Римма Васильева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Римма Васильева latin yazuında])
Римма Васильева
Туган 13 март 1967(1967-03-13) (56 яшь)
Соравыл, Иске Тәрбит авылы җирлеге, Кайбыч районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Яшәгән урын Ырым Тəрбите
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты
Һөнәре укытучы, волонтёр
Эш бирүче Иске Тәрбит урта мәктәбе
Җефет Анатолий Васильев

 Римма Васильева Викиҗыентыкта

2021 елда Татар Википедиясенең актив кулланучылары булган Әмир әфәнде һәм Римма Васильева ханымны Владимир Медейко һәм Раил Гатауллин бүләклиләр

Римма Николаевна Васильева (13.03.1967; Соравыл, хәзерге Кайбыч районы, ТАССР) — Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Тәрбит урта мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы,[1][2] Татар Википедиясе волонтеры.[3]

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Римма Васильева 1967 елның 13 мартында[4][5] Апас районы (хәзерге Кайбыч районы) Соравыл авылында туган.[5]

2022 елда Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыручы педагогик хезмәткәрләр арасында республика конкурсында җиңүче.[6][1] Римма Васильеваның әлеге проекты укыту-тәрбия эшендә Татар Википедиясен нәтиҗәле файдалануга багышланган.

Укучылары арасында галим, күренекле педагог, Мәскәү шәһәрендә популяр «Умарта» татар теле курсларын оештырган Лилиана Сафина бар.[7][8]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бүгенге көндә гаиләле, ире — Анатолий Васильев, Татарстанның атказанган укытучысы. Аларның 2 баласы, 4 оныгы бар. Кызлары Вероника, уллары Владик.[5]

Бүләк һәм премияләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы, 2006 ел[1]
  • Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы, 2011 ел[3]
  • «ТР мәгарифендәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе, 2015 ел[1]
  • 2015 елда «Мәгариф» өстенлекле илкүләм проекты кысаларында талантлы яшьләргә ярдәм итү буенча Россия Федерациясе Президенты премиясе лауреатын әзерләгән өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты.[3]
  • Татар теле буенча республика олимпиадасы призерын әзерләгән өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы, 2015 ел, 2016 ел, 2017 ел.
  • «Цифрлы гасыр укытучысы» дипломы, 2012,2013,2014[3]
  • «Иң яхшы татар әдәбияты дәресе» республика конкурсында җиңүче дипломы, 2014[1]
  • ТР Үзәк сайлау комиссиясенең Мактау грамотасы, 2016 ел[1]
  • Татар теле буенча республика олимпиадасы призерын әзерләгән өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы, 2015 ел, 2016 ел, 2017 ел.
  • «Кайбыч муниципаль районы башкарма комитеты» дипломы 2016 ел, 2017 ел,2021 ел[1]
  • «Ел укытучысы — 2015» конкурсының муниципаль этабында 2 урын өчен «Кайбыч МР Башкарма комитеты» дипломы.[1]
  • «Кеше тәрбияләргә» сыйныф җитәкчеләренең һөнәри осталык республика конкурсының муниципаль этабында 2 урын өчен «Кайбыч МР Башкарма комитеты» Грамотасы, 2018 ел[9]
  • «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» конкурсында 2 урын алганы өчен «Кайбыч МР Башкарма комитеты» МКУ Грамотасы, 2018, 2021[1]
  • Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хаты, 2021[1]
  • Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең Мактау билгесе, 2022 ел.
  • ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты, 2023 ел.[10]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,00 1,01 1,02 1,03 1,04 1,05 1,06 1,07 1,08 1,09 Иске Тәрбит урта мәктәбе рәсми сайты.(үле сылтама)
  2. «Авыл укытучысы — 2016» конкурсының I турына йомгак ясалды.(үле сылтама)
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 Васильева Римма Николаевнаның шәхси сайты.
  4. Муниципальные образования в составе Кайбицкого муниципального района. Старотябердинское сельское поселение.(үле сылтама)
  5. 5,0 5,1 5,2 Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысының шәхси сайты.
  6. Иске Тәрбиттән Римма Васильева 50 мең сумлык грант алды.
  7. Непросто быть татарином, не владеющим родным языком. Для кого-то это душевная травма…
  8. В доме Асадуллаева пять раз в неделю проводятся уроки татарского языка.
  9. В Кайбицком районе лучшим учителям вручили сертификаты.
  10. Семьям педагогов из Старого Тябердина вручили Благодарственные письма Министерства образования и науки РТ. «Туганайлар», 24.07.2023

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]