Рейкьявик мәчете

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рейкьявик мәчете latin yazuında])
Мәчет
Рейкьявик мәчете
исл. Moskan í Reykjavík
Ил Исландия
шәһәр Рейкьявик, Армули (Ármúli) 38, 3нче кат
Дин Ислам
Кайсы дини агымга карый сөнни
Бина төре мәчет
Төп даталар:
2002 (ачылган)
Халәте гамәлдә
Сайт Рәсми сайт

Рейкьявик мәчете (исл. Moskan í Reykjavík) — Исландия башкаласы Рейкьявикта урнашкан ислам гыйбадәтханәсе, мәчет. Исландиянең мөселманнар берләшмәсе (исл. Félag múslima á Íslandi) көче белән ачылган.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Исландиядә ислам

Исландия турында беренче булып гарәп сәяхәтчесе Әл-Идриси (1100—1164) «Нузхат ал-муштак фи-хтирак ал-афак» (Tabula Rogeriana, 1154) китабында телгә ала.

1971 елда Исландиядә ислам динен тотучы 5, 2019 елда 2 000 кеше исәпләнә[1]. Бу — Исландия халкының (357 050 кеше, 2018) якынча 0,3% ы. Күпчелек мөселманнар Рейкьявикта яки башкала читендә яши, шулай ук башкаладан 412 км ераклыктагы Дальвикта(рус.) Косово качаклары-мөселманнар урнаштырылган.

Исландиянең мөселманнар берләшмәсе 1997 елда оеша. Берләшмәне нигезләүче, хәзерге җитәкчесе һәм Рейкьявик мәчетенең имамы1971 елда Иерусалимнан (Фәләстыйн) килгән хаҗи Сәлмән Әл-Тамими (Salmann Tamimi)[2].

Мәчет ачу өчен рөхсәт 2000 елда алынган. 2002 елда шәһәрнең Ármúli районындагы офис бинасының арендага алынган 3нче катында мәчет ачылган. Мәчеттә көндезге һәм төнге намазлар укыла, аларга җирле исландиялеләрдән һәм төрле кыйтгалардан килгән мөселманнардан 30 га якын кеше җыела. Дини бәйрәмнәр уздырыла, никах укыла, мөселманча җирләү хезмәте эшли. Арендага түләү өчен акча Исландиянең мөселманар берләшмәсе милкендәге кибеттән, кафедан керә.

Яңа мәчет проекты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яңа мәчет проекты

Исландиянең мөселманнар берләшмәсе башкала муниципалитетына 2000 елда ук Рейкьявикта (аерым бинада) тагын бер мәчет төзүгә заявка биргән. 2013 елда 1 600 квадрат метр җир (мәчет бинасына 800 квадрат метр) бүленеп, яңа мәчет төзелешенә рөхсәт алынган. Әмма 2019 елда да мәчет проекты расланмаган. Проект архитекторы Гуджон Магнуссон (Guðjón Magnússon)[3].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]