Рим Акчурин
Рим Акчурин | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Рим Нязыф улы Акчурин |
Туган | 18 июль 1983 (41 яшь) СССР, РСФСР, Мәскәү |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Әлма-матер | Мәскәү сәнгать-сәнәгать академиясе[d] |
Һөнәре | скульптор |
Эш бирүче | Мәскәү Рәссамнар берлеге[d] һәм Мәскәү өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте |
Бүләк һәм премияләре | ![]() |
Сайт | rimakchurin |
Рим Акчурин, Рим Нязыф улы Акчурин (Рим Нязыфович Акчурин; 1983 елның 18 июле, СССР, РСФСР, Мәскәү) ― скульптор, Мәскәү Рәссамнар берлеге[d] һәм Мәскәү скульпторлары берләшмәсе [1] әгъзасы. СССР халык артисты Мәхмүт Эсамбаевка Россиядә куелган беренче һәйкәл авторы. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
1983 елның 18 июлендә Мәскәүдә татар гаиләсендә туган. Әтисе гади авыл көтүчеләре гаиләсеннән чыккан, «Метрострой» торак-коммуналь хуҗалыгында ике смена эшләгән, әнисе гомере буе Федоров исемендәге операция клиникасында эшләгән. Рим ул вакытта биш көнлек бакчага йөргән[2].
Акчуриннар гаиләсе ― Одинцово районында танылган хәйриячеләр, алар Әфганстанда һәм локаль конфликтларда һәлак булган одинцоволыларга, Бөек Ватан сугышы геройларына, Одинцовоның мактаулы гражданнарына истәлек такталары әзерләүдә, ремонтлауда һәм төзүдә турыдан-туры катнашканнар [3].
С. Г. Строганов исемендәге Россия Дәүләт сәнгать-сәнәгать университетын[d] тәмамлаган.
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]«Дөнья халыклары биюләре» скульптура-архитектура комплексы авторы[4].
Мәскәү өлкәсендә 1941―1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларга багышланган мемориаль комплекслар авторы. Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә бакча-парк һәм монументаль-декоратив скульптуралар һәм фонтаннар авторы һәм башкаручысы.
Мәскәү өлкәсе «Сабантуй» милли-мәдәни бәйрәмнәре өчен ел саен үткәрелә торган күчмә бронза сын-символ авторы.
«Россия эзләнүе Россия-Франция» АРТ-проектында катнашучы.
Клод Моне, А. П. Чехов, Л. Н. Толстой, Габдулла Тукай (Домодево, 2018[5]), Майк Тайсонга[d] багышланган берничә хезмәт авторы һәм башкаручысы[6].
Рус уйлап табучысы И. И. Ползуновка[d] (1728―1766) Бөек Новгородта куелган һәйкәл авторы (2011[7]).
Көнчыгышны өйрәнүче танылган журналист Фәрит Сәйфелмөлековка (1930―2016) Данилов зиратының мөселман өлешендә куелган һәйкәл авторы (бронза, 2018, архитектор Нина Жернакова[8]).
Совет разведчигы Исхак Әхмәровка (1901―1976) һәм аның хатыны Елена Әхмәровага (Һелен Лаури, 1910―1981) Химки зиратында кабер өстенә куелган һәйкәл авторы (2020[9]).
Күпсанлы бөтенроссия, төбәкара, Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе, шулай ук чит ил күргәзмәләрендә катнаша.
Эшләре Россия, Италия, АКШ, Украинада шәхси коллекцияләрдә саклана[10].
2021 елның 27 апрелендә Татарстан Президенты (Рәис) Рөстәм Миңнехановның шагыйрь Габдулла Тукайның Арча районы Яңа Кырлай авылындагы музеенда зыялылар белән очрашуында катнашып, иҗади бәйгеләргә, грантларга республикадан читтә яшәүче татарларны да җәлеп итү мөмкинлеген сораган (президент хуплаган). Мәдәният министры Ирадә Әюпова Сара Садыйковага һәйкәлне Рим Акчурин белән куячакларын әйткән[11].
2023 елның ноябрендә Арча районы Апаз авылы зиратында кабер өстенә куелган Фатих Сибәгатуллин (1950―2022) һәйкәле авторы[12].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Мәскәү өлкәсе Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты ― Россия халыкларының мәдәниятен һәм сәнгатен саклап калуга һәм үстерүгә керткән зур өлеше һәм югары профессионализмы өчен
- Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты
- Бөек Новгород шәһәре мэрының Мактау грамотасы
- 2022 ― Татарстан Президенты Рәхмәте ― югары сәнгати профессиональлеге һәм иҗтимагый эшчәнлеге өчен
- Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе һ.б.[2]
Шәхси тормышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Яңа Мәскәү административ округы (Мәскәү) Марушкино[d] бистәсендә (элекке Наро-Фоминск районы) яши.
2016 елдан – Одинцово шәһәре һәм Одинцово районы «Таһир» мөселман җәмгыяте рәисе (Мәскәү өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте)[13] [14].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ Объединение Московских Скульпторов
- ↑ 2,0 2,1 Рим Акчурин Вконтакте
- ↑ Руководители местного отделения РОО «ТНЦ МО» и местной религиозной организации «Тахир» города Одинцово и Одинцовского района обсудили планы на ближайшую перспективу. ДУММО, 04.02.2017(рус.)
- ↑ Акчурин Рим Нязыфович. Американский танец «автомат». Из серии «Танцы народов мира»
- ↑ Домодедовский Татарский культурный центр станет областным и ему присвоят имя Тукая. Домодедовод - все о Домодедово, 25.12.2018
- ↑ Бюст Тукая для Московской области создаст автор скульптуры Майка Тайсона. Татар-информ, 22.10.2018
- ↑ Памятник Ивану Ползунову. Достопримечательности Великого Новгорода. Группа Великого Новгорода Вконтакте, 19.08.2019
- ↑ Ольга Вандышева. «Буквально свистят пули, а он стоит в полный рост с микрофоном и говорит. И как говорит!». Бизнес-Онлайн, 17.08.2018
- ↑ Рустам Минниханов открыл памятник бывшему руководителю советской резидентуры в США. Полномочное представительство Республики Татарстан в Российской Федерации, 19.08.2020
- ↑ Бюст татарского поэта Габдуллы Тукая установят в Подмосковье. Всемирный конгресс татар, 23.10.2018
- ↑ Гөлнар Гарифуллина. Герой булсаң, һәйкәлне исән чакта ук куялар. Әмма Кырлайда. Президент белән очрашу. Интертат, 26.04.2021
- ↑ На могиле экс-депутата Госдумы Сибагатуллина установили памятник – это подарок президента РТ. news.myseldon.com, 11.11.2023(рус.)
- ↑ Акчурин Рим Нязыфович, Лесной городок(үле сылтама)
- ↑ Управлением Минюста России по Московской области зарегистрирована Местная религиозн ая организация мусульман «ТАХИР» города Одинцово и Одинцовского района
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Акчурин Рим Нязыфович. tncmo.ru(рус.)
- 18 июль көнне туганнар
- 1983 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Мәскәүдә туганнар
- Әлифба буенча рәссамнар
- Скульпторлар
- Россия скульпторлары
- Россия рәссамнары
- Строганов исемендәге Мәскәү сәнгать-сәнәгать академиясен тәмамлаучылар
- Мәскәү Рәссамнар берлеге әгъзалары
- Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре
- Мәскәү татарлары