Резеда Сабитовская

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Резеда Сабитовская latin yazuında])
Резеда Сабитовская
Туган телдә исем Резеда Газиз кызы Сабитовская
Туган 6 сентябрь 1946(1946-09-06) (77 яшь)
Татарстан, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Әлма-матер Казан дәүләт консерваториясе
Һөнәре музыкант, мөгаллим
Ата-ана
  • Газиз Шакир улы (1893-1972), хезмәткәр (әти)
  • Фатыйма Госман кызы (1907-1983) (әни)
Кардәшләр Нәзнинә Сабитовская
Бүләк һәм премияләре «РФ мәгариф әйдәүчесе» (2003)
«Ел хатын-кызы» (2005)

Резеда Сабитовская (Резеда Газиз кызы Сабитовская) – музыкант, югары дәрәҗәле педагог. Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка училищесы (көллият) директоры (1989-2009), бүлек мөдире. РФ (2003) Һәм ТР атказанган мәдәният хезмәткәре. РФ мәгариф әйдәүчесе (2003). Ел хатын-кызы (2005).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1946 елның 6 сентябрендә Казанда музыкаль гаиләдә туа: апасы — фортепианода, абыйсы — эскрипкәдә уйныйлар. Биш яшендә ата-аналары кызын Казанның ул елларда Петр Чайковский исемен йөрткән Беренче балалар музыка мәктәбенә бирәләр. 1960 елда Казан консерваториясе каршындагы сәләтле балалар өчен махсус урта музыка мәктәбе ачылу белән, шунда күчерелә һәм аны 1964 елда тәмамлый. Казан дәүләт консерваториясен 1969 елда тәмамлый. Төрле елларда А.В. Чернышёва, В.Н. Фрейман, Э.А. Монасзон классларында махсус фортепиано буенча укый.

Резеда Сабитовская җитәкчелек иткән елларда Казан музыка көллиятенең өстәмә икенче бинасы төзелә.

Хезмәт баскычлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Резеда Сабитовская

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • РФ атказанган мәдәният хезмәткәре (2003).[2][3]
  • ТР атказанган мәдәният хезмәткәре.
  • РФ мәгариф әйдәүчесе (2003).
  • Ел хатын-кызы (2005).
  • «Казанның меңьеллыгы хөрмәтенә» медале.
  • «Хезмәт ветераны» медале.
  • ТР президентының Рәхмәт хаты.
  • РФ театр әһелләре берлеге әгъзасы.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. «Татарский энциклопедический словарь». Казан , Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999.
  2. «Татарская энциклопедия». Казан, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002-2014.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]