Риваять

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Риваять latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Риваять (гарәпчәдән хәбәр, хикәят) — халык фольклорына карый торган прозаик һәм эпик характердагы жанр. Риваятьләр реаль тарихи шәхесләргә һәм тормышта чыннан да булган хәлләргә барып тоташучы, борынгы заман истәлекләрен саклаучы хикәят.

Риваять – фольклорда эпик жанрга караган әсәр. Гарәпчәдән алынган “риваять” атамасы әдәбият белемендә ике мәгънәдә кулланылышта йөри. “Борынгылардан, буыннан буынга сөйләнеп килгән хикәя, тарих” мәгънәсендә ул К.Насыйри, Ш.Мәрҗәни, Р.Фәхретдинов, Г.Рәхим, С.Гыйләҗетдинов хезмәтләрендә урын ала. Риваять күп очракта тарих түгел, бәлки тарихи вакыйгаларга, тарихи шәхесләр эшчәнлегенә халыкның мөнәсәбәте буларак формалаша. Аларда уйдырмалылык билгеле урын ала, ләкин, әкият, легенда, мифологик хикәятләрдән аермалы буларак, уйдырма, нигездә, реальлеккә якын тора. Әкият, җыр, бәетләрдәге кебек үк, риваятьләрдә дә халык кичергән вакыйгалар турында сөйләнелә, аларга мөнәсәбәт белдерелә, бу юлда фольклор мотивлары һәм образлары файдаланылa.

Риваятьләр кыска булалар, ягъни бер эпизодтан гына торалар. Аларда башлам, бетемнәр кулланылмый диярлек.   

Әлеге жанр үзләре күргән, белгән, шаһит булган вакыйгаларда үзләре катнашкан кешеләр сөйләве җирлегендә барлыкка килгәннәр. Алар телдән-телгә күчкәндә, гомумиләштерүгә, сәнгатьчә эшкәртүгә дучар булганнар.

Риваятьләрне тел-авыз иҗаты рәвешендә сакланып калган халык елъязмасы да дип атыйлар.

Риваятьләрне ике төркемгә бүләләр:

  1. Тарихи риваятьләр (халык өчен мөһим булган төрле тарихи вакыйгаларны сурәтли).
Әлеге төргә татар халкының «Гәрәй хан», «Болгарның харап булуы», «Казан алынганы», «Зөя каласы», «Күчем хан» һәм бик күп башка риваятьләрләр карый.
  1. Топонимик риваятьләр (географик исемнәрнең ничек барлыкка килүен аңлата).
Әлеге төргә татар халкының «Елан тавы», «Кабан күле», «Акай күле», «Тамерлан баганасы», «Бакалтай ярминкәсе» һәм башка риваятьләрләр керә.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Бакиров М.Х. Татар фольклоры / Казан: «Мәгариф» нәшрияты, 2008 ел.
  • Заһидуллина Д.Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – 2 басма. – Казан: Мәгариф, 2004. – 367 б.