Рейно чире

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рейно чире latin yazuında])
Рейно чире
Сурәт
... хөрмәтенә аталган Морис Рейно[d]
Саклык белгечлеге Иммунология һәм ревматология[d]
ICPC 2 идентификаторы K92
 Рейно чире Викиҗыентыкта

Франция табибы исеме белән аталган бу авыруны ике төргә аералар. Беренчесе, Рейно авыруы — бөтен очракларның 50 % ын тәшкил итә, икенчесе—Рейно синдромы системалы патологиянең клиник картинасының билгесе булып тора. «Синдром» дигән сүз берәр төрле авыруга хас булган билгеләр җыелмасын аңлата. Әледән-әле көчле булып кабатланып торган, куллар һәм аякларның бармакларында кан йөреше акрынаю һәм тукталуы аркасында килеп чыккан өянәк кебек авыру, тиренең төсе агаруы һәм сизү сәләтен югалтуы, оюы белән характерлана. Өянәк ахырында еш кына авырту көчәеп, кан тамырларының шактый нык кызарып киңәюләрен күзәтергә була.

Рейно авыруы психик травмалар булганда, өшүләрдән, гормональ үзгәрешләрдән соң (тиреотоксикоз, хатын-кызларның күкәйлекләре ’ алынган очракларда Һ.6.), никотин белән агуланганда очрый.

Авырулар кулларының, сирәгрәк очракта аяк табаны, аяк бармакларының туңуына Һәм оюына зарланалар. Бик сирәк кенә бит, колак яфраклары, борын канатлары да зыян күрәләр.

Бу авыру белән ешрак 20-40 яшьләрдәге хатын-кызлар җәфа чигәләр.

Авыруның беренче стадиясендә ике очлык бармакларының артерияләрендә спазмнар була, алар суыктан, авыртудан, көчле эмоцияләрдән соң килеп чыгалар. Җылы, коры һава булганда өянәкләр бетеп тора яисә сирәк була. Икенче стадиядә тире күксел төс ала (бигрәк тә кулларны аска төшереп тотканда). Өченче стадиядә бармакларның шешенүе күзәтелә, тукымаларында артык сыеклык җыелып, алар бик тиз зарарланучап булганлыктан, кечкенә яралар барлыкка килә.

Бик еш спазмнар булып торганда, нечкә кан тамырларында тромб барлыкка килеп, җәрәхәт ясала һәм ул үлекләргә дә мөмкин.

Авыруның акросклеротик формасында тире юкара, аның өсте шомара, ялтырый башлый, аларда пигментлар югала һәм җәрәхәтләр барлыкка килә.

Аяк-кул бармаклары нечкәреп, сөякләрдә остеопороз авыруы башланырга мөмкин. Җепселле тукымаларның нык үсеп китүе мускулларда һәм сеңерләрдә үзгәрешләр китереп чыгаруга, буыннарның хәрәкәтләнүенең чикләнүенә, бармакларның бозылып кыскаруына китерә. Зарарлану симметрияле рәвештә дәвам итеп, берьюлы ике очлыкта да күзәтелә. Патология фоны ике елга якын үзен бик сиздерми. Аннан соң өянәкләр еш кабатлана.

Рейно синдромы да аяк-кулларны гадәттә симметрияле рәвештә зарар­ лый, симметриясез дә булырга мөмкин, кайвакыт 1-2 бармак кына да зарарлана. Бу синдром вакытында бик еш трофик (күзәнәк туклануы процесслары җыелмасы) үзгәрешләр барлыкка килә, бармак очлары җә­ рәхәтләнеп, гангренага дучар булалар. Шунысын да әйтергә кирәк, бу синдром күренешләре күзәтелгәндә, алгы планга склеродермия, кызыл төче авыруы, сирингомиелия, умыртка шеше, вибрация авырулары һәм бүтән авырулар чыга, ә Рейно синдромы икенче урында кала. Диагноз куяр өченп инструменталь һәм лаборатор тикшерүләр уздыралар. Кулларның нурлы артерияләрендә пульсның сакланып калуы, бүтән авырулар белән элемтә булмавы, бармакларда гангрена күренешләре, капилляроскопия ясаганда үзгәрешләр күзәтелмәве Рейно авыруын ачыкларга ярдәм итә.

Авыруларны дәвалау өчен төрле методлар кулланыла. Иң әүвәл салкын­ нан сакланырга, җылы киенеп йөрергә, гомумән, күбрәк җылы урыннарда булырга киңәш ителә. Вибрация ясый торган инструментларны тормышта булдыра алган кадәр кулланмаска тырышырга кирәк. Тәмәке тарту кебек зарарлы гадәтне оныту зарур. Стресс халәтен булдырмаска тырышыгыз.

Тамырларны чыныктыру өчен кул чугына контраст ванналар ясау файдалы.

Режим, диета сакларга, кулларга җылы бияләй, перчаткалар киеп йөрергә, тәмәке тартмаска, арыш алколоидларын (организмга бик көчле тәэсир итә торган азотлы органик кушылма) кабул итмәскә, каты чәй, кофе эчмәскә тәкъдим ителә. Диетага майлы арахидон (Б витамины), линол, линолен кислоталары кертү файдалы.

Болар өстенә дарулар белән дәвалануның ярдәме тия. Табиблар кан тамырларын киңәйтүче нифедипин, фелодипин, амлодипин, дилтиазем һәм бүтән төрле даруларны билгеләргә мөмкиннәр. Зарарланган урыннарга , составында нитроглицерин булган майлар сөртәләр, пластырь куялар.

Трофик зарарланулар булганда, гипербарик оксигенлаштыруның да (барокамерада кислород белән дәвалау ысулы) ярдәме тия.

Рейно авыруы белән интегүче кешеләрне дәвалап торганда, озак еллар буена уңай нәтиҗәгә ирешеп, сәламәтлекләрен эшкә дә яраклы итеп саклап калырга була. Ләкин шуңа карамастан, Рейно синдромы 13 % очракта көчәя барып, бармакларның майлы мендәрчекләре бетүгә, ә бу үз чиратында җәрәхәтләр ясалуга, гангренага китерә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]