Ренат Харис

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ренат Харис latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Ренат Харис
Туган телдә исем Ренат Мәгъсүм улы Харисов
Туган 6 май 1941(1941-05-06) (78 яшь)
Сембер өлкәсенең Чынлы районы Кәшә авылы
Яшәгән урын Толстой урамы, Казан[1]
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg ССҖБ
Flag of Russia.svg Русия
Һөнәре шагыйрь, журналист
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Бүләк һәм мөкәфәтләре РФ дәүләт премиясе (2005)
Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе
Муса Җәлил премиясе
Сайт renat-kharis.ru

Ренат Харис (тулы исеме Ренат Мәгъсүм улы Харисов) — күренекле татар шагыйре, публицист, әдәби тәнкыйтьче, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә РФ дәүләт премиясе (2005), Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге, Муса Җәлил исемендәге, Державин премиясе (2016), Башкортстанның Фатыйх Кәрим исемендәге премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать хезмәткәре.

Ул 1941 елның 6 маенда туа. 1963 елда Казан педагогик институтын тәмамлый, аннан соң Арча педагогик училищесында укыта. 19651971 елларда «Татарстан яшьләре» газетасында эшли, аннары «Яшь ленинчы» газетасының җаваплы сәркатибе.

19711973 елларда Татарстан язучылар берлегендә җаваплы сәркатиб. 19731982 елларда Ренат Харис ТАССР мәдәният министры урынбасары булып эшли. 19821989 елларда «Казан утлары» журналының баш мөхәррире.

19901995 елларда «Татарстан хәбәрләре» газетасының баш мөхәррире вазифаларын үти. 19951999 елларда Татарстан Дәүләт Советы рәисенең урынбасары.

Татар һәм урыс телләрендә чыккан 20дән артык китап авторы. Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнгән.

2005 Йосыф турында риваять балеты авторлары — композитор Леонид Любовский, либретто авторы Ренат Харис, балет артисты Нурлан Канетов әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә РФ дәүләт бүләгенә лаек була[2].

2016 елда «Г. Державин. Родники» китабы өчен Державин премиясе белән бүләкләнә[3].

2018 елда «Сөембикә» операсына либретто яза (композитор Резеда Ахиярова)[4].

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]