Ренат Биккинин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ренат Биккинин latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Ренат Биккинин
Renat Bikkinin.jpg
Туган телдә исем Ренат Айсә улы Биккинин
Туган 9 март 1979(1979-03-09) (40 яшь)
Мордовия АССР, Саранск
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия байрагы Русия Федерациясе
Һөнәре классик көрәш
Бүләк һәм мөкәфәтләре Халыкара дәрәҗәле спорт остасы (2000)

Ренат Биккинин – танылган көрәшче. Грек-рим көрәше буенча Европа чемпионы (2002), Русия чемпионы (2003). Халыкара дәрәҗәсендәге спорт остасы (2000). 55 кг кадәр авырлыкта чыгыш ясаган.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ренат Айсә улы Биккинин 1979 елда Саранск шәһәрендә эшче гаиләдә туган. Чыгышы белән ул танылган көрәшче Касыйм Хәлиловның туган авылы Тауладан.

Көрәш белән беренче тапкыр 11 яшендә шөгыльләнә башлый. Бер ел буе Кязим Нарбековта шөгыльләнә.

Икенче тапкыр 15 яшендә Виктор Зотов төркемендә көрәшкә кереп китә. Зотов җитәкчелегендә берничә эчке Русия бәйгесендә җиңә.

2000 елда Токиода Дөнья студентлар беренчелегендә икенче урынга чыга.

2001 елда Русия җыелма командасына Дөнья кубогына барырга чакырыла. Франциядә узган команда бәйгесеннән алтын медаль белән кайта.

Ренатка төп уңышы 2002 елда килә. Ул Русия беренчелегендә 55 кг кадәр авырлыкта өченче урынга чыга. Европа беренчелеге уздырылган, кечкенә фин шәһәре Сейняйокида Ренат һич көтмәгәндә алтын медаль яулый. Чирек финалда румын Гаврилэны 5-0 исәбе белән, ярым финалда Дариуш Яблонскийны (3-1), финалда – болгар Теневны (4-2).

Ул елны Дөнья чемпионатына барыр өчен аңа төп көндәше Мамедалиевны Поддубный мемориалында җиңәргә кирәк була.

2003 елда Русия беренчелегендә беренче урынны ала.

Байтак халыкара ярышларда җиңүче.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]