Резеда Фәйзуллина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Резеда Фәйзуллина latin yazuında])
Резеда Фәйзуллина
Туган 16 гыйнвар 1956(1956-01-16) (68 яшь)
Әмир, Хәлекәй авыл шурасы[d], Стәрлебаш районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт медицина университеты
Һөнәре тикшеренүче, педиатр, врач-иммунолог, аллерголог
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор[d]

Фәйзуллина Резеда Мансаф кызы (16 гыйнвар 1956 ел, Әмир авылы, Стәрлебаш районы, Башкорт АССР ы) — СССР, Россия педиатры, аллерголог-иммунологы. Башкортстан Республикасының атказанган табибы (2010). Россия Федерациясе сәламәтлек саклау отличнигы (2013). Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы (2017)[1].

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәйзуллина Резеда Мансаф кызы 1956 елның 16 гыйнварында Башкорт АССРының Стәрлебаш районы Әмир авылында туган.

Стәрлебаш районында дала чиясе һәм дала миндале

1983 елда Башкорт дәүләт медицина институтында белем ала. 1989—1992 елларда «Педиатрия» һөнәре буенча госпиталь педиатриясе кафедрасында аспирантурада укый. 1992 елда Педиатрия» һәм «Аллергология һәм иммунология» һөнәрләре буенча медицина фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә дәгъва итеп диссертация яклый. 1999 елда — «Педиатрия» һәм «Аллергология һәм иммунология» һөнәре буенча докторлык диссертациясен яклый. 2001 елда профессор дәрәҗәсен ала.

1983—1987 елларда Уфа шәһәренең 6 нчы һәм 18 нче хәстаханәләрендә эшли. 1992 елдан Башкорт дәүләт медицина университетында эшли, бер вакытта 1996 елдан — Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының балалар баш аллергологы.

1992—1994 елларда — ассистент, госпиталь педиатрия кафедрасында доцент һәм профессор, 1994—2011 елларда — балалар авырулар пропедевтикасы, 2011—2016 — Уфа медицина университетында методик бүлеге начальнигы, бер вакытта бүгенге көнгә кадәр — педиатрия курслары белән факультет педиатрия, неонатология кафедрасы һәм ИДПО симуляция үзәге профессоры.

Аллергологлар һәм клиник иммунологлар Европа ассоциациясенең һәм респиратор җәмгыйәтенең Европа Конгресында, респиратор патология буенча Консенсусларда, педиатрия, респиратор патология, аллергология һәм иммунология буенча Россия Төбәк-ара фәнни-гамәли конференцияләрдә докладлар белән чыгыш ясый. Берничә күп үзәкле халыкара һәм Россия клиник эзләнү җитәкчесе, фәнни-тикшеренү эшләре буенча Дәүләт заказы җитәкчесе, сулыш органнары авырулары буенча Россия Милли Конгресы педиатрия секциясе оештыру комитеты әгъзасы (2009 -2018 йй.), идарә һәм Бөтенрусия респиратор җәмгыяте әгъзасы, Башкортстан Республикасында бүлек җитәкчесе.

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Резеда Файзуллинаның фәнни эшчәнлеге балаларда һәм үсмерләрдә аллергия авыруларын өйрәнүгә бәйле. Фәйзуллина катнашында бронхиаль астма вакытында психоэмоциональ бозылуларны дәвалау, кискен пневмонияне иртә диагностикалау һәм дәвалау ысуллары эшләнә[2].

Фәйзуллина Резеда Мансаф кызы җитәкчелегендә медицина фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә дәгъва итү буенча 8 диссертация яклана.

Аллергиягә тест

Респиратор җәмгыятенең Европа Конгрессында һәм аллергологлар һәм клиник иммунологларның Европа ассоциациясендә, респиратор патология буенча Консенсуслар, педиатрия, респиратор патология, аллергология һәм иммунология буенча Россия һәм Төбәк-ара фәнни-гамәли конференцияләрдә докладлар белән чыгыш ясый. Берничә күп үзәкле халыкара һәм Россия клиник эзләнү җитәкчесе, фәнни-эзләнү эшләре буенча Дәүләт заказы җитәкчесе, сулыш авырулары буенча Россия Милли Конгрессы педиатрия секциясенең оештыру комитеты әгъзасы (2009 -2018 елларда.), Бөтенрусия респиратор җәмгыяте һәм идарәсе әгъзасы.

320 дән артык гыйльми хезмәтләр, 3 монография һәм 2 уйлап табу авторы. Башкортстан Республикасының Аллерголог-иммунологлар ассоциациясе рәисе (1998 ел).

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • УМО РФ грифы белән 4 уку дәреслеге: «Клинические особенности патологии органов дыхания у детей»// Учебное пособие для студентов, Уфа, 2011.-84с.,
  • «Синдром токсикоза с эксикозом у детей»//Учебное пособие для студентов, Уфа, 2012. −66с.,
  • «Аллергические заболевания у детей»//Учебное пособие для студентов по элективу «Аллергология и иммунология», Уфа, 2011.-126с., *"Аллергенспецифическая иммунотерапия"//Учебное пособие для ординаторов-2017.-70с.
  • «Пропедевтика детских болезней», изд-во «ГЭОТАР-Медиа», М. 2012 г.-680с. (соавт.),
  • «Пропедевтика детских болезней», второе издание, изд-во «ГЭОТАР-Медиа», М. 2017 г.-520с.(соавт.)
  • «Детские болезни», изд-во «ГЭОТАР-Медиа», М 2015 г.-832с.(соавт.)
  • Учебное пособия «Педиатрия. История болезни», «ГЭОТАР-Медиа», 2016 г.-96с., *"Аккредитация по педиатрии. Типовые ситуационные задачи", «ГЭОТАР-Медиа», 2017 г.-384с.,
  • педиатрия буенча клиник тәҡъдимнәр, кулланмалар һәм фәнни-гамәли программалар автордашы: Пособия для врачей под. ред В. А. Тутельяна «Специализированные продукты питания для детей с аллергией к белкам коровьего молока» М.-2015г-68с., «ПРИМА: Педиатрические рекомендации по иммуномодулирующим препаратам а амбулаторной практике», М.,2015 г.-56с, Клинических рекомендаций «Внебольничная пневмония у детей», М., 2015 г.-64с., Научно-практической программы «Внебольничная пневмония у детей. Распространенность, диагностика, лечение и профилактика»-М.,- 2012.-64с., Научно-практической программы «РАДАР. Аллергический ринит: рекомендации и алгоритм при детском аллергическом рините».-М., 2015.-80с., Клинических рекомендаций «Круп у детей. Острый обструктивный ларингит. МКБ −10J05.0», М.-2016.-24с., Научно-практической программы «ДИКОВИНА», М.-2018 г.-128с, Национальной программы «Бронхиальная астма у детей. Стратегия лечения и профилактика». — Научно-практическая программа. М., 2012.-2017 гг. −84с.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аллегорически болезни у детей, проживающих в регионе с развитой химической и биотехнологический промышленностью : автореферат дис. ... кандидата медицинских наук : 14.00.09. — Москва, 1992. — 28 c.  : ил. Педиатрия ; Аллергология и иммунология

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег <ref>; для сносок БЭ Файзуллина Резеда Мансафовна не указан текст
  2. Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег <ref>; для сносок Баш ГМУ Кафедра факультетской педиатрии с пропедевтикой не указан текст