Ренат Дәүләтьяров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ренат Дәүләтьяров latin yazuında])
Ренат Дәүләтьяров
Туган 17 август 1961(1961-08-17) (62 яшь)
Әстерхан, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре кинорежиссёр, кинопродюсер, сценаричы
Җефет Вера Михайловна Сотникова[d]

 Ренат Дәүләтьяров Викиҗыентыкта


Ренат Фәвәрис улы Дәүләтьяров (1961 елның 17 августы, Әстерхан, Әстерхан өлкәсе, ССРБ) — Россия кинорежиссеры, кинопродюсер һәм сценарий авторы. Россия продюсерлары гильдиясе президенты.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ренат Дәүләтьяров 1961 елның 17 августында Әстерханда туа. Милләте буенча әтисе — татар, әнисе — рус[1]. Ренатның әтисе Фәвәрис Дәүләтьяров — ССРБда соңгы нефть комитеты рәисе, соңрак «Роснефть» җитәкчеләренең берсе, «Концерна Нефтепродукт» ЯАҖ президенты[2][3].

Энесе — Борис Дәүләтьяров — банкир, «Халыкара үсеш банкы» коммерция банкының элеккеге хуҗасы. Лондонда яши[4].

Ренат инженер-технолог белгечлеге буенча югары белем ала.

Карьера[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1985—1987 елларда «Мосфильм» киностудиясендә декорацияләр куючы буларак эшли, шул исәптән совет кинематографы өчен әһәмиятле булган Карен Шахназаровның «Курьер» һәм Сергей Соловьевның «Асса» фильмнарында[5]. 1987—1989 елларда киностудиядә эшне дәвам итә, фильмнар директоры урынбасары вазыйфасын үти, ә 1989 елдан продюссер була.

1994 елдан «Мосфильм» киноконцернының «Круг» киностудиясен җитәкли. 1995 елда Мәскәү халыкара кинофестиваленең башкарма директоры була. 1999—2006 елларда — Мәскәү халыкара кинофестиваленең генераль директоры[6][7]. 1997 елдан «Интерфест» компаниясен җитәкли.

2001 елдан 2008 елга кадәр — Нью-Йоркта Россия киносы атналыгының продюсеры. 2003 елдан Парижда Россия киносы атналыгының продюсеры. 2005 елдан Берлинда Россия киносы атналыгының продюсеры. «Кино-Ялта» халыкара продюсерлык кинофестивален җитәкли. 2007 елдан 2009 елга кадәр — «ЗАВТРА/2morrow» халыкара заманча кино фестиваленең генераль продюсеры.

2009 елдан алып 2015 елга кадәр — Россия продюсерлары гильдиясе президенты, Аурупадан Халыкара продюсерлар гильдиясе ассоциациясе (FIAPF) вице-президенты.

2010 елдан 2012 елга кадәр — «Два в одном/ 2 in 1» халыкара кинофестиваленең генераль продюсеры[8].

2012 елда Үзәк федераль округның Иҗтимагый палатасы әгъзасы итеп сайлана[9].

2011 елда режиссер буларак «Моя безумная семья!» кинокомедияне төшереп, дебют ясый. 2012 елда экраннарга «Стальная бабочка» детектив драмасы чыкга. Ренат Дәүләтьяровның Юрий Коротковның «Американка» повесте буенча төшерелгән «Однажды» фильмы XXII «Окно в Европу» кинофестивален ачу фильмы була[10].

Шәхси тормыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче никахтан — улы Артем. 2014 елда җырчы һәм актриса Евгения Малаховага өйләнә[11]. 2019 елда пар аерылыша[12].

Фильмография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Режиссёр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2011 — Моя безумная семья!
  • 2012 — Стальная бабочка
  • 2014 — Однажды
  • 2015 — А зори здесь тихие…
  • 2016 — Чистое искусство
  • 2017 — Волшебники
  • 2019 — Донбасс. Окраина
  • 2021 — Лётчик

Сценарий авторы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2007 — Любовь-морковь
  • 2008 — Любовь-морковь 2
  • 2015 — А зори здесь тихие…
  • 2016 — Чистое искусство

Актёр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1989 — Катала — телохранитель Фомы
  • 1992 — Менялы — первый преследователь
  • 1993 — Стрелец неприкаянный — Ренат
  • 2010 — Варенье из сакуры — Томокадзу-сан, японец — кризисный директор'

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ренат Давлетьяров: кино легко снять нельзя…, archived from the original on 2014-05-12, retrieved 2021-03-14 
  2. Новости Руспрес — Давлетьяров помнит о Литвиненко. әлеге чыганактан 2013-11-01 архивланды. 2013-10-25 тикшерелгән.
  3. Ренат Давлетьяров, Люди за кадром: фото, биография, фильмография, новости — Вокруг ТВ
  4. Новости Руспрес — Банкир Давлетьяров бежал за генералом Суходольским. әлеге чыганактан 2013-11-03 архивланды. 2013-12-14 тикшерелгән.
  5. Б.Барабанов. Асса. Книга перемен. — Амфора, 208.
  6. Birgit Beumers Waves, Old and New, In Kazakh Cinema(ингл.) // Studies in Russian and Soviet Cinema. — В. 2. — Т. 4. — С. 203–209. — ISSN 1750-3132. — DOI:10.1386/srsc.4.2.203
  7. Sight and Sound. — British Film Institute, 2001. — С. 10. — 430 с.
  8. Регламент фестиваля «Два в одном / 2 in 1» 2019 елның 12 сентябрь көнендә архивланган. 2inone.ru
  9. ЦФО / Новости Общественной палаты ЦФО /Сформирован полный состав Общественной палаты Центрального федерального округа, Archived from the original on 2013-12-14, retrieved 2021-03-14 
  10. Сусанна Альперина (7 августа 2014). Старые фильмы о главном или Back in USSR. Российская газета. 2014-08-10 тикшерелгән.
  11. Женя Малахова и Ренат Давлетьяров тайно поженились
  12. Женя Малахова и Ренат Давлетьяров расстались

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]