Раштуа утравында (Австралия) ислам
Раштуа утравында ислам | |
Дәүләт |
![]() |
---|---|
Административ-территориаль берәмлек | Остров Рождества[d] |


Раштуа утравында ислам (ингл. Islam in Christmas Island, гарәп. الإسلام في جزيرة كريسمس) ― иң киң таралган дин. Мөселманнар саны 2011 елдагы 14,8 % тан 2016 елда 19,4 % ка үскән. АКШ Үзәк разведка идарәсе Бөтендөнья белешмәлеге нигезендә, 1997 елда мөселман халкы гомуми халык санының (1 496 кеше) 25 % ы булган, дип бәяләнә [1].
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Австралиянең мөстәкыйль идарә ителмәүче тышкы территориясе исәпләнүче Раштуа утравында дини ышанулар төрле һәм үз эченә ислам (19.4 %), буддизм (18,1 %), христианлык (католиклар: 8,8 %, протестантлар: 1,7 %), даосизм, конфуцийчылык һ. б. диннәрне ала[2].
Раштуа утравында Ислам дине, тарафдарларының саны буенча, беренче дин булып тора, һәм нигездә, утрауның этник Малайзия халкы тарафыннан тотыла; хәзерге вакытта утрауда җирле халык юк.
Ислам оешмасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Австралия ислам советлары федерациясе (ингл. Australian Federation of Islamic Councils) Раштуа утравы ислам советын да берләштерә [3].
Австралиянең Көнбатыш Австралия штатында урнашкан Катаннинг шәһәрендә Раштуа утравы мөселманнары күпләп яши.
Мәчет[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Раштуа утравында мәчет, христиан чиркәве, Бәһаи үзәге, егермеләп кытай гыйбадәтханәсе (шуның эченнән җиде буддизм храмы) бар.
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ CIA World Factbook: Christmas Island.
- ↑ Christmas Island Religions – Demographics.
- ↑ Shahram Akbarzadeh (1 September 2001). Muslim Communities in Australia. UNSW Press. pp. 28–. . https://books.google.com/books?id=ERsRbpV8P5oC&pg=PA28. Retrieved 24 August 2012.