Римма Ратникова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Римма Ратникова latin yazuında])
Җенес хатын-кыз
Ватандашлык  СССР
 Россия
Туу датасы 1 май 1955(1955-05-01)[1] (68 яшь)
Туу урыны Юлтимер (Лениногорск районы), Сугышлы авыл җирлеге, Лениногорск районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР[1]
Һөнәр төре журналист
Бүләкләр

Римма Атлас кызы Ратникова (Булатова) (1955 елның 1 мае, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Лениногорск районы, Юлтимер) — дәүләт һәм хуҗалык эшлеклесе, журналист. «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале иясе (2015).

Тәрҗемә-и хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1955 елның 1 маенда туа. Кукмара мәктәбендә укый. Дүртенче сыйныфта укыганда ул табигать турында шигырь яза һәм аның бу шигыре район газетасында да басылып чыга. Урта мәктәпне тәмамлаганда аның алдында “Укырга кая барырга?” дигән сорау тормый иде инде. Римма Булатова Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә. Укуын тәмамлагач, аны “Молодежь Татарстана” газетасына эшкә билгелиләр. 1989 елдан башлап тугыз ел дәвамында ул биредә баш редактор булып эшли. Бу елларда “Молодежь Татарстана” татарның хокукларын яклаучы бердәнбер рус газетасы иде. Ә 1998 елдан Римма Ратникова – “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының генераль директоры була. Шуның өстенә 1995 елдан бирле – Татарстан Журналистлар берлегендә, журналистлар берлекләренең Халыкара конфедерациясендә җаваплы вазифалар башкара.

Бердәм Россия фиркасеннән VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты, кануннарның татарча, русча текстларының тәңгәллеген тикшерү буенча ТР ДШ комиссиясе рәисе (2019 елның 9 сентябреннән)[2].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Калып:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 5 нче чакырылыш депутатлары (2014-2019) Калып:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 4 нче чакырылыш депутатлары (2009-2014) Калып:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 3 нче чакырылыш депутатлары (2004-2009)