Ривиядән Геральт

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ривиядән Геральт latin yazuında])
Ривиядән Геральт
Рәсем
Әсәрләр: Китаплар:
«Соңгы теләк»,
«Язмыш Кылычы»,
«Эльфлар каны»,
«Нәфрәт Вакыты»,
«Ут белән суга чумдырылу»,
«Карлыгач Манарасы»,
«Күл Хакиме»,
«Нәрсәдер бетә, нәрсәдер башлана»,
«Яшеннәр сезоны»
Фильм:
«Ведьмак» (2001)


Санак уеннары:
The Witcher
The Witcher 2: Assassins of Kings
The Witcher 3: Wild Hunt
Gwent: The Witcher Card Game
Thronebreaker: The Witcher Tales
Soulcalibur VI
Monster Hunter: World
Сериаллар:
«Ведьмак» (2002)
«Ведьмак» (2019 – …)

Җенес: ир-ат

Ривиядән Геральт (пол. Geralt z Rivii) — Анҗей Сапковский язган «Ведьмак» фәнтези әдәби циклының төп герое.

Геральт — соңгы «ведьмаклар»ның берсе (ведьмаклар — монстр аулаучылар); Геральт кичергән «мутацияләр» аңа кешедән өстен сәләтләр бирә.

Тышкы кыяфәт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Геральтның тышкы кыяфәте турында тасвирлама «Соңгы теләк» китабында бар. Ул тулысынча диярлек ак чәчле кеше буларак тасвирлана. Тире куртка һәм плащ кия. Аның аркасында кылыч эленеп тора[1].

Йеннефер Геральтны матур итеп тасвирлый, әмма Саганың башка күп кенә персонажлары Геральтның йөзе шыксыз дип әйтәләр. Геральт белән очрашкан күп кенә хатын-кызлар еш кына Йеннефер кебек уйлыйлар.

Яра эзеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ведьмакның бөтен тәне монстрлар һәм кешеләр белән сугышканда алган яралардан калган яра эзеләр белән капланган.

«The Witcher 2: Assassins of Kings» һәм «The Witcher 3: Wild Hunt» уеннарында да Геральтның яра эзеләре бар. «The Witcher» уенда Геральтның тәнендә Яра эзеләр юк, чөнки ул күлмәк кия. Уенның икенче өлешендә яра эзеләр белән Ак Бүре моделе өстәлгән. Өченче өлештә яра эзеләр азрак күренә башлаган.

Кием[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ак Бүре бот уртасына кадәр кара күн куртка кия, иңбашларында һәм манжеталарында көмеш клепкалар белән капланган. биек итекләр кия, ул куныч артына гадәттә пычак тыга. Сугыш алдыннан Геральт чәнечкеле һәм клепкалы озын перчаткалар кия. Һава шартларына карап, ул йон плащ кия. Лютик геральт еш кына ватык киемнәрдә йөри дип әйтә. Лютик Геральт еш кына сәләмә кия дип әйтә. Геральт, әгәр ул бик нык зыян күрмәсә, киемгә акча сарыф итмәскә тырыша. Әгәр Геральтның акчасы аз булса, ул кайвакыт гардеробның бер өлешен сата. Муенында көмеш чылбырлы бүре башы формасындагы көмеш медальон йөртә. Бу Геральтның ведьмак булуының билгесе. Артында Геральт кылыч йөртә (китапларда бер кылыч, уеннарда һәм «Яшеннәр сезоны» китабында ике кылыч).

Таннед фетнәсеннән соң һәм Вильгефорцтан җиңелгәннән соң, Геральт күпмедер Брокилонда дриадларда дәваланган. Ул алардан яңа эльфлар киемнәре — куртка һәм соры плащ алган. Ләкин соңрак ул үзенә гадәтләнгән күн куртка кигән.

Уеннарда Геральт бик күп төрле курткалар һәм хәрби киемнәр кия ала.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. «Соңгы теләк», 1нче бүлек

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]