Ринат Гыйззәтуллин (1980)
Ринат Гыйззәтулин Ринат Гизатулин | |
---|---|
Туган телдә исем | Ринат Ринат улы Гыйззәтуллин |
Туган | 28 июль 1980 (43 яшь) Киров өлкәсе Өрҗем шәһәре |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Русия |
Әлма-матер | Пермь дәүләт университеты |
Һөнәре | дәүләт эшлеклесе |
Бүләк һәм премияләре | |
Гыйльми дәрәҗә: | тарих фәннәре кандидаты[d] |
Ринат Гыйззәтуллин (Ринат Ринат улы Гыйззәтуллин) — РФ табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары, 1 класслы РФ дәүләт киңәшчесе, тарих фәннәре кандидаты. 2014 елда Россия исеменнән Минамата конвенциясен имзалый.
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1980 елның 28 июлендә Киров өлкәсе Өрҗем шәһәрендә туган. Пермь дәүләт университетының тарих-сәясәт факультетын тәмамлаган (2002). Мәскәү педагогия дәүләт университетында «РФ сәяси тормышында коммунистчыл фиркаләр һәм оешмалар: 1993-2004» темасына тарих фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган (2006).[1]
Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 1998-2002 «Компаньон» нәшрият йорты» ҖЧҖ корреспонденты.
- 2002-2003 «Коммерсантъ» ЯАҖ (Пермь) баш мөхәррире.
- 2003-2004 «Коммерсантъ» газетасы мөхәрририятендә бизнес бүлеге күзәтүчесе.
- 2004-2006 РФ табигать байлыклары министрлыгы матбугат үзәге җиәкчесе.
- 2006-2008 РФ табигать байлыклары министрлыгы департамент директоры урынбасары.
- 2008-2011 РФ табигать байлыклары министрлыгы департамент директоры.
- 2011 елдан РФ табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары.
Куратор[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экология хәвефсезлеге өлкәсендә дәүләт сәясәтен үткәрү департаменты.
- РФ табигый байлыклар һәм экология министрлыгының халыкара бәйләнешләре департаменты
- Росприроднадзор.
- Баргузин биосфера тыюлыгы (Байкал)[2]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 2 дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены.
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- РФ табигый байлыклар һәм экология министрлыгы рәсми сайты 2015 елның 10 апрель көнендә архивланган.
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Tadviser.ru сайтында
- ↑ Баргузин тыюлыгы сайтында, archived from the original on 2015-02-05, retrieved 2015-04-08