Рим Хәсәнов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рим Хәсәнов latin yazuında])
Рим Хәсәнов
Туган телдә исем Рим Мәхмүт улы Хәсәнов
Туган 9 март 1947(1947-03-09) (77 яшь)
Благовар районы, Язикәү авылы
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Уфа дәүләт сәнгать институты
Һөнәре композитор
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Җефет Фатыйма Шакир кызы [1]
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (2009)

Рим Мәхмүт улы Хәсәнов — популяр җырлар иҗат итүче татар композиторы, тәрҗемәче, СССР Композиторлар берлеге әгъзасы (1974), Россия Язучылар берлеге әгъзасы (2010), Г. Сәләм премиясе иясе (1976), БАССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1979), ТР дәүләт бүләге иясе (2009), БР халык артисты (2017), Уфаның мактаулы гражданы (2017)[2].

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1973 елда Уфа дәүләт сәнгать институтын композиция сыйныфы буенча тәмамлый. Совет армиясендә хәрби хезмәтен үткәндә берничә популяр җыр иҗат итә: "Юкка түгел", "Кышкы романс". 19731978 елларда Башкорт академик драма театрының музыкаль бүлеген җитәкли. 1978 елдан соң ирекле иҗади эштә. 19941996 елларда Австралиядә яшәп иҗат итә. Соңгы вакытларда Мәскәүдә яши.

Иҗат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эстрада[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

400гә якын җыр авторы. «Сиңа килдем, иркәм», «Кичер мине, әнкәй, гафу ит», «Чәчәкләр уяныр», «Дусларыңны онытма», «Кышкы романс», Уфаның рәсми булмаган гимны «Өфө йүкәләре», «Юкка түгелдер», «Ялгыз аккош күлләрдә», «Су сибегез гөлләргә», «Мине юллар чакыра», «Кыңгыраулы мәктәп еллары», «Асия», «Ләйсән яңгыр», «Оныт әле йөрәк ярасын» кебек йөзләрчә милли рухлы җырлары халык тарафыннан җылы кабул ителде. Алар төрле буын җырчылары башкаруында әле дә популяр. Җырларын төрле заманда Зәки Мәхмүтов, Ренат Ибраһимов, Гомәр Әбделмәнов, Илфак Смаков, Фидан Гафаров, Сәет Фәйләсүпов, Нәзифә Кадыйрова, Радик Гәрәев, Лилия Букеева, Идрис Газиев, Радик Динәхмәтов, Алсу Сафина, Владимир Трошин башкара.

Сәхнә һәм кино[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гафури театрының, Стәрлетамак һәм Сибай башкорт театрларының 70тән артык спектаклен музыкаль яктан бизәде. Шул исәптән: "Тапшырылмаган хатлар" (Гадел Кутуй), "Айсылуның айлы кичләре" (Ибраһим Абдуллин), "Ташлама утны, Прометей" (Мостай Кәрим), "Унөченче председатель" (Азат Абдуллин). "Стәрлетамак" телевизион әкиятенә һәм "Алтын атлы сыбайлы" н/фильмына (Ю.Якушев белән, Мосфильм, 1980) музыка яза. "Курай турында легенда" (1979), "Телсез" балетлары; "Прометей" белән "Сибай" симфоник поэмалар; бәрмә (инструментлар) һәм синтезатор өчен "Катастрофа, 4 июнь" (1989), "Нәсел язуы" ораториясе (1974), "Башкортстан" һәм "Ленин язын туган" кантаталары. Татар дәүләт академия театры куйган "Телсез күке" (Зөлфәт Хәким) спектакленә музыка язган (2008).

1974 елдан — СССР композиторлар берлеге әгъзасы. Россия язучылар берлеге әгъзасы.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]