Резедә Сәләхова
Резедә Сәләхова | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Резедә Нурислам кызы Сәләхова |
Туган | 8 декабрь 1989 (35 яшь) СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Казан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Һөнәре | актриса |
Җефет | Артем Пискунов |
Балалар | улы Әскәр |
Бүләк һәм премияләре | ![]() Дамир Сираҗиев премиясе (2024) ![]() |
Сайт | https://vk.com/id72683311 |

Резедә Сәләхова, Резедә Нурислам кызы Сәләхова (1989 елның 8 декабре, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) ― драма актрисасы. Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты (2008 елдан). Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреаты (2024). Татарстан Республикасының атказанган артисты (2024). «Тантана» премиясе лауреаты (2025).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1989 елның 8 декабрендә Казан шәһәрендә туа. 2008 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында эшли башлый. Казан (Идел буе) федераль университетын тәмамлаган[1]. Казан театр училищесында укыта, студентларга сәхнә теле буенча индивидуаль дәресләр үткәрә. Бөтенроссия Сабан туе бәйрәмнәрен алып бара. «Хозур» ТВ каналында кызыклы тапшырулар алып барган[2].
Театрда сәхнәләштергән рольләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]РОЛЬЛӘРЕ:
- Заһидә Тинчурина - Сәйдәш. Йокысызлык
- Яшь Шәмсегаян - Өч аршын җир
- Сәрвәрнең дус кызы - Башмагым JAZZ
- Гөләндәм - Гөләндәм туташ хатирәсе
- Гөлназ - Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр
- Чулпан - Чулпан
- Су анасы - Шүрәле-online
- Фәридә - Өзелгән яфраклар
- Гайни - Назлы кияү
- Мәйсәрә - Кияүләр
- Сәрвәр - Сүнгән йолдызлар
- Гөлүзә - Өти балак Гөлүзә
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2024 ― Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреаты[3]
- 2024 ― Татарстан Республикасының атказанган артисты [4]
- 2025 — «Тантана» премиясе лауреаты ― «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинацииясендә ― Тинчурин театрында куелган «Якын кешеләр» спектаклендә Шәрифә роле[5]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Саляхова Резеда Нурисламовна / Артисты. Татарский государственный театр драмы и комедии имени Карима Тинчурина
- ↑ Мөршидә Кыямова. Резеда Сәләхова: «Театрымны үлеп яратам!» «Идел», 16.12.2021
- ↑ Министерство культуры Республики Татарстан
- ↑ Лаек! «Акчарлак», 9.10.2024 №40 (1149), 32нче бит
- ↑ Во Всемирный день театра объявили победителей Ежегодной театральной премии Министерства культуры Республики Татарстан «Тантана». Министерство культуры Республики Татарстан, 27.03.2025
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Резедә Нурислам кызы Сәләхова. Кәрим Тинчурин исемендәге театр сайты.
- Резедә Сәләхова: «Эштә – коллегалар, өйдә – ир белән хатын без». Алисә Шәрәфиева, Шәһри Казан, 31 октябрь 2018
- Резедә Сәләхова: "Кияүгә чыгасым килмәгән иде..." 2021 елның 6 март көнендә архивланган.. "Акчарлак" газетасы, 10 Сентябрь 2020