Эчтәлеккә күчү

Рашид Темрезов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рашид Темрезов latin yazuında])
Рашид Темрезов
Карачай-Чиркәс Республикасы
Башлыгы
Вазыйфага керешкән
2011 елның 7 апреле
Аңа кадәр вазыйфа булдырылган
Карачай-Чиркәс Республикасы
Президенты
Вазыйфада
2011 елның 1 марты – 7 апреле
Аңа кадәр Борис Эбзеев[d]
Дәвамчысы вазыйфа бетерелгән
Туган 14 март 1976(1976-03-14) (48 яшь)
СССР, РСФСР, Карачай-Чиркәс АӨ[d], Черкесск
Белем Мәскәү ачык социаль университеты[d]

Рашид Темре́зов, Рашид Бориспиевич (Борисович) Темре́зов (карач.-балк. Темирезланы Борисбийни джашы Рашит; 1976 елның 14 марты, СССР, РСФСР, Карачай-Чиркәс АӨ, Черкесск) — россияле дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе. 2011 елның 1 мартыннан 7 апреленә кадәр Карачай-Чиркәс Республикасы президенты (2011 елның 26 феврале — 1 марты в.в.б.). 2011 елның 7 апреленнән Карачай-Чиркәс Республикасы башлыгы (кабард.-чирк. Къэрэшей-Шэрджэс Республикэм и Тхьэмадэ, карач.-балк. Къарачай-Черкес Республиканы Башчысы) (2016 елның 27 феврале — 18 сентябре в.в.б.)[1]. «Бердәм Россия» партиясенең Югары советы әгъзасы[2].

1976 елның 14 мартында Черкесскида карачай гаиләсендә туган[3]. Әтисе ― республикада танылган хирург, әнисе ― икътисадчы. Ата-анасы балачагын Кыргызстанда үткәргәннәр. Әтисе – Чалдыбар[d] авылында, әнисе – Военно-Антоновкада[d] туган. Әбисе уналты яшендә Ленин һәм Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры булган, аны хәтта шикәр чөгендерен җыюдагы уңышлары өчен Социалистик Хезмәт Герое исеменә тәкъдим иткәннәр[4].

Черкесск шәһәренең 3нче санлы мәктәбен, 1998 елда «Менеджмент» һәм «Финанс һәм кредит» белгечлекләре буенча Мәскәү ачык социаль университетын тәмамлаган[5].

1998 елдан ― «Карачаево-Черкесскнефтепродукт» ААҖ коммерция бүлегендә төзелеш идарәсенең коммерция директоры, «Севкавгидроэнергострой» ААҖ җитештерү-технологик комплектация идарәсе башлыгы. Металл-пластик тәрәзәләр җитештерү буенча үз предприятиесе белән җитәкчелек иткән.

2004 елдан ― «Карачай-Чиркәс Республикасының капиталь төзелеш идарәсе» республика дәүләт учреждениесе генераль директоры, аннары «электротехника компаниясе» ААҖ генераль директоры.

2004 елның 21 сентябреннән Карачай-Чиркәс республика конкурс комиссиясе әгъзасы булып тора. «Московские новости» газетасы раславынча, бу чорда Темрезов Республика Президенты Мостафа Батдыевның[d] кияве Али Каитовның[d] «уң кулы» була, ул 2006 елда республикада милекне криминаль бүлешү аркасында 7 кешене үтергән өчен хөкем ителгән[6].

2007 елда «Гадел Россия: Ватан — Пенсионерлар — Тормыш» сәяси партиясенең төбәк бүлеге советы рәисе итеп сайлана. Соңыннан Сергей Миронов боерыгы буенча читләштерелә. Америка тавышы[d] радиостанциясе мәгълүматлары буенча, Темрезов Сергей Миронов тарафыннан коррупция җәнҗалына бәйле рәвештә партиядән чыгарылган дип санала, аңа Рашид Темрезовның катнашы барлыгын үз тикшерүендә Дәүләт Думасы депутаты, журналист Александр Хинштейн[d] ачыклаган.

2009 елдан ― IV чакырылыш Карачай-Чиркәс халык җыены (парламент) депутаты[7].

2009 елдан Россия Федерациясе Президенты патронаты астында булган идарәче кадрлар резервына кергән[8].

2010 елның 12 гыйнварыннан ― «Федераль юл агентлыгының Карачай-Чиркәс Республикасы территориясендә федераль автомобиль юллары идарәсе» федераль дәүләт учреждениесе башлыгы[9].

Карачай-Чиркәс Республикасы Башлыгы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2011 елның 26 февралендә отставкага киткән Борис Эбзеев урынына Карачай-Чиркәс Президенты в.в.б. итеп билгеләнә[10][11]. Аның билгеләнүе Карачай-Чиркәстә бертигез генә кабул ителмәгән һәм СКФО Иҗтимагый советы әгъзасы Инал Гашоков сүзләренчә, «җәмгыятьтә борчу тудырган». Халыкның бер өлеше Темрезовны элеккеге президент Мостафа Батдыевның абруйлы, ләкин криминаль кланының хакимияткә кайтуы дип бәяләгән.

2011 елның 28 февралендә Россия Президенты аның кандидатурасын республика башлыгы вәкаләтләрен бирү өчен Карачай-Чиркәс халык җыены (парламенты) каравына керткән[12]. Аның кандидатурасы 1 мартта расланган[13].

2011 елның 5 июленнән 2012 елның 4 гыйнварына кадәр, 2016 елның 6 апреленнән 22 ноябренә кадәр һәм 2020 елның 21 декабреннән Россия Федерациясе Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы[14][15][16][17][18].

Вәкаләтләр чоры тәмамлану сәбәпле, 2016 елның 27 февралендә Рашид Темрезов Россия Президенты тарафыннан Карачай-Чиркәс Республикасы башлыгы в.в.б. итеп билгеләнгән[19]. 2016 елның 18 сентябрендә республика башлыгы итеп сайланган. Аның кандидатурасы өчен республика парламентының 49 депутаты тавыш биргән[20].

2021 елның 19 сентябрендә җирле парламентның 48 депутаты тавышы белән өченче срокка сайланган.

2023 елның 24 февралендә АКШ Дәүләт департаменты тарафыннан Темрезов «Украинага карата Россия операцияләрен һәм агрессиясен гамәлгә ашыруга, шулай ук РФ мәнфәгатьләрендә оккупацияләнгән Украина территорияләре белән законсыз идарә итүгә» катнашы булган затларның санкцион исемлегенә кертелгән[21], аерым алганда «гражданнарны Украинада сугышка чакырган» өчен[22][23].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • Почет ордены (2021 елның 18 ноябре) ― Карачай-Черкес Республикасының Социаль-икътисадый үсешенә керткән өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен[24]
  • Дуслык ордены (Россия, 2015 елның 23 марты) ― ирешелгән хезмәт уңышлары, күпьеллык намуслы хезмәте һәм актив иҗтимагый эшчәнлеге өчен[25]
  • Дуслык ордены (Көньяк Осетия, 2022 елның 6 сентябре, ) ― Көньяк Осетия Республикасы һәм Карачай-Чиркәс Республикасы халыклары арасында дустанә мөнәсәбәтләрне үстерүгә һәм ныгытуга зур шәхси өлеш керткән өчен[26]
  • Россия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы (2017 елның 24 октябре) ― ирешелгән хезмәт уңышлары, актив җәмәгать эшчәнлеге һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен[27]

Өйләнгән, дүрт баласы бар. Хатыны Ирина. Кызлары Милана, игезәкләр Светлана һәм София; уллары Марат.

Абыйсы Марат ― Карачай-Чиркәс клиник хастаханәсенең кан тамырлары хирургиясе бүлеге мөдире, медицина фәннәре докторы.

Энесе Теймураз республика прокуратурасында хезмәт иткән, 2012 елда Чиркәс шәһәр суды рәисе урынбасары итеп билгеләнгән[28].

  1. Парламент КЧР утвердил смену наименования «президент» на «главу республики».
  2. Высший совет партии «Единая Россия». Единая Россия. 2019-02-02 тикшерелгән.
  3. Темрезов утвержден в должности главы Карачаево-Черкесии. ИА REGNUM (2011-03-01). әлеге чыганактан 2021-01-23 архивланды.
  4. Рашид Темрезов: Работать надо с умом, а не до ночи. etokavkaz.ru. 2018-12-21 тикшерелгән.
  5. Биография. www.kchr.ru. әлеге чыганактан 2018-12-22 архивланды. 2018-12-21 тикшерелгән.
  6. Иван Атажукин. Приговор под звуки штурма 2015 елның 2 апрель көнендә архивланган. // «Московские новости», 29 декабря 2006 г.
  7. Список депутатов Народного Собрания (Парламента) Карачаево-Черкесской Республики четвёртого созыва
  8. «Пятая сотня» резерва управленческих кадров. әлеге чыганактан 2010-09-19 архивланды. 2011-02-26 тикшерелгән.
  9. Информация о назначении на сайте Федерального дорожного агентства. әлеге чыганактан 2013-08-22 архивланды. 2011-02-26 тикшерелгән.
  10. Указ Президента Российской Федерации от 26 февраля 2011 года № 235 «О досрочном прекращении полномочий Президента Карачаево-Черкесской Республики»
  11. «Единая Россия» верит в перспективы врио главы КЧР Темрезова, Вести.ру (2011-02-26). 26 февраль 2011 тикшерелде.
  12. Дмитрий Медведев внёс кандидатуру Рашида Темрезова для наделения его полномочиями главы Карачаево-Черкесской Республики.
  13. Пост главы Карачаево-Черкесии занял Рашид Темрезов 2013 елның 13 ноябрь көнендә архивланган. // Независимая газета
  14. Распоряжение Президента Российской Федерации от 05.07.2011 г. № 461-рп «О президиуме Государственного совета Российской Федерации».
  15. Распоряжение Президента Российской Федерации от 04.01.2012 г. № 6-рп «О президиуме Государственного совета Российской Федерации».
  16. Распоряжение Президента Российской Федерации от 06.04.2016 г. № 74-рп «О президиуме Государственного совета Российской Федерации».
  17. Распоряжение Президента Российской Федерации от 22.11.2016 г. № 371-рп «О президиуме Государственного совета Российской Федерации».
  18. Распоряжение Президента Российской Федерации от 21.12.2020 № 310-рп ∙ Официальное опубликование правовых актов ∙ Официальный интернет-портал правовой информации. әлеге чыганактан 2021-01-10 архивланды. 2020-12-29 тикшерелгән.
  19. Источник.
  20. Главой Карачаево-Черкесии избран Рашид Темрезов — Российская газета.
  21. The United States Imposes Additional Sweeping Costs on Russia (2023-02-24).
  22. The United States Takes Sweeping Actions on the One Year Anniversary of Russia’s War Against Ukraine (2023-02-24).
  23. Госдеп США ввел санкции против глав Кубани и Адыгеи (2023-02-24).
  24. Президента Российской Федерации от 18 ноября 2021 года № 659 «О награждении государственными наградами Российской Федерации».
  25. Указ Президента Российской Федерации от 23 марта 2015 года № 151 «О награждении государственными наградами Российской Федерации».
  26. Указ Президента Республики Южная Осетия от 6 сентября 2022 года «О награждении Орденом Дружбы Темрезова Р. Б.».
  27. Распоряжение Президента Российской Федерации от 24.10.2017 № 369-рп «О поощрении».
  28. Темрезов, Рашид Бориспиевич. ТАСС. 2018-12-21 тикшерелгән.