Эчтәлеккә күчү

Резида Зарипова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Резида Зарипова latin yazuında])
Резида Зарипова
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Резида Фидай кызы Зарипова

Туу датасы:

27 апрель 1974(1974-04-27) (51 яшь)

Туу җире:

СССР, РСФСР, БАССР, Караидел районы, Сөендек

Һөнәре:

драма актеры

Гражданлыгы:

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

1993―х.в.

Бүләк һәм премияләр:

БР атказанган артисты (2008)БР халык артисты (2023)

Резида Зарипова, Резида Фидай кызы Зарипова, кыз фамилиясе Зәйнетдинова (Резида Фидаевна Зарипова; 1974 елның 27 апреле, СССР, РСФСР, БАССР, Караидел районы, Сөендек) ― драма артисты, 1993 елдан Уфа «Нур» татар дәүләт театрының иҗади бүлегенең әйдәп баручы сәхнә остасы[1]. Башкортстан Республикасының атказанган (2008) һәм халык (2023) артисты.

1974 елның 27 апрелендә[2] Башкортстан АССР Караидел районы Сөендек авылында колхозчылар Рәйсә белән Фидай Зәйнетдиновларның җыр-моң яратучы гаиләсендә төпчек бала булып туган[3]. Илфак абыйсы ― баянда, Венер ― гармунда оста уйнасалар, әтисе белән әнисе, апалары матур җырлыйлар. 58 яшендә әнисе, дүрт елдан әтисе вафат булган[4]. 11 сыйныфны тәмамлаганнан соң, авылда бер ел клуб мөдире булып эшләгән.

Уфа дәүләт сәнгать институтының театр факультеты актерлык бүлегенә укырга кергән. «Нур» татар театры өчен махсус җыелган беренче (республиканың төрле районнарыннан килгән, студент чактан ук театрда эшләгән 15 кешелек) төркемдә укыган [5]. Студент чагында «Нур» театрында уйнаган беренче роле ― Гозәир Хаҗибәковның «Аршин мал алан» спектаклендәге Асия роле. Төркемдәшләре: Рушат Мөдәрисов, Миңнинур Сәетова-Гыйззәтуллина, Эльмир Газизуллин, Айсылу Гомәрова, Лияна Хәертдинова һ.б.

1993 елда Уфа дәүләт сәнгать институтын «драма театры һәм кино актеры» белгечлеге буенча тәмамлаганнан соң, «Нур» театрында эшли башлаган[6].

« Өч дистә елга якын Уфа «Нур» татар дәүләт театры сәхнәсендә тудырган «Назлы кияү»дә ― Нәгыймә, «Ак калфак»та ― Гафия, «Су юлы»нда ― Зөләйха, «Упкын өстендә уен»да ― Гайшә һәм башка төрле пландагы рольләрне күңелен биреп башкарды. Шулай да тамашачы күңелендә ул һәрвакыт «Игезәкләр»дәге Раушания, «Җизнәкәй»дәге Нәфисә булып калачак. Труппаның нигезе үз амплуасын тапкан, гел хәрәкәттә булган артистлардан торырга тиеш. Резида Зарипова нәкъ менә шундый. Ул башкарган ролен сәхнәләштерүгә бик җентекле килә. Аның эчкерсез, чагу юмор хисе белән сугарылган чыгышлары тамашачыны аеруча җәлеп итә. Талантлы кеше бар яктан да талантлы була бит ул. Резида Зариповага табигать актерлык осталыгы гына түгел, моңлы тавыш һәм шигырь язу сәләтен дә бүләк иткән[6]
Эльвина Хәсәнова, «Өмет» газетасы
»

Театр режиссеры Илдар Вәлиев, баш режиссер Азат Җиһаншин белән матур рольләр иҗат иткән.

«Хаҗи әфәнде өйләнә», «Иреңне миңа сат», «Балконнан төшкән мәхәббәт», «Американ», «Мәхәббәт тозагы» спектакльләренә музыкаль бизәлеш өчен җыр текстлары язган.

Уфа «Нур» татар дәүләт театры
Хәзерге рольләре
Башкарган рольләре

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

1994 елдан кияүдә. Ире Рәсим (Дүртөйле районы Манчар авылыннан) һәм улы Алмаз нефть өлкәсендә эшлиләр[11], кызы Азалия.

  1. Наиля Искандерова. Культура и искусство: итоги и перспективные планы. «Вечерняя Уфа», 26.12.2023(рус.)
  2. С Юбилеем поздравляем. СТД Республики Башкортостан ВКонтакте, 2.05.2024
  3. Зарипова Резида Фидаевна. Уфимский государственный татарский театр «Нур»
  4. Зөһрә Исламова. «Тормышны яратып яшәргә кирәк!» «Кызыл Таң», 30.04.2024
  5. Свое сердце дарю зрителям! «Уфимские ведомости», 8.05.2024(рус.)
  6. 1 2 Эльвина Хәсәнова. Кабатланмас Резида. «Өмет», 27.05.2019
  7. Наши спектакли. Уфимский государственный татарский театр «Нур»
  8. Указ Главы Республики Башкортостан от 20.12.2023 N УГ-1146 О присвоении почетных званий Республики Башкортостан
  9. Торжественная церемония награждения прошла в рамках заседания Совета по культуре РБ.(үле сылтама) Министерство культуры Республики Башкортостан, 23.12.2023
  10. В Уфе актриса театра «Нур» Резида Зарипова награждена медалью Станиславского. Башинформ, 29.04.2024
  11. Зарипова Резида Фидаевна. Дворец культуры муниципального района Караидельский район