Рашкы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рашкы latin yazuında])

Рашкы[1][2] (рус. Снежная крупа) — ак төстәге, диаметры 2 – 5 мм булган, карга охшаган кисәкчекләр. Үтә күренмәле булмаган, дөрес түгел түгәрәк яки конус формасында очраучы, болытлардан төшә торган каты атмосфера явым-төшеме. Һаваның температурасы 0 °C якын булганда җиргә төшә. Кайчакта рашкы үзе генә, кайвакытта кар белән бергә яварга яки ишеп кар яву алдыннан төшәргә мөмкин.

Рашкы яву
Кичтән яуган рашкы бөртекләре иртән

Төрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Кар рашкысы — карга охшаган кисәкчекләр (төшләр)
  • Боз рашкысы — тыгыз боз кисәкчекләре

Кар рашкысы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кар рашкысы кар бөртекләре югары болыт катламыннан суынган вак тамчы бөртекләреннән торучы аскы болыт катламына эләккәндә барлыкка килә. Кар рашкысы кисәкләре кар бөртегеннән күзгә күренеп аерылып торган кристаллик нигезе булмавы белән аерыла.

Боз рашкысы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Боз рашкысы — өсте үтә күренмәле, кечкенә генә ак төше дә булган бөртекләр — рашкы болытның түбән катламындагы эрерәк булган һәм суынган тамчы бөртекләре белән бәрелешкәндә барлыкка килә.

Халык авыз иҗатында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар халык мәкале[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тургайга яңгыр тисә, баласын яшерә;
Рашкы тисә, үз башын яшерә.

Халык сынамышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Каз авызын шакылдатса, рашкы явар.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татар теленең орфография сүзлеге (авторлары Фуат Ганиев, Илһамия Сабитова). К.: «Раннур» нәшрияты. 2002, 273нче бит. ISBN 5-900049-59-0
  2. Татарча-русча сүзлек. М.: Советская энциклопедия, 1966, 447нче бит.