Резус-фактор

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Резус-фактор latin yazuında])

Резус-фактор (Rh) — кешеләр һәм бәңгәл макакалары эритроцитларында булган антиген.

РФ бар яки юклыгына карап уңай резуслы (Rh+, кешеләрнең 85%) вә кире резуслы (Rh—, кешеләрнең 15%) организмнарга аерылалар. Кан җибәрүдә резус-фкторның гамәли әһәмияте зур. Кире резуслы кешеләргә уңай резуслы кешеләрнең каны җибәрелсә яки кире резуслы хатынның бала яралгысы уңай резуслы булса, иммун авыруның барлыкка килүе мөмкин. Мондый халәтләрне аныклау һәм дәвалау хәзер яхшы юлга куелган. Бала тудыру вакытында, шулай ук, кан җибәрүдә кан төркемен кебек, резус-факторны да, әлбәттә, исәпкә алу шарт.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]