Ризидә Галимова
Күренеш
| Ризидә Галимова | |
|---|---|
| Туган | 26 октябрь 1966 (59 яшь) Чистай, Татарстан АССР, РСФСР, СССР |
| Яшәгән урын | Павлюхин урамы, Казан[1] |
| Әлма-матер | Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясе[d] |
| Һөнәре | музыкачы |
Ризидә Галимова (Ризидә Локман кызы Галимова, 26 октябрь 1966 (59 яшь), Чистай, Татарстан АССР, РСФСР, СССР — , ) — опера җырчысы (лирик сопрано), ТР халык (2011), РФ атказанган (2018) артисты. Илһам Шакиров премиясе лауреаты (2020).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]1966 елның 26 октябрендә Чистайда туган. Салих Сәйдәшев исемендәге Түбән Кама музыка укуханәсенең фортепиано (1986) һәм вокал (1992) бүлекләрен, «вокал сәнгате — академик җырлау» белгечлеге буенча Мәскәүнең Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясен (1998) тәмамлаган. Ун елдан артык Түбән Каманың 3нче санлы балалар музыка мәктәбендә фортепиано классында укыта. Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең халык уен кораллары дәүләт оркестры солисты.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Вокалчыларның Салих Сәйдәшев исемендәге III республика конкурсы лауреаты
- Grand Price халыкара вокалчылар конкурсы (Италия) лауреаты
- 2011 —
Татарстанның халык артисты - 2018 —
РФ атказанган артисты - 2020 — Илһам Шакиров премиясе[2]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ https://jyteli.info/kazan
- ↑ Алсу Исмәгыйлева. Илһам Шакиров исемендәге республика премиясе ияләре билгеле. Татар-информ, 16.12.2020
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Төркемнәр:
- 26 октябрь көнне туганнар
- 1966 елда туганнар
- Чистайда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Татар җырчылары
- Түбән Кама музыка укуханәсен тәмамлаучылар
- Гнесиннар исемендәге академияне тәмамлаучылар
- Татарстанның халык артистлары
- Русиянең атказанган артистлары
- Илһам Шакиров премиясе лауреатлары
- «Мәдәнияттәге казанышлар өчен» билгесе (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр