Эчтәлеккә күчү

Рима Ключарева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рима Ключарева latin yazuında])
Рима Ключарева
Рима Шәһит кызы Ключарева
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Рима Шәһит кызы Ключарева

Туу датасы:

16 февраль 1954(1954-02-16) (72 яшь)

Туу җире:

СССР, РСФСР, БАССР, Туймазы

Һөнәре:

актриса

Гражданлыгы:

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

1990―х.в.

Бүләк һәм премияләр:

ТР атказанган артисты Башкортстанның атказанган артисты (1997)«Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале (2024)

Яшәгән урын

БР, Туймазы, Островский ур., 44 й., 81 кв.

Рима Ключарева, Рима Шәһит кызы Ключарева (Рима Шагитовна Ключарева; 1954 елның 16 феврале, СССР, РСФСР, БАССР, Туймазы) ― драма актрисасы, режиссер, драматург, шагыйрә. 1990 елдан Туймазы татар дәүләт драма театры артисты. Башкортстанның (1997) һәм Татарстанның атказанган артисты. Туймазы татар дәүләт драма театрына нигез салучыларның берсе.

1954 елның 16 февралендә[1] БАССРның Туймазы шәһәрендә туган. Мәктәптә укыганда математиканы яраткан. Интернатта торып укыган. Стәрлетамак культпросветучилищесын (2012 елдан Республика мәдәният һәм сәнгать көллияте) тәмамлаган (1971), Туймазыда яңа ачылган «Родина» мәдәният йортына эшкә билгеләнгән, халык театрында уйнаган[2].

1980 елда Казан дәүләт мәдәният институтын «күмәк чаралар режиссеры» белгечлеге буенча тәмамлаган. Алабуга культура-агарту училищесында (2013 елдан көллият) режиссура фәненнән укыткан. Казанда кияүгә чыккан, гаиләсе белән Сахалинда яшәгән[3].

ТАССР телевидение һәм радиотапшырулар дәүләт комитеты дикторларга конкурс игълан иткәч, йөз сөйләм остасы арасында җиңеп чыгып, Казанда диктор булып эшләгән [4].

1990 елдан Туймазы татар дәүләт драма театрында эшли: 1990 елның 6 апрелендә Башкортстан АССР Министрлар Советының 78нче санлы карары нигезендә Туймазыда татар дәүләт театры ачылып, баш режиссер Ильяс Сәхипгәрәй улы Гәрәев, директор Тимур Шәяхмәт улы Мөхәммәтов чакыруы буенча театрга артистка булып кайта. 1991 елның 2 декабрендә «Родина» мәдәният сараенда М. Фәйзинең «Ак калфак» драмасында Хәмдия ролен башкара (дебют).

Сәхнәдә эшләгән елларында ул 50дән артык сәхнә образы тудырган[5].

Туймазы телевидениесендә татар телендә тапшырулар оештыручы. Мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы, театр, бию түгәрәкләре алып баручы. Юридик техникум студентларын сәнгатьле сөйләм осталыгына өйрәтүче. «Нур» театрында да эшләп алган[6].

Республика телевидениесендә «Туган тел» каналы тапшырулары өчен концерт программалары сценаристы. Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты турында «Тукай белән очрашулар» пьесасы авторы һәм режиссеры, моноспектакльдә Тукайның әнкәсе һәм Алып баручы рольләрен башкаручы. Аның тарафыннан ике авторлык моноспектакле — татар-башкорт шагыйрьләре шигырьләре буенча «Торналар төшкән җирдә» һәм «Язлар моңы» (Әхәт Гаффар әсәре буенча) әзерләнгән[6].

Җиденче класстан шигырьләр яза башлаган (беренче шигырен Гөлшат Зәйнашевага җибәргән булган[7]), театрда эшләгәндә ныклап язарга тотынган, шулай ук нәсерләр, хикәяләр, пьесалар яза, шигырьләр җыентыгы чыгара. Шигырьләре көйгә салынып, җырчылар тарафыннан башкарыла[6].

«Нигез йорты» (рус. Отчий дом) кыска метражлы фильмында төп рольләрнең берсен ― Сания әбине уйнаган[8].

Санкт-Петербург дәүләт кино һәм телевидение институтының (СПбГИКиТ[d]) «Дебют» продюсерлык үзәгенең «Моң» фильмында Алинаның әбисе ролендә төшә[9].

Тышкы рәсемнәр
Бенефистан фотосурәтләр.

2024 елның 16 февралендә узган бенефисында[d] Диас Вәлиевның «Кайтканнар» (рус. Вернувшиеся) әсәре буенча куелган «Көт мине» (рус. Жди меня) спектаклендә (Фәндил Мөхәммәтдинов куелышында һәм Константин Ключарев музыкаль бизәлешендә) Мария Коваль образында чыгыш ясаган (героиняга гашыйк булган профессор, атом физигы Марс образын Татарстан Республикасының атказанган артисты Рамил Богданов (Миндияр) башкарган, ул бу рольне башкарырга махсус чакырылган)[10].

1997 елда, Туймазы театрында беренчеләрдән булып, «Башкортстанның атказанган артисты» мактаулы исеме бирелгән.

Театрда сәхнәләштергән рольләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • Хәмдия ― «Ак калфак»
  • Наилә ― «Без бит авыл малае”
  • Таифә ― «Өч аршын җир»
  • Мәдинә ― «Кәләш әйттергәндә»
  • Дания ― «Илгизәр + Вера»
  • Мәдинә ― «Төнге кунак»
  • Цу ― «Торна каурыйлары»
  • Марина ― «Авыл күренешләре»
  • Зәйтүнә ― «Һинд кызы»
  • Зөбәрҗәт ― «Ай тотылган төндә»
  • Савилә ― «Сихерче»
  • Наҗия «Портфель»
  • Зөлхиҗә ― «Гөл бакчасы»
  • Ана ― «Әнием сукмагы»
  • Леди Мильфорд ― «Мәкер һәм мәхәббәт»
  • Вера, кече кыз ― «Безнең тузганак»
  • Хатын ― «Онытылган адәм»
  • Ана ― «Алыш бармы, атыш бармы?»
  • Мойра ― «Ташлама утны, Прометей!»
  • Әминә ― «Легионер»
  • Алып баручы, Ана ― «Тукай белән очрашулар»
  • Шаһидә ― «Урманнарга керсәң…»
  • Сара ― «Әрем исе»
  • Розалия ― «Түтиләр»
  • Сәмига ― «Җизнәкәй» һ.б.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  1. Заслуженную артистку Башкортостана и Татарстана Риму Шагитовну Ключареву поздравляем с Днем рождения! Туймазинский государственный татарский драмтеатр Вконтакте, 16.02.2021
  2. Человек глубокой тишины.(үле сылтама) resbash.ru, 21.03.2019
  3. «Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр...».(үле сылтама) «Туймазы хәбәрләре», 26.02.2019
  4. Гөлназ Мусина. «Спектакль уйнау – күп билгесезләр белән тигезләмә чишү ул».(үле сылтама) «Кызыл Таң», 9.03.2024
  5. Заслуженная артистка Башкортостана Рима Ключарева отметит свой юбилей бенефисом. Культурный мир Башкортостана, 30.01.2024
  6. 1 2 3 Айгөл Әхмәтгалиева. Моңнар белән тулы бу күңел. «Мәйдан», 2019, сентябрь. – Б.136-139.
  7. Рима Ключарева сәхнә сөйләме буенча тренинг үткәрә. Rutube видео, 29:20
  8. Венера Ильясова, Зиля Абдуллина. Артисты туймазинского драмтеатра снялись в короткометражном фильме. «Туймазинский вестник», 17.10.2018
  9. Туймазы актрисаһы Рима Ключарева Санкт-Петербург киностудияһы фильмында төшә.(үле сылтама) «Етегән», 24.06.2025
  10. 1 2 Бенефис Риммы Ключаревой состоялся в Туймазинском театре. Новостной портал Ассоциации национальных театров, 19.02.2024(рус.)