Эчтәлеккә күчү

Ринат Галиев (1955)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ринат Галиев (1955) latin yazuında])
Ринат Галиев
Туган телендәге исеме Ринат Гайсә улы Галиев
Туган 5 гыйнвар 1955(1955-01-05) (71 яшь)
СССР, РСФСР, БАССР, Стәрлетамак
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Себер федераль университеты[1] һәм Красноярск дәүләт техника университеты[d]
Һөнәре сәнәгать предприятиесе директоры
Бүләк һәм премияләре РФ Хезмәт Каһарманы (2017)
«Хәрби казанышлар өчен» ордены (Россия, 2013) Почет ордены (РФ, 2021)

Татнефть җитәкчесе белән бутамагыз.

Ринат Галиев, Ринат Гайсә улы Галиев (Ринат Гайсеевич Галиев (Галеев); 1955 елның 5 гыйнвары, СССР, РСФСР, Башкорт АССР, Стәрлетамак) ― россияле сәнәгатькәр, техник фәннәр докторы, 2007 елдан бүгенге көнгә кадәр ― Красноярскиның «Радиосвязь» ФҖП АҖ генераль директоры. Красноярск крае Закон чыгару Җыелышы депутаты (2018―2021). Красноярск краеның мактаулы гражданины (2024). Россия Федерациясенең Хезмәт Каһарманы (2025).

1955 елның 5 гыйнварында Башкортстан АССР Стәрлетамак районы Левашево авылында (хәзер Стәрлетамак шәһәре микрорайоны) туган. 1970―1974 елларда Стәрлетамак төзелеш техникумында белем алган.

Белеме: югары, техник фәннәр докторы; Красноярск политехник институты, «Сәнәгать һәм гражданлык төзелеше факультеты, кичке бүлек, 1982 ел; Себер федераль университеты, радиотехника факультеты, читтән торып уку бүлеге, 2007 ел; техник фәннәр кандидаты, 2011 ел[2].

1974―1975 елларда ― «Красноярскпромстрой» трестының СУ-9 мастеры;

1975―1977 елларда Совет Армиясендә хезмәт иткән;

1977―1982 елларда ― Красноярск политехник институтының өлкән инженеры, баш механигы;

1982―1985 елларда ― «Красноярскпромстрой» трестының СУ-9 ПТК идарәсе участогы башлыгы, баш инженеры;

1985―1987 елларда ― Красноярск «Радиотехника заводы» җитештерү берләшмәсе генераль директорының капиталь төзелеш буенча урынбасары;

1988―1990 елларда ― Красноярск телевизорлар заводының конструкторлык бюросы башлыгы урынбасары;

1990―2006 елларда ― «Радиосвязь» фәнни-җитештерү предприятиесе акционерлык җәмгыяте[3] (ФҖП АҖ) генераль директоры урынбасары; 2006―2007 елларда ― баш инженеры; 2007 елдан бүгенге көнгә кадәр ― «Радиосвязь» ФҖП АҖ генераль директоры. 35 елдан артык гомерен Красноярскиның «Радиосвязь» предприятиесен үстерүгә багышлаган. 2007 елдан аның җитәкчелегендә завод дөньякүләм дәрәҗәдәге продукция: тропосфера һәм космик элемтә системалары, иярчен һәм навигация технологияләре җитештерүче әйдәп баручы фәнни комплекска әверелгән[4]. 2022 елда предприятие АКШның санкцион исемлегенә эләккән[5].

Себер дәүләт фән һәм технологияләр университеты профессоры[6].

Җәмәгать эшчәнлеге

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • 2018―2021 елларда ― 3нче чакырылыш Красноярск крае Закон чыгару Җыелышы депутаты[7].
  • 2015 елдан — «Красноярск крае товар җитештерүчеләре, эшмәкәрләре берлеге» эш бирүчеләрнең коммерцияле булмаган партнерлыгы президенты.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]