Рельеф формалары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рельеф формалары latin yazuında])
Рельеф формалары
Сурәт
Кайда өйрәнелә геоморфология[d]
Батиметрическая карта
 Рельеф формалары Викиҗыентыкта
Кавказдагы Арарат тавы, алгы планда — Арарат тигезлеге
Иран таулыгында Демавенд тавы кышын
Җирдә иң биек тау сырты — Һималай. Галәмнән күренеш
Эльбрусның көнбатыш һәм көнчыгыш түбәләре тирән билдәү белән аерылып тора

Рельеф формалары (рус. формы рельефа, ингл. landform) — геоморфология берәмлеге, литосфераның бозылган өслеге, Җир өслеге формалары, Җир кабыгында билгеле бер күләм алып торучы өч үлчәмле җисемнәр. Рельеф формалары ике үлчәмле (өслек) элементлар, яки рельеф кырлары (битләүләр, горизонталь яки субгоризонталь өслекләр) белән чикләнә. Кабарынкы яки уңай (тау, калкулык), батынкы яки тискәре (елга үзәне, казанлык) формаларда була алалар. Уңай һәм тискәре формалар үзара закончалыклы рәвештә урнашып, рельеф тибы хасил итә.

Төп рельеф формалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Тау яки калкулык (рус. гора, холм, ингл. mountain, hill ) — җир өстендә чагыштырмача тигез урында 200 м дан биегрәк күтәрелгән зур булмаган локаль күтәренкелек. Тау һәр ягыннан тау итәге дип аталучы топографик киселеш белән уратып алына. Тау илендәге тау түбәсен күп вакыт тау дип атау кабул ителгән (мәсәлән, Уралда Нáрода тавы, абсолют биеклеге 1 895 м).
  • Казанлык (рус. котловина, ингл. structural basin) — җир өслеге түбәнлеге. Бар ягы йомык, бер ягы ачык (елга акса, капма-каршы ике ягы ачык булырга мөмкин). Бозлык эшчәнлеге нәтиҗәсендә, тектоник хәрәкәт белән ясалырга мөмкин. Депрессия (диңгез өсте тигезлегеннән түбән яткан коры яки су белән тулган иңкүлек) сүзе урынына да кулланыла ала. Океаннарда да (кырый диңгез казанлыгы, океан төбе казанлыгы) очрый.
  • Тау сырты (рус. горный хребет, ингл. mountain range, hill range) — ике як битләве дә ачык беленеп торган сузынкы тау корылмасы. Сизелерлек озын булып сузылуы һәм яхшы беленеп торган күчәре булуы белән характерлы. Күчәр буйлап тауның иң биек түбәләре урнашкан була. Тау сырты, гадәттә, субүләр сызык булып та тора.
  • Үзән (рус. долина, лощина, ингл. valley) — убылган тискәре, туры сузылган рельеф формасы, карст эшчәнлеге нәтиҗәсендә барлыкка килгән әлләни зур булмаган йомык иңкүлек (диаметры 100 м га җитә ала). Су агымы нәтиҗәсендә барлыкка килгән эрозиядән ясала. Елга суы, ярларны һәм елга төбен юып, үзәннәр барлыкка китерә ала. Елга үзәненең бер формасы булып чокыр тора. Аркылы киселеше U хәрефенә охшаган, бозлык тарафыннан эшкәртелгән үзәннәр була. Аркылы киселеше V хәрефенә охшаган елга үзәне була. Әлеге үзән үсешенең әле яшь (башлангыч) стадиядә икәнен аңлата.
  • Билдәү (рус. седловина, ингл. col) — тектоник хәрәкәт яки эрозия нәтиҗәсендә тау сыртының түбәнәйгән формасы. Билдәү тау сырты аша үткел юлы итеп кулланыла. Антиклиналь җыерчыкның (тау токымнарының җыерчыкланып, өскә таба бөгелеп (бөгәрләнеп), күтәрелгән өлеше) җыелма өлешен дә билдәү дип атау кабул ителгән.
  • Тигезлек (рус. равнина, ингл. plain) — мәйданы буенча шактый зур булган коры җир өслеге, диңгез һәм океаннар төбе, ай өслеге рельефының иң әһәмиятле элементларының берсе. Җир өслегенең авышлыксыз диярлек (5° ка кадәр авышлык белән) һәм биеклекләре аз (200 метрга кадәр) тирбәлүе белән сыйфатланучы тигез урыны.

Классификация[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Зурлыгы буенча рельеф формаларын мегарельеф, макрорельеф, мезорельеф, микрорельеф, нанорельефка бүлеп саныйлар.
  • Килеп чыгышы буенча тектоник, вулканик, су-эрозия, бозлык, карст рельеф формаларына аералар.
  • Формасы буенча кабарынкы яки уңай, батынкы яки тискәре рельеф формаларына аерып карыйлар.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Большая российская энциклопедия. В 30 томах. М.: НИ БРЭ, 2010. ISBN 5-85270-320-6
  2. Леонтьев О. К., Рычагов Г. И. Общая геоморфология. Москва: Высшая школа. — 288 с.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]