Эчтәлеккә күчү

Раштрапати-Бхаван

28°36′52″ с. ш. 77°11′59″ в. д.HGЯO
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Раштрапати-Бхаван latin yazuında])
Резиденция[d]
Раштрапати-Бхаван
вице-король йорты

һинди राष्ट्रपति भवन
Шәһәр Нью-Дели
Урын Нью-Дели округы[d]
Лаихә авторы Эдвин Лаченс[d]
Сайт rashtrapatibhavan.gov.in

Раштрапати-Бхаван («Президент сарае»; һинди राष्ट्रपति भवन) ― Һиндстан Президентының рәсми резиденциясе. Ул Нью-Дели административ комплексының үзәген тәшкил итә[1].

Джайпур колоннасы[d]
Раштрапати-Бхаван

Бина 1929 елда инглиз архитекторы Эдвин Лаченс[d] проекты буенча Һиндстанның Британия вице-короле сарае сыйфатында төзелеп беткән. Комплексны төзү 1910-елларда башланган һәм 1929 елга кадәр өзеклекләр белән дәвам иткән, вак эшләнмәләр 1930 елга кадәр дәвам иткән [2]. Төзелешкә 700 миллионнан артык кирпеч һәм 85 мең кубометр чамасы таш киткән.

Төзелеп беткәч, Раштрапати-Бхаван Һиндстан генерал-губернаторы, 1950 елдан ― республика Президенты резиденциясенә әверелә. Хәзерге вакытка кадәр Нью-Делидагы Президент сарае дөньяда дәүләт башлыгының иң эре резиденциясе булып кала бирә.

Һиндстан Президентының бөтен ил буенча башка резиденцияләре дә бар, шул исәптән Дехрадунда Раштрапати-Ашиана, Хәйдәрабадта Раштрапати-Нилаям һәм Шимлада Раштрапати-Нивас.

Архитектура стиле

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

Комплекс берничә архитектура стилен берләштерә. Президент сарае Һинд-сарацин[d], кайвакыт инглиз-һинд архитектура стиле дип аталган стильдә эшләнгән, Көнбатыш монументальлеге биредә Көнчыгыш ảркалары һәм гөмбәзләре барлыкка китергән декоративлык белән яраша. Британия традициясендә комплекс төзелгән стиль кайвакыт Дели ордеры (ингл. Delhi order) дип йөртелә.

Сарай комплексының гомуми мәйданы 132 гектар тәшкил итә. Бинаның гөмбәзе Рим Пантеонының[d] гөмбәзен хәтерләтә. Сарайда 340 бүлмә; барлык бүлмәләрнең мәйданы — 19 мең м2 тирәсе. Сарай янында киң җәмәгатьчелек өчен ачык булган гөлчәчәк бакчасы урнашкан.

Сарай каршындагы мәйданда Джайпур колоннасы[d] ― Һиндстан вице-короленә Джайпур кенәзлеге[d] идарәчесеннән бүләк калкып тора. Каршы якта элек «Моголлар бакчасы» буларак билгеле булган «Үлемсез бакча» җәелеп ята[3] Аның планировкасында Көнчыгыш һәм Европа бакча-парк сәнгате алымнары берләштерелә. Биредә сулыклар, каналлар һәм фонтан каскадлары яшел чирәмлекләр, түшәлгән юллар һәм чәчәк түтәлләре белән аралашкан.