Рим Баянов
Рим Баянов | |
---|---|
Туган | 15 гыйнвар 1930 Чакмагыш, Бәләбәй кантоны, БАССР, РСФСР, СССР |
Үлгән | 10 февраль 1996 (66 яшь) Салават, Башкортстан, Россия |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Һөнәре | актёр |
Баянов Рим Гали улы (15 гыйнвар 1930 ел — 10 февраль 1996 ел) — Башкортстанның театр актеры, режиссер. БАССРның халык артисты (1980).
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Рим Гали улы Баянов 1930 елның 15 гыйнварында БАССРның Бәләбәй кантоны (хәзер Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы) Чакмагыш авылында туган.
1950 елда Уфа шәһәрендә Башкорт театр сәнгать училищесын (педагогы К. Ф. Гаделшина) тәмамлый.
1953 елдан башлап 1990 елга кадәр Авыргазы татар театры (хәзерге Салават башкорт дәүләт драма театрында) актёр, 1969-1975 елларда режиссёр һәм баш режиссёр булып эшли.
1972-1974 елларда театрның директоры вазифасын башкара, 1985-1990 елларда — әдәбият бүлеге мөдире.
Режиссёр буларак, Ибраһим Абдуллин, Кәбир Акбашев, Нәҗип Асанбаев, Әсгать Мирзаһитов, Мөхәммәт Хәйдәров һәм башкаларның драмалары буенча спектакльләр куя.
Спектакльләрдәге рольләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Гәрәй («Рәйхан», Нәкый Исәнбәт; дебют, 1953), Фәхрия («Кара йөзләр», Г. Әмири һәм В. Г. Галимов, М. Гафури повесте буенча), Бәхтигәрәй (шул исемдәге драма), Тайфур («Аналар көтәләр улларын»" — икесе дә — Әсгать Мирзаһитовныкы), Дәрвиш («Ай тотылган төндә»), Умар («Ыргыз»" — Һәдия Дәүләтшина романы буенча), Нәҗми («Сәер кеше», Н.Хикмәт), Бергойн («Иблис шәкерте» — «Ученик дьявола», Бернард Шоу), Эзоп Рәсәйдә («Кол Эзоп») — «Раб Эзоп» «Төлке һәм виноград» Г. Фигейред пьесасы буенча).
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Әхмәтшин Г. Г. Салават театры. Уфа, 1967.
- Сабитов М. А. Еллар үрләргә юллата. Салават башкорт дәүләт драма театры: Очерклар. Уфа, 1993.
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- БАССРның халык артисты (1980)
- БАССРның атказанган артисты (1974.)
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- http://www.gasrb.ru/histm37.html 2016 елның 4 март көнендә архивланган.
- Башкирская энциклопедия 2014 елның 21 февраль көнендә архивланган.
- 15 гыйнвар көнне туганнар
- 1930 елда туганнар
- ССРБда туганнар
- 10 февраль көнне вафатлар
- 1996 елда вафатлар
- Салаватта вафатлар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Башкортстанның халык артистлары
- Башкортстанның атказанган артистлары
- Башкортстан артистлары
- БАССР халык артистлары
- XX гасыр актерлары
- Русия актерлары
- ССРБ актерлары
- Әлифба буена актерлар