Рефлекс
Рефлекс | |
![]() | |
NCI Thesaurus идентификаторы | C78342 |
---|---|
![]() |
Рефлекс - организмның үзәк нерв системасы катнашында һәм аның контрольлегендә тынычсызлауларга җавап бирүе.
Үзәк һәм периферик нерв системасы.
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Күпчелек нейроннар баш һәм арка миендә урнашканнар. Алар үзәк нерв системасын тәшкил итәләр. Бу нейроннарның бер өлеше үзәк нерв системасыннан читкә чыга: аларның озын үсентеләре бәйләмнәргә җыела һәм нервлар составында тәннең бөтен органнарына килә. Аларның кайберләре (сизүче нерв җепселләре) тышкы тирәлектә барган вакыйгалар турында информацияне органнардан ала. Икенчеләре (башкаручылар) органнар белән идарә итүче һәм аларның эшенә юнәлеш бирүче мидән килгән боерыкларны тапшыра. Информацияләрнең һәр ике төре дә электрохимик сигналлар — нерв импульслары рәвешендә тапшырыла.
Үзәк нерв системасыннан читтә, нервлардан тыш, нейрон тәннәренең тупланмалары — нерв төеннәре очрый. Нервлар һәм нерв төеннәре нерв системасының периферик өлешен тәшкил итә. Нерв төеннәренең кайберләре биредә беренчел информацияне кабул итә, аларны эшкәртә һәм үзәк нерв системасына тапшыра. Икенчеләре үзәк нерв системасыннан эчке органнарга килгән сигналларны эшкәртә.
Рефлекс һәм рефлектор дуга.
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Рефлекс, гадәттә, максатчан була. Кешедә, хайваннардагы кебек үк, рефлекслар күптөрле: азык, саклану, ориентлашу рефлекслары. Кеше ирексездән кайнар предметтан кулын тартып ала, башын кискен тавыш ишетелгән якка бора. Болар — тумыштан килгән шартсыз рефлекслар. Шартсыз рефлекслар, төр эволюциясенең нәтиҗәсе буларак, табигый сайланыш аркасында сакланып калганнар. Алар барлык кешеләрнең һәм бер үк җенестәге, бер үк яшьтәге, бер төргә кергән хайваннарның бертөрле. Хайваннарның барлык төрләре үзләренең органнары төзелеше һәм функцияләре белән генә түгел, ә бәлки төр билгесе булып торган шартсыз рефлекслары җыелмасы белән дә аерылып торалар.
Яшәү процессында булдырылган рефлекслар шартлы рефлекслар дип атала. Алар организм өчен файдалы нәтиҗәгә ирешү яки ирешмәүгә бәйле рәвештә сакланып калырга, үзгәрергә яки юкка чыгарга мөмкин.
Рефлекс рецепторлар тынычсызлануыннан башлана. Рецепторлар — нерв җепселләренең сизүче очлары яки тынычсызлауны нерв импульсына әверелдерүче махсус сизүче күзәнәкләр. Рецепторларда туган импульслар, сизүче нейроннар буйлап, үзәк нерв системасына барып җитә. Анда бу информация арадаш нейроннар тарафыннан эшкәртелә. Болары үзәк нерв системасы чикләреннән чыкмый. Эшкәртелгән сигналлар башкаручы нейроннарга күчә, җавап нәкъ менә шуларга бәйле. Алар ярсына һәм, сигналны тапшырып, мускулларның, бизләр һәм эчке органнарның эшләвен китереп чыгара, шуның аркасында тиешле нәтиҗәгә ирешелә. Үзәк нерв системасының нинди дә булса рефлектор тәэсир китереп чыгаручы нейроннар тупланмаларын бу рефлексларның рефлектор үзәкләре дип атыйлар. Алар арка миендә һәм баш миенең төрле бүлекләрендә урнашканнар.
Рефлектор дуга дип сигналларның рецептордан башкаручы органга кадәр үткән юлын атыйлар. Рефлектор дугага рецепторлар, сизүче нейроннар, арадаш нейроннар, башкаручы нейроннар һәм эшче орган керә. Рефлектор дуга ул — нейроннарның иң гади чылбыры. Ул рецептордан, сизүче нейрон, арадаш нейрой һәм башкаручы нейроннан тора. Сизүче нейроннар информацияне мигә китерә. Арадаш нейроннар аны минең үзендә эшкәртә, башкаручы нейроннар эшче органнарны эшләтә башлый.
Рефлексоген зона дип, тынычсызлаганда, рефлексны китереп чыгарган рецепторлар урнашкан участокларны атыйлар. Мәсәлән, күз ачып йому рефлексында андый рецепторлар күзнең эчке почмагында, күз кабагы тиресендә һәм керфекләрдә күп, ә күзнең тышкы почмагында юк диярлек. Рецепторларны тынычсызлаганда, сизүче нейроннар тынычсызлана. Аларның тәннәре үзәк нерв системасыннан читтәге нерв төеннәрендә урнашкан була. Бу нейроннарның аксоннары озынча мигә, андагы арадаш нейронга килә. Алар информацияне баш миенең югары бүлекләренә һәм озынча ми участокларына, шулардагы күзне ачып йому рефлексы үзәгенә тапшыралар. Башкаручы нейроннардан ярсыну күзнең йомры мускулларына килә, һәм ике күз дә йомылып ала. Нерв импульсларының, рецептордан чыгып, эшче органга кадәр үткән юлы рефлектор дуга дип атала.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Колесов Д. В. Биология. Кеше : Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 8 нче с-фы өчен д-лек / Д. В. Колесов, Р. Д. Маш, И. Н. Беляев; Русча 10 нчы басмадан Ф. Г. Иштирәкова тәрж,.— Казан : Мәгариф, 2009.— 332 б.: рәс. б-н.