Римма Юлдашбаева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Римма Юлдашбаева latin yazuında])
Римма Юлдашбаева
Туган 1 гыйнвар 1937(1937-01-01) (87 яшь)
Ахмерово[d], Ишембай районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Уфа сәнгать училищесы
Һөнәре опера җырчысы, музыка педагогы
Бүләк һәм премияләре Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.

Римма Юлдашбаева — башкорт опера җырчысы, югары мәктәп укытучысы.Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Юлдашбаева Римма Мөхтәр кызы 1937[1] елның 1 гыйнварында БАССРның Макар (хәзерге Ишембай) районының Әхмәр авылында туа.

Ишембайдагы 3-нче башкорт мәктәбен (хәзерге Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге 2-нче Башкорт гимназия-интернаты) тәмалый.

Бала чактан табиб булырга хыяллана, шуның өчен медицина институтына керергә тырыша, әмма химиядән уңышсыз тапшырган имтихан икенче уку йортын эзләргә мәҗбүр итә. Нәтиҗәдә Римма Уфа сәнгать училищесын сайлый. Училищедан соң Мәскәүгә күчеп китә, анда 1970 елда Гнесиннар исемендәге Дәүләт музыка-педагогия институтын тәмамлый (профессор П. Л. Тронина классы)[2].

Уфа дәүләт сәнгать академиясе профессоры, 1971 елдан алып вокал сәнгате кафедрасында эшли. Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.

Укучылары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Лауреатлар: халыкара конкурсларда — Башкорт дәүләт опера һәм балет театры солисты, Башкортстанның халык артисты А. Солтанов, Башкорт дәүләт филармониясе солисты Венера Рәхмәтуллина;
  • Бөтенрусия конкурсларында — Ишбаев Райман; Башкорт дәүләт филармониясе җырчысы, Россия һәм Башкортстан халык артисты, С. Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Флүрә Килдеярова; Башкортстан Республикасының атказанган артисты Г. Фазуллин;
  • Төбәк конкурсларында — Ишморатова Г;
  • Җөмһүрият конкурсларында — Башкорт дәүләт филармониясе җырчысы, Башкортстанның атказанган артисты Ишбаев Райман, Ишморатова Г.,

Рәхмәтуллина (Юлгилдина) Венера, Башкорт дәүләт опера һәм балет театры солисты Хөснетдинова О.

  • Дипломантлар; бөтенрусия конкурсларында -Басырова Н.
  • Республика т конкурсларында — Рәхмәтуллина (Юлгилдина) Венера, Россия Федерациясенең атказанган артисты Волкова А., Башкортстан Республикасының атказанган артисты Калинина Е., Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы Муллабаева Лалә, Россия Федерациясенең 2 нче дәрәҗәдәге Мария медаленә ия булучы, Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният эшлеклесе, Татарстан республикасының атказанган артисты Хәбибуллина Н.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Кафедра вокального искусства
  1. Приказ УПДА при Правительстве Республики Башкортостан от 28 февраля 2007 г. № 8
  2. Шагиева Л. Неистребимая тяга к красоте(үле сылтама)