Ринат Акчурин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ринат Акчурин latin yazuında])
Ринат Акчурин
Туган 2 апрель 1946(1946-04-02) (77 яшь)
Әндиҗан, Әндиҗан вилаяте, Үзбәкстан ССР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Беренче Мәскәү медицина университеты[d]
Һөнәре хирург
Эш бирүче Милли медицина кардиология тикешеренү үзәге[d]
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: РФА академигы[d]

 Ринат Акчурин Викиҗыентыкта

Ринат Акчурин (Ринат Сөләйман улы Акчурин, 2 апрель 1946(1946-04-02) (77 яшь), Әндиҗан, Әндиҗан вилаяте, Үзбәкстан ССР, СССР — , ) — СССР һәм РФ кардиоҗәррахы, РФА (1997), Россия медицина фәннәре академиясе (2011) һәм БР ФА (1997) академигы, ТР ФАнең шәрәфле әгъзасы (1998), СССР һәм РФ дәүләт премияләре лауреаты (1982, 2001).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1946 елның 2 апрелендә Үзбәкстан ССРның Анджиан шәһәрендә укытучылар гаиләсендә туган. Милләте буенча татар[1]. Анджиан медицина институтында укый, 1971 елда и.М. Сеченов исемендәге 1нче Мәскәү медицина институтын тәмамлый. Медицина фәннәре докторы, профессор. Элеккеге СССР ПВО зенит ракета гаскәрләре командующие Рәсим Акчуринның абыйсы.

1971 елдан — участок табиб-терапевты, 1972-1973 елларда — Мәскәү өлкәсенең Реутов шәһәр хастаханәсендә табиб-травматолог. Шул ук вакытта Мәскәү шәһәренең 70нче хастаханәсендә хирург һәм Мәскәү өлкәсенең Балашиха район хастаханәсендә травматолог булып эшли. 1973 -1975 елларда Бөтенсоюз фәнни-тикшеренү институтының клиник һәм эксперименталь хирургия буенча клиник ординатурада эшли. 1975 елның мартыннан-СССР медицина фәннәре академиясенең Бөтенсоюз фәнни үзәгенең кан тамырлары микрохирургиясе бүлегенең кече фәнни хезмәткәре, 1978 елдан башлап СССР медицина фәннәре академиясенең Бөтенсоюз фәнни үзәгенең кан тамырлары микрохирургиясе бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре.

1984 елдан башлап кардиохирургия өлкәсендә специальләшә башлый һәм Хьюстонга танылган америка хирургы Майкл Дебейканың клиникасына стажировкага җибәрелә. АКШтан кайтканнан соң РМФА Россия кардиология фәнни-җитештерү үзәгенең А.Л. Мясников исемендәге Клиник кардиология институтының йөрәк-кан тамырлары хирургиясе бүлеге җитәкчесе итеп билгеләнә.

Аякка бастыру, кан тамырлары һәм кардиохирургиядә уникаль юнәлешләрне үстергән абруйлы белгеч буларак билгеле. Реконструктив һәм пластик микрохирургия, аяк-кулларны реконструктив һәм пластик хирургия, коронар артерияләрнең реконструктив микрохирургиясе, йөрәкнең ишемик авыруын хирургик дәвалау, ритм бозуларын хирургик дәвалау, миокардны саклау, лазер ангиопластикасы, йөрәкне һәм йөрәк-үпкә комплексын трансплантацияләү мәсьәләләре кебек юнәлешләр өстендә эшли. Илдә бармакларны реплантацияләү, аяк бармакларын кулга күчереп утырту, катлаулы пластик операцияләрнең авторы булды.

1996 елның ноябрендә РФ Беренче президенты Б.Н.Ельцинга йөрәккә коронар шунтлау операциясен үти.

2012 елда Үзәк федераль округның Иҗтимагый палатасы әгъзасы итеп сайлана[2] .

М.Дебейки исемендәге Халыкара хирургия җәмгыятенең директорлар советы әгъзасы (1995), Бөтендөнья ангиологлар җәмгыятенең фәнни советы әгъзасы (1994), йөрәк-кан тамырлары хирургиясе буенча Россия җәмгыяте Президиумы әгъзасы (1994), Европа йөрәк-кан тамырлары хирургиясе җәмгыяте әгъзасы (2000), Россия дәүләт академия Кече театрының Попечительләр советы әгъзасы итеп сайлана.

Өйләнгән, уллары Максим (1973) һәм Андрей (1978-2004)[3].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарская энциклопедия: в 5 т. – Т. 1: А-В. – Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. – С. 94.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]