Ринат Кудашев
Ринат Кудашев | |
---|---|
Туган телдә исем | Ринат Шаһгали улы Кудашев |
Туган | 21 март 1936 СССР, РСФСР, БАССР, Бүздәк районы, Табанлыкүл |
Үлгән | 9 ноябрь 2024 (88 яшь) РФ, Мәскәү |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР РФ |
Әлма-матер | Мәскәү дәүләт коммуналь хуҗалык һәм төзелеш академиясе[d], Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе һәм Колумбия университетының эш башкару мәктәбе[d] |
Һөнәре | төзүче инженер, концерн директоры |
Җефет | Рәисә Харис кызы (Дәүләтшина) |
Балалар | Дина, Шамил, Гүзәл |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре |
Ринат Кудашев, Ринат Шаһгали улы Кудашев[1] (Ринат Шагалиевич Кудашев, 1936 елның 21 марты, СССР, РСФСР, БАССР, Бүздәк районы, Табанлыкүл ― 2024 елның 9 ноябре, РФ, Мәскәү) ― төзүче-инженер, «Нефтегазстрой» концерны директоры (1988 елдан), РСФСР атказанган төзүчесе (1989). Техник фәннәр кандидаты.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1936 елның 21 мартында Бүздәк районынынң Табанлыкүл[2] авылында туган. Әтисе Шаһгали Сәетгәрәй улы (1891 елгы) 1937 елда репрессияләнгән, Амурлагта вафат булган.
Ринат Кудашев 1955 елда Октябрьскийда нефть техникумын (1994 елдан көллият[3]), 1964 елда Бөтенсоюз читтән торып укулы инженер-төзелеш институтын (рус. ВЗИСИ, 2013 елдан Мәскәү дәүләт төзелеш университеты составында) «сәнәгать һәм гражданлык төзелеше» белгечлеге буенча, 1985 елда СССР Министрлар Советы каршындагы Халык хуҗалыгы академиясенең (университет) дәүләт идарәсенең югары звеносы җитәкчеләренең квалификациясен күтәрү институтын, 1990 елда Халык хуҗалыгы академиясенең Югары коммерция мәктәбен, 1991 елда Колумбия университеты (АКШ) каршындагы Бизнес мәктәбен тәмамлаган.
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Хезмәт эшчәнлеген, нефть техникумын тәмамлагач, «Туймазынефтьстрой» трестында мастер булып башлаган. 1974―1981 елларда ― «Туймазынефтьстрой» тресты идарчесе. «Главнефтегазстрой» башлыгы итеп билгеләнә.
1984 елдан ― СССР Миннефтегазстроеның «Главнефтегазпромстрой» башлыгы.
1987 елда Бөтенсоюз (хәзерге Бөтенроссия) нефть һәм газ чыгару һәм транспортының җир өсте объектларының махсус төзелеш конструкцияләре фәнни-тикшеренү һәм проект институты (1997 елдан «ВНИИПКспецстройконструкция» ҖЧҖ) җитәкчесе.
1988 елдан ― СССР (РФ) ягулык һәм энергетика министрлыгы каршындагы «Нефтегазстрой» дәүләт концерны директоры.
2007 елдан ― «ВНИИПКспецстройконструкция» ҖЧҖ директорлар советы рәисе[4].
Кудашев җитәкчелегендә һәм турыдан-туры аның катнашында Башкортстан Республикасы, Ырынбур өлкәсе, Казакъстан, Самар һәм Әстерхан өлкәләренең нефть-газ промыселларын төзекләндерү, магистраль нефть-газ үткәргечләренең компрессор һәм нефть суырту станцияләрен төзү эшләре алып барылган. Ул Әрмәнстанда җир тетрәү[d] нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан. Аның Октябрьский, Отрадное, Нефтекама, Ырынбур һәм Россиянең башка шәһәрләрендә йорт төзү комбинатлары төзелешендә һәм төзелеш индустриясе заводларын булдыруда хезмәте зур[5].
Ринат Кудашев ― төзелештә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга ярдәм итә торган биш уйлап табу авторы; «Недра» нәшрияты китапларында бастырылган нефть-газ комплекслары төзелеше белән идарә итү проблемаларына караган егермедән артык мәкалә авторы.
Ринат Шаһгали улы татар морзалары һәм кенәзләре тарихын өйрәнүгә зур игътибар бирә. 2007 елдан ― Мәскәү шәһәренең татар морзалары мәҗлесенең (шәрәфле) рәисе. Бүздәк туган якны өйрәнү музеена кенәз Кудашевларның 1260 елдан башлап төзелгән шәҗәрәсен һәм нәсел гербын тапшырган. И. Р. Габдуллинның «От служилых татар к татарскому дворянству» (М., 2006) китабының нашире һәм мөхәррире [6].
2024 елның 9 ноябрендә Мәскәүдә 89нчы яшендә вафат[7][8].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1971 ― Хөрмәт Билгесе ордены
- 1976, 1981 ― ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены
- 1979 ― БАССР атказанган төзүчесе
- 1985 ― Болгария Халык Республикасының атказанган төзүчесе
- 1989 ― РСФСР атказанган төзүчесе
- 1996 ― Дуслык ордены (РФ)
- 1997 ― Октябрьский шәһәренең (БР) мактаулы гражданины
Шәхси тормышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әтисе ягыннан кенәз Кудашевлар[d], әнисе ягыннан кенәз Кутушевлар нәселеннән[9].
Хатыны Рәисә Харис кызы (Дәүләтшина), фармацевт. Балалары: кызы Дина (1958) һәм улы Шамил (1963) инженер-нефьтчеләр, кызы Гүзәл (1973) Н. К. Крупская исемндәге МДПИ тәмамлаган. Оныклары: (Дина балалары) Рената (1984), Луиза (1988); (Шамил балалары) Софья (1999), Раиса (2001), Максим (2006); (Гүзәл балалары) Гали (1994), Кубрат (2002)[10].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Кудашев Ринат Шаһгали улы / Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. ТР ФА Татар энциклопедиясе институты, К., 1997, 138нче бит
- ↑ Табанлыкүл ― юкка чыккан авыл, 1970 еллар уртасыннан Бүздәк составында
- ↑ Октябрьский Нефтяной Колледж им. С. И. Кувыкина
- ↑ Кудашев Ринат Шагалиевич. Районный историко-краеведческий музей с. Буздяк
- ↑ Поздравляем Р. Кудашева с Юбилеем! veteranngs-fund.ru(рус.)
- ↑ Габдуллин И. От служилых татар к татарскому дворянству.pdf
- ↑ Умер заслуженный строитель РСФСР Ринат Кудашев. Татар-информ, 9.11.2024
- ↑ Ушел из жизни уроженец Башкирии, заслуженный строитель РСФСР Ринат Кудашев. Башинформ, 10.11.2024
- ↑ Альбина Давыдова. Потомки татарских мурз на родине предков. Dashkin.Ru, 21.01.2015(рус.)
- ↑ Кудашев Ринат Шагалиевич. rusperson.com
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Кудашевы / Адиль Беляев. Историческая генеалогия татарского народа. Казань, 2012, 427–430, 444нче битләр. ISBN 978-5-298-02215-6
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Кудашев Ринат Шагалиевич. rusperson.com(рус.)
- 21 март көнне туганнар
- 1936 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Бүздәк районында туганнар
- 9 ноябрь көнне вафатлар
- 2024 елда вафатлар
- Мәскәүдә вафатлар
- «Хөрмәт Билгесе» ордены кавалерлары
- Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалерлары
- РСФСР атказанган төзүчеләре
- БАССР атказанган төзүчеләре
- Техник фәннәр кандидатлары
- Октябрьский нефть көллиятен тәмамлаучылар
- Мәскәү дәүләт төзелеш университетын тәмамлаучылар
- Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясен тәмамлаучылар
- Дуслык ордены (Россия) кавалерлары
- Кудашевлар