 б. Посвящена литературно-газетной деятельности Р. Фахретдина.
  2. Русско-татарский нефтепромысловый словарь. Более 27 000 слов. Русча-татарча нефть сәнәгате сүзлеге 27 000 нән артык сүз. – Казан: Мәгариф, 2004. – 415 с.
  3. Әлмәт Альметьевск. – Казань: Идел-Пресс, 2003. – 737 с. Посвящается 50-летию образования города Альметьевска.
  4. Альметьевская Энциклопедия. Т.1. Природа Юго-востока Республики Татарстан. – Казань: Изд-во «Рухият», 2006. – 632 с., с илл., карты. Тираж 3 тыс.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1959 — Хезмәт Кызыл байрагы ордены белән бүләкләнде.
  • 1970 “За доблестный труд. В ознаменование 100-летия со дня рождения В.И. Ленина”
  • 1977 — нефть чыгару өлкәсендәге казанышлары өчен Р.Х.Әмирхановка Татарстан АССРның атказанган нефтьчесе исеме бирелде
  • 1991 — “Татнефть”нең почетлы нефтьчесе
  • “За доблестный труд в Великой Отечественной войне 1941-1945 гг.” (1995), “50 лет Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945 гг.” (1995) медальләре иясе.
  • Хезмәт ветераны (1988).
  • Р.Х Әмирханов И.М. Губкин исемендәге (1970, 1973) фәнни техник конкурс лауреаты, ВДНХ СССР (1967, 1971, 1973, 1976) бронза медальләре белән бүләкләнгән.

Әлмәт энциклопедиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1995-2005 елларда Әмирханов Р.Х. җитәкләгән Әлмәт энциклопедия төркеме төбәк тарихы буенча күп материал туплады, фәнни оешмалар, галимнәр белән бәйләнешләр барлыкка китерде, экспедицияләр оештырды, конференцияләр үткәрде. Аның җитәкчелендә Әлмәт энциклопедиясенең 1томы, “Альметьевск- Әлмәт” энциклопедик җыентыгы басылды.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татар конгрессы сайтыннан
  • Р. Х. Әмирхановның шәхси архивыннан