Рахман Ильяс

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рахман Ильяс latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Рахман Ильяс
Туган телдә исем Габдрахман Вәкил улы Ильясов
Туган 15 март 1908(1908-03-15)
Карамасар, Ивановски вулысы, Зөя өязе, Казан губернасы, Русия империясе
Үлгән 23 август 1943(1943-08-23) (35 яшь)
Украин Совет Социалистик Җөмһүрияте, ССҖБ
Яшәгән урын Карл Маркс урамы, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union (1924–1955).svg ССҖБ
Һөнәре драматург
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Бүләк һәм мөкәфәтләре Кызыл Байрак ордены (үлгәннән соң)

Габдрахман Вәкил улы Ильясов (2 март 1908(1908-03-02), Карамасар, Ивановски вулысы, Зөя өязе, Казан губернасы, Русия империясе23 аугыс 1943(1943-08-23) (35 яшь), Украин Совет Социалистик Җөмһүрияте, ССҖБ) – мәшһүр татар драматургы.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рахман Ильяс (Габдрахман Вәкил улы Ильясов) 1908 елның 15 мартында элекке Казан губернасы Зөя өязе (хәзерге Татарстанның Апас районы) Карамасар авылында туа. Аның әтисе Вәкил абзый, социаль чыгышы белән крестьян булса да, бөтен аңлы гомерен диярлек Грозный нефть промыселларында эшләп уздыра. 1919 елның җәендә ул үзенең гаиләсен дә шунда алып китә. Яшүсмер Габдрахман Грозныйда гомуми белем алуын дәвам иттерә, 1924 елдан нефть промыселында слесарь өйрәнчеге булып эшли башлый, ә 19251927 елларда ФЗӨ мәктәбендә укый. Аны тәмамлагач, янәдән әүвәлге эшендә эшли. 1929 елда аны Грозныйдагы Шәрекъ халыклары клубы идарәсенә председатель итеп билгелиләр, аннары ул ВЛКСМның район комитетында халык мәгарифе һәм көнкүреше бүлеге мөдире хезмәтендә була. 1929 елда Коммунистлар партиясенә член итеп алына.

1931 елда Р. Ильяс Казанга килә һәм Татар коммунистлар университеттына (ТКУ) укырга керә. Ел ярым укыгач, яңадан Грозныйга кайта һәй 1933 елга кадәр нефтьчеләр өчен чыга торган күп тиражлы газета редакциясендә эшли. 1933 елдан башлап Р. Ильяс—Казандагы газета редакцияләрендә, Татарстан радиокомитетында әдәби хезмәткәр, редактор, Татарстан Язучылар берлеге идарәсендә әдәби консультант, аннары Татглавлит вәкиле булып эшли. Бөек Ватан сугышы башлануга, ул үзе теләп фронтка китә һәм рота командиры сыйфатында Украинада барган каты сугышларда катнаша. Харкау тирәсендәге шундый сугышларның берсендә, 1943 елның 23 августында, ул батырларча һәлак була. Совет хөкүмәте аны, үлгәннән соң, Сугышчан Кызыл Байрак ордены белән бүләкли.

Рахман Ильяс әдәбият мәйданына утызынчы елларның башында нефтьчеләр һәм тау халыклары тормышыннан алып язылган хикәяләре беләш килеп керә («Кем гаепле?», 1930; «Шәрифҗамал», 1932; «Таулар арасында» 1933; «Чыныгу», 1933 һ. б.). Нефть промыселларында социалистик хезмәт һәм корткычлыкка каршы көрәш темаларын яктырткан «Горизонт» (19331934) повесте язучының иҗатында аеруча күренекле урын тота. Әсәрдә эшчеләр тормышы реалистик вакыйгалар һәм индивидуальләштерелгән үзенчәлекле образлар аша шактый киң һәм сәнгатьчә ышандырырлык итеп ачыла. Әдипнең шушы ук нефть сәнәгате темасына багышланган берничә сәхнә әсәре дә бар. «Фонтан» (1939), «Танышлар» исемле драмаларында автор производствода эшләүче иске интеллигенция арасындагы сыйнфый дифференциация процессын күрсәтә, ә «Таулар тетри» (1941) пьесасында Грозный нефтьчеләренең гражданнар сугышында катнашуын сурәтли.

Рахман Ильяс 1938 елдан СССР язучылар берлеге члены иде.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]