Репродуктив система
Репродуктив система | |
Анатомик структурасының үсеше | репродуктив системасы үсеше[d] |
---|---|
Репродуктив система Викиҗыентыкта |
Репродуктив система — күп күзәнәкле тере организмнарның хайваннарның, үсемлекләрнең, гөмбәләрнең җенси үрчүе өчен җаваплы органнар системасы. Бер төргә караган хайваннарның, башка органнары охшаш булса да, репродуктив системасы җенескә карап бик нык аерыла. Бу аерма яңа комбинациядәге генетик материал барлыкка китерә һәм токымның әйләнә-тирә мохит шартларына яраклашуын арттыра[1]. Гормоннар һәм феромоннар кебек матдәләр репродуктив системада мөһим роль уйный[2].
Умырткалыларның репродуктив системасы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Имезүчеләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Имезүчеләрнең репродуктив системасы хайваннар арасында иң катлаулысы булып исәпләнә. Җенес әгъзалары аларның тән куышлыгында урнашкан. Ата затларда ул ике орлыклыктан, орлык юлынан һәм кушылу әгъзасыннан тора. Ана затларның үрчү әгъзалары — ике күкәйлек, күкәйлек күзәнәк юллары, аналык һәм җиңсә. Күкәйлектә өлгереп җиткән ана күзәнәк сперматозоид белән очрашкач, күкәй күзәнәк күзәнәк юлының өске бүлегендә аталандырыла. Күзәнәк юлы буйлап хәрәкәт итеп, аталандырылган күкәй күп күзәнәкле яралгыга әверелә һәм азакта аналыкка килеп эләгә. Аналыкта яралгы яхшы саклана һәм анасыннан плацента (соңгылык) — ана карынындагы үсеш чорында ана белән яралгының арасындагы элемтә булдыручы әгъза аша азык ала. Аналыкта бала формалаша. Имезүчеләр тере бала тудыра.
Кошлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Кошларның репродуктив системасы корсак куышлыгында урнашкан. Ата затларның — борчак кебек орлыклыклары һәм орлык юллары клоакага ачыла. Ана затның, гадәттә, сул күкәйлеге һәм шулай ук клоакага ачылучы парсыз озын күкәй күзәнәк юлы үсеш ала. Күкәйлектә күкәйләр бер вакытта формалашмый. Күкәйлекләрнең аталануы күкәй күзәнәк юлының өске өлешендә башкарыла. Алар анда аксымлы тышча белән, ә түбән өлешендә кабык белән каплана. Күкәй күзәнәк юлыннан чыкканда кайбер төр кошларның йомырка кабыгы аерым төскә буяла.
Сөйрәлүчеләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сөйрәлүчеләрнең җенес әгъзалары тән куышлыгында умырткалыкның кабыргалары буйлап ята. Орлыклык һәм күкәйлек каналлары клоакага чыгарыла. Аталану ана зат организмы эчендә башкарыла. Кушылу өчен сөйрәлүчеләрнең махсус әгъзалары була. Ана зат салган йомыркалар күп йомырка сарысы белән тәэмин ителгән һәм тышкы тәэсирдән калын тиреле тышча (еланнар һәм кәлтәләр) яки кабык (ташбакалар һәм крокодиллар) белән сакланалар.
Җир-су хайваннары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Җир-су хайваннарының җенес әгъзалары парлы, ата затларның — озынча формадагы орлыклыгы, ана затларның тән куышлыгында урнашучы бөртекле аналыгы була. Җенес күзәнәкләре — күкәйлек һәм сперматозоидлар — күкәй күзәнәк юлы һәм орлык юлы каналлары аша клоакага чыгарыла[3]. Койрыксыз җир-су хайваннарында тышкы аталану, ә койрыклыларда эчке аталану була[4].
Балыклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Балыкларның ана күзәнәкләре һәм сперматозоидлар тән куышлыгында урнашкан күкәйлек белән орлыклыкта үсә. чыгу өчен махсус енче еге бар. Күпчелек балыкларда тышкы аталану була, шул ук вакытта эчке аталанучы һәм тере тудыручы балыклар да була. Андыйларга диңгезе алабугасы, шулай ук гуппи, кылыч балык, моллинезия кебек кайбер аквариум балыклары да керә. Аталандырылган уылдыклар ана зат тәнендә үсә, аннан алардан йөзәргә һәм тукланырга сәләтле маймычлар чыга. Маймычлар саны уылдык чәчүче балыклардан күпкә кимрәк.
Кешенең репродуктив системасы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Ирләрнең җенес системасы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- сидек куыгы (рус. мочевой пузырь);
- касык сөяге (рус. лобковая кость);
- җенес әгъзасы (рус. половой член);
- уксыман тәне (рус. пещеристое тело);
- җенес әгъзасы башы (рус. головка члена);
- җенси әгъза сөннәтлеге (рус. крайняя плоть);
- сидек каналының тышкы тишеге (рус. наружное отверстие);
- кыршау эчәк (рус. ободочная кишка);
- туры эчәк (рус. прямая кишка);
- орлык куыкчыгы (рус. семенной пузырёк);
- орлык ыргытучы көпшә (рус. семявыбрасывающий проток);
- простата бизе (рус. предстательная железа);
- купер бизе (рус. куперова железа);
- арткы юл (рус. задний проход);
- орлык юлы (рус. семенной канал);
- күкәй кушылмасы (рус. придаток яичка);
- күкәй (рус. яичко);
- умал (рус. мошонка).
Кешенең репродуктив системасы — аталандыру һәм кешене үрчетү процессын тәэмин итүче кешенең эчке һәм җенси органнары. Кешенең үрчүе җенси акт барышында аталану нәтиҗәсендә башкарыла.
- Җенси акт вакытында ирләрнең җенес әгъзасы хатын-кызның җиңсәсенә кертелә. Җенси акт ирләрнең җенес әгъзасыннан җиңсәгә орлык ату (эякуляция) белән тәмамлана.
- Орлыктагы сперматозоидлар җиңсә эчендә аналыкка таба хәрәкәт итәләр. Берничә сәгатьтән аналык көпшәсенә җитәләр. Биредә алар күкәй күзәнәк белән очрашалар. Гадәттә күкәй күзәнәккә бер генә сперматозоид үтеп керә һәм аның белән кушыла.
- Зигота уңышлы аталангач, хатын-кызның аналыгында, якынча 9 ай, кеше эмбрионы үсешә. Бу процесс кешенең йөклелеге дип атала, йөклелек бала табу белән тәмамлана.
- Бала тапкан вакытта аналык мускуллары нык кысыла башлый, һәм бала аналык муентыгына, шуннан җиңсәдән чыга.
- Яңа туган бала озак еллар буена ата-ана хәстәренә мохтаҗ. Сабыйның беренче елында хатын-кыз баланы күкрәгендәге сөт бизләре сөте белән туендыралар.
Кеше югары дәрәҗәдәге җенси диморфизм (ике форма булуы) белән аерыла. Беренче җенси билгеләрдән (җенси органнар) башка, икенче җенси билгеләр һәм җенси баш аермасы бар.
- аналык көпшәсе (рус. фаллопиева труба);
- сидек куыгы (рус. мочевой пузырь);
- касык (рус. лобок);
- җиңсә (рус. влагалище);
- телчек (рус. клитор);
- кече җенси иреннәр (рус. малые половые губы) һәм сидек юлы тишеге (рус. уретра);
- җиңсә бусагасы (рус. преддверие влагалище);
- күкәйлек (рус. яичник);
- корсак ярысы (рус. стенка брюшины);
- хатын-кыз аналыгы (рус. Матка женщины);
- аналык муентыгы (рус. шейка матки);
- җиңсәнең арткы өлеше (рус. задняя часть влагалище);
- туры эчәк (рус. прямая кишка);
- арткы юл (рус. задний проход, анус).
Чыганак
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Цузмер А. М., Петришина О. Л. Кеше. Анатомия, физиология и гигиена. / С. В. Атнаголова тәржемәсе / — Уфа: Башҡортостан китап нәшриәте, 1987. — 239 бит.
- Биология. Хайваннар: гомуми белем бирү учреждениеләре өчен дәреслек/ В. В. Латюшин, В. А. Шапкин. ISBN 978-5-295-05368-9
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Reproductive System 2001 2006 елның 22 октябрь көнендә архивланган. Body Guide powered by Adam
- ↑ Introduction to the Reproductive System. (недоступная ссылка с 23-05-2013 (1354 дней) — история, копия) SEER’s Training Website.
- ↑ Grzimek B. Grzimek’s Animal Life Encyclopedia: Volume 5 Fishes II & Amphibians.
- ↑ Grzimek, B. (1974). Grzimek's Animal Life Encyclopedia: Volume 5 Fishes II & Amphibians.. New York: Van Nostrand Reihnhold Co.. pp. p. 301-302.