Ризван хәмид олы сәхнәдә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ризван хәмид олы сәхнәдә latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

"Җиде баҗа"

Ризван Хәмид олы сәхнәгә "Синең урыныңа кайттым" исемле драмасы (1977) белән күтәрелде. "Институт елларында ук каләм тибәтә башлаган Ризван Хәмид берзаман, шифалы җил булып, йокымсыраган күңелләрне дә уятып, татар театрына килеп керде, озакламый аның исеме ил күләмендә яңгырады, пьесалары илебезнең бик күп сәхнәләренә менде”, - дип язды А.Гыйләҗев.

 Моннан соң Р.Хәмид “Китәм инде” (1980),  “Каен җиле” (1980), “Ике сәгать – бер гомер” (1984), “Майның унбишләрендә” (1984), “Диде кардәш” (1984), “Олы юлның тузаны” (1986), “Актамырлар иле” (1991) һ.б. драмаларын яза. Автор боларда драматик хәлләрне әхлаклый яссылыктан эзли. Рухи хәзинәләргә, кешелекле мөнәсәбәтләргә алып килүче катлаулы үзара  мөгамәләрне тасвирларга омтыла. Аның геройларының күпчелеге – үз якташлары, авылдашлары. Шуңар да алар тормышка якын. Тагын да бер үзенчәлек шунда: бу драмалардагы геройлар үзара туганлык мөнәсәбәтендә торалар, алардагы эчке кичерешләр шуңа күрә дә тирән һәм тәэсирле. Югарыда саналган пьесаларның төп юнәлеше – җәмгыятебезгә югары әхлакый кыйммәтләр җитмәүне күрсәту. Моның төп сәбәбен автор фәндә һәм техникада алга киткән дәвердә кешелеклелек, миһербанлылык сыйфатларының саегуында күрә. Безгә, иң беренче, рухи атмосфераны торгызырга кирәк, ди бу әсәрләрендә драматург. Безнең тормышыбызның барлык өлкәләре өчен дә мөһим ул. Ахыр чиктә бүгенге проблемаларыбызны уңышлы хәл итү дә шуннан тора. Боларны тамашачыга һәм укучыга үтемле төстә җиткерү нияте белән, автор төрле формаларга мөрәҗәгатҗ итә,эзләнә, еш кына уңай нәтиҗәләргә ирешә. Ул, татар драматургиясендә беренче булып, мәсәлән, бер генә кешелек драма, ягъни монодрама иҗат итте. 
 “Олы юлның тузаны”исемле драматик хикәядә вакыйга бик җыйнак. Нәүхәбәр карчык, авылдагы гомер сөргән йорты белән саубуллашып, шәһәрдәге улы янына китәргә җыена. Җыена, әмма китми. Менә шул гади һәм гадәти, ләкин бүгенге авыл картларының күбесенең драматик һәм фаҗигале язмышына сәбәпче булган хәлне автор, кешенең  туган ил белән, туган үскән җир белән бәйләнешен, авыр, ләкин сагышлы яшҗлек белән саубуллашуын күрсәту өчен, шактый оста файдаланган. Үткәннәренә, улының тәртибенә, әхлак кагыйдәләренә ревизия ясап, язмышының бүгенгесенә бәя биреп, Нәүхәбәр карчык заманга да, ана буларак үзенә дә яңача күздән карый. Бугенге торган саен көчәя барган шәфкатьсезлекне, гамьсезлекне, байлык колы булуны кире кага. 
  Р.Хәмиднең драматургиясенә хас үзенчәлекле сыйфатлар аның “Җиде баҗа” исемле драмасында да чагылыш таба.
 ...  Колхоз  үзәге булган авылда ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое Күгәй Гыймазетдиновка һәйкәл ачарга җыеналар. Инде барысы да әзер, ике көннән тантаналар булачак. Күгәйне, хатыны һәм кызы Дая белән бергә, һәйкәл  белән танышу өчен чакыралар. Җәймәне ачсалар, постаментта һәйкәл юк, аның урынында ботаклы-чатаклы агач түмәре генә тора. Барысы да пошаманга төшә , һәйкәлне эзләү башлана. Эзләү барышында колхозны үткәне, андагы кыек хәлләр, гаделсезлекләр, кешеләр арасындагы киеренке мөнәсәбәтләр, аерым фаҗигаләр мәгълүм була. Ахыр чиктә һәйкәл табыла. Аны әтисенең туган авылын бетүгә хөкем итүгә протест йозеннән Искәндәр алып яшергән икән. Искәндәр ташландык авылны арендага алырга, колхоз бетүгә дучар ителгән яшелчә-җимешчелек тармагын тергезергә карар бирэ. Моннан яңа проблемалар туа...

2011 ел. 11нче класслар өчен татар әдәбиятыннан. А.Г. Әхмәдуллин